Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Артистларның бертуганнары белән танышыйк

24 Октябрь 2016 2318
Без бик күп артистларның бертуганнары белән яхшы танышбыз. Булат Нигъмәтуллин белән Гүзәл Уразованың сеңлесен, Илнар Сәйфиев белән Данир Сабировның энесен беләбез, чөнки алар да сәхнә кешеләре. Ә менә Салават, Хәния, Илдар Хәкимов, Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова, Нәфкать Нигъмәтуллинның туганнары кемнәр? Әйдәгез, бүген алар белән танышыйк һәм сүзне үзләренә бирик әле.
Салаватның энесе Рафил Фәтхетдинов: “Казанга гөмбәгә барабыз”:

– Кызганыч, алты баладан бүген өчебез генә исән: Салават, Инзилә һәм мин. Абый – Казанда, апа – күрше авылда, ә мин туган авылда (Тәтешле районы Аксәет авылы) яшим. Мин төп йортта калдым, әнигә абый башка йорт алып бирде. Илмәт авылында клуб мөдире булып эшлим. Шунысы кызык: ул мәдәният йортында Салават абый хезмәт юлын башлады, ул күченеп киткәч апа эшләде, аннары зур абыем, ә хәзер мин. Бөтен гаилә эшләп чыкты дияргә була.Эшем бик ошый. Халык та канәгать. Күптән түгел районнан тикшерү белән килгәннәр иде, алар да әйбәт дип китте. Тик ятмыйбыз.

Салават абый озаграк кайтмый торса, үзебез Казанга барабыз. Ләйсән белән без сыйныфташлар. Әни белән Казанга гөмбәгә дә барабыз. Абыйның йорты янында гына гөмбәгә бай посадка бар, шунда йөрибез.

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 27 октябрь көнне чыгачак 43нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1949
28 Сентябрь 2020 13:16 1498
12 Октябрь 2020 09:36 1347
5 Октябрь 2020 10:16 1303
ӨСКӘ