Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Халык алдында гаиләле, чынлыкта исә буйдак

27 Сентябрь 2019 716
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 8 сентябрь 2016 № 36.
Уртакул җитәкче булып эшләүче, инде олыгаеп баручы бер танышым хатыны белән берничә бала тәрбияләп үстерде, инде аларны уңышлы итеп урнаштырып та өлгерде. Ул үзен бик көр күңелле итеп тотарга тырыша, әмма игътибар белән күзәтсәң, күңеленең бик үк үз урынында түгел икәнен чамаларга була.

Бервакыт танышым кызмача хәлдә чакта серен ачты: бер йорт эчендә алар хатыны белән аерым яшиләр икән. Юк, аның хатыны начар түгел, ипле, тәрбияле, балаларга да яхшы ана булган, азып-тузып та йөрмәгән. Тик көннәрдән бер көнне тоткан да, Аллаһы Тәгаләгә иман китереп намазга баскан һәм ир алдына ультиматум куйган: “Йә син дә исламны кабул итәсең, юк икән, аерылышабыз!”

Көн саен җиңелчә генә эчеп йөрергә, җае килгәндә хәрәм малны да үз итәргә күнеккән ир алай җиңел генә үзгәреп китә алмаган, әлбәттә. Хатын исә үз сүзендә нык торган һәм ир кешегә хатыны белән бер түбә астында, халык алдында гаиләле, чынлыкта исә буйдак булып яшәүдән башка чара калмаган. Моны ул бик авыр кичерә, ихтимал, хатынын ярата да торгандыр, әмма хатын кабул иткән динне кабул итәргә, йөрәген үзгәртергә көче җитми. Хатынны да гаепләп булмый, чөнки мөслимә хатынга башка диндәге ир белән яшәү рөхсәт ителми. Серен ачкан танышым исә үзен этник яктан мөселман дип санаса да, йөрәге атеизм белән сугарылган һәм бу хәл инде гаиләнең таркалуына китергән.

Соңгы елларда мондый проб­лема күп кенә гаиләләрдә кү­зәтелә. Чөнки атеистик тәрбия алып, өйләнешкәндә ничек теләсәң, шулай яшисең дип уйлаган парларның берсе Аллаһы Тәгаләнең чакыруын кабул итеп исламга килә дә, башта гаиләдә дискуссия башлана, аннан иде эш ультиматум куюга кадәр барып җитә. Бәхеткә, иренең йә хатынының өндәвенә кушылып киткән, йөрәкләрен бер дулкында тибәргә көйләгән парлар да бар.

Югыйсә, Россия хәзер болай да аерылышучылар саны буенча рекордлар куя: әле кайчан гына өч гаиләнең берсе таркалган булса, хәзер инде гаиләләрнең 50 проценты һәм аннан артыграгы да яшәп китә алмый. Россия бу яктан дөньяда беренчелекне тота. Абортлар саны буенча да лидерлыкны берәүгә дә бирми.

  
Гаиләләрнең таркалу сәбәпләре исә гаҗәп күптөрле. Аерылышучы парлар, гадәттә, “холыкларыбыз туры килмәде” дип әйтергә яратса да, хикмәт күп вакыт тирәндәрәк яшерелгән була.

Судта эшләүчеләр кайбер кызыклы фактлар турында сөйлиләр. Алимент таләп итеп гариза язарга дип балалы әниләр килә, әмма алиментны кемнән алырга дип сорагач, әтинең кем икәнен дә белмәүләрен ачыктан-ачык әйтәләр, диләр. ДНК анализы ясала башлагач, хәл тагын да катлау­ланды: элек никахта булган ирдән хәзер автомат рәвештә алимент таләп итә алмыйсың, ул баланың үзенеке түгеллеген исбатларга мөмкин.

Совет чорында ук, әле генетик анализ ясау мөмкинлеге юк чакта, бер хатынның хур булуын күрергә туры килде. Аерылышкан иреннән алимент таләп итеп гариза язган бу. Ир исә судьяга үзенең кысыр икәнлеге турында табиб белешмәсе күтәреп килгән. Әхлак бу дәрәҗәдә булганда, гаиләләрнең таркалмый яшәүләре мөмкин дә түгелдер инде.

Икесе дә исламда хәлдә гаилә корган яшьләрнең аерылышулары да күп бүгенге көндә. Безнең күп кенә яшь ирләр, яшь егетләр намаз укырга өйрәнеп ала да, үзләрен инде камил мөселман дип саный башлыйлар. Төпченә башласаң, болар шәригатьчә хатын аеруның ни икәнен дә белмиләр. Югыйсә, ислам шәригате хатынны аерырга рөхсәт иткәндә дә, ир өстеннән бала тәрбиясен төшерми. Баланың матди яктан тәэмин ителеше һәм башка тәрбиясе дә – ул әни вазыйфасы түгел, ә әтинеке. Хәтта хатын да аерылганда иреннән матди компенсация алырга тиеш. Талак әйтеп, җиңел генә хатын аерып була дип уйлаучы яшь мөселманнар, гадәттә, болар турында уйлап тормый.

Аерылышуның сәбәпләре дә гадәттә җитди булмый, “холыклар туры килмәде” дигәнгә кайтып кала. “Идеаль пар” эзләү белән мавыгу нәтиҗәсендә каршы якның кимчелекләре түзә алмаслык зур булып күренә, сабырлык турында онытыла. Мондыйларга түбәндәге риваятьне сөйлисе килә.

Бер әүлиянең мөселман кардәше елга бер тапкыр аның хәлен белергә бара торган булган. Чираттагы килүендә, ишекне шакыгач, хатын-кыз тавышы кем килүен сораган. “Иреңнең исламдагы кардәше аны күрергә килде”, – дигән мөселман. “Ул утынга китте, Аллаһ аны кире кайтармаса гына ярар иде!” – дигән хатын һәм ирен хурларга тотынган. Ул арада утынын йөк итеп арысланга төягән ир дә кайтып җиткән, кардәшен өйгә чакырган, хатын исә гел ирен сүгә, ире бер сүз дә эндәшми икән. Хатынының үзен әдәпсез тотуына түзгән иргә кунак бик аптыраган.
  
Икенче елны ул тагын кардәшен күрергә килгән. Бу юлы ишекне башка хатын ачкан һәм ире турында сүз чыгуга, ирен мактарга-зурларга керешкән. Җилкәсенә утын күтәргән ир дә кайтып кергән һәм кардәшен өйгә чакырган. Хатын исә һаман да ирен мактый икән.

Саубуллашканда кунак ирдән теге чакта, әче телле хатын белән яшәгәндә, ни өчен утынны арысланга төяп кайтуы, ә менә изге күңелле, тәмле телле хатын белән яши башлагач, җилкәгә күтәреп ташуы белән кызыксынган.

– Әй, кардәш, – дигән ир, – ул явыз хатын үлде, ә Аллаһы Тәгалә, аның ямьсез хурлауларына сабыр иткән өчен, миңа арысланны буйсындырган иде. Хәзер инде изге хатынга өйләндем, йөрәгем тынычлыкта, арыслан миннән китте, утынны үзем күтәреп ташыйм.

Гаилә корганда, арысланны ияр­ләрлек сабырлыкка ия булырга кирәклеген яшьләр онытмасыннар иде. Гаиләнең имин генә яшәп китүенең һәм бәхет-сәгадәткә ирешүенең төп сәбәбе дә – әнә шул сабырлык инде.

Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ