Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Артист чире"

30 Январь 2019 1490
Мин бөтен хатын-кызны яратам. Шулай дигәч, кеше никтер начарлыкны уйлый. Бер әңгәмәдә шулай дигән идем, “Әнвәр гулять итә”, дип язып чыктылар. Дөрес аңлагыз. Хатын-кызларга чәчкәләргә караган кебек карыйм. Аларны күрсәм, миңа рәхәт. Хатын-кызлар үзеңне ир-ат итеп тотарга стимул бирә. Син матур итеп киенергә, синнән хуш исләр килеп торырга тиеш. Хатын-кыз булмаса, мин ир булмас идем. Алар булмаса, мин җырчы да булмас идем.
Популяр җырчы Әнвәр Нургалиев күптән түгел редакциябездә кунакта булып китте. Популяр дигән сүзне җырчы үзе яратмый. “Юк инде, гади җырчы мин, гади”, – ди.

– Октябрьдә Казан сәхнәсен шаулатып концерт бирдегез. Ничек сезгә Казан тамашачысы?

– Бик ошады, хисләрне сөйләп аңлатырлык түгел. Башта Чаллы өчен борчылдым. Аны узсам, Казанда яхшы булачагын белә идем. Казан бит ул! Бөтен артист кайный монда. Концертыма күбесенчә яшьләр килә иде, бу юлы яртысы олылар булды.

– Башкортстан тамашачысыннан аерыламы безнекеләр?

– Бездә “җырлый бит инде, барыбер яратырга кирәк”, дип карыйлар. Халык бездә гадирәк, ә Казанда таләпчәнрәк. Беренче килгәч, “мин генә җитмәгән идем инде монда”, дип уйладым.

– Бүген тамашачыны нәрсә белән җәлеп итеп була?

– Кешегә гадилек, ихласлык кирәк. Пермьнең Бардасында бер апа сәхнәгә чыкты да түбәтәй бүләк итте һәм: “Әнвәр, балакаем, берүк артист чире белән чирли күрмә”, – диде. Гадәттә, “йолдыз чире”, диләр бит, ә бу ханым “артист чире”, ди. Гадилек кирәк. Бүген сине халык күтәрә, иртәгә атып бәрергә мөмкин.
Әгәр җырчының күңеле чис­та түгел икән, чыгып ихласлык, ма­турлык турында җырлауның мәгънәсе юк. Син икейөзлелек белән шөгыльләнәсең дигән сүз.

– Концертыгызга дәрәҗәле кеше­ләр киләме?

– Минем өчен дәрәҗәле кешеләр ул – әбиләр. Ак яулыклы әби килсә, алар залдан шундук күренә. Арткы рәттә утырса да, алар яктылык чәчеп тора. Түрәләр белән дуслыгым юк. Миңа гади халык килсен. Текә дусларым да юк, барысы бертигез.

– Дистәләгән еллар эшләсәгез дә, популярлык сезгә “Соң дисең микән?” җыры белән күптән түгел генә килде...

– Яшь чакта гел игътибар үзәгендә идем. Гитара белән русча, татарча җырлатып, мәҗлесләргә мине йөрттеләр. Шунда “артист булырга кирәк, йолдыз булырга”, дип уйлыйм, бала-чага бит. Бер чыгышым вакытында бер апа килде дә яныма: “Әнвәр, балакаем, сиңа укырга керергә кирәк”, – ди. Бардым да опера бүлегенә укырга кердем. Берәр атна укыгач, шуны аңладым: укып кына артист булып булмый икән.
  
– Ни өчен опера юнәлешен ташлап, эстрадага кереп киттегез?

– Миңа опера сәнгате ошый, чөнки ул – чын җырлау. Эстрадада җырлау ул каты итеп әйткәндә – такмак. Опера белән популярлашу авыр.

– Сезне кайчандыр Айдар Галимов төркеменә эшкә алмаганнар. Айдар абый белән күрешкәч, бу турыда сүз кузгатканыгыз юкмы?

– Юк. Исендә микән ул аның? Айдар абыйга мин армиядән кайткач, 1998 елларда килдем. Студиясенә алып керде. Элегрәк гел Салават Зәкиевичның җырларын җырлый идем. Артистлар арасында тышкы якка чыкмаса да, эчтән барыбер көнләшү була. Җырлап күрсәткәч: “Ярар, энекәш, сөйләшербез”, диде. Дөрес эшләде алмыйча. Ул вакытта әле алманың чәчәге дә коелмаган чагы иде. Алган булса, көзгә алма пешмәс иде.

– Ә сездә көнләшү бармы соң?

– Минем көнләшердәй артистым юк. Тямаев, Төхвәтуллиннарга карыйм да, боларга җитәргә ерак әле миңа , дим. Халыкны тота белү буенча алар миңа үрнәк. Мин алар белән дус.

– Продюсер белән эшли алыр идегезме?

– Элегрәк бәлки эшләр идем. Минем Элвин Грейның продюсеры белән дә эшләргә ният бар иде. Хәзер юк инде. Менә берәр арт-директор алыр идем.

– Болай кем ярдәм итә?

– Хатыным һәм кызым. Кием алсам, Ирина: “Бу бармый”, – дип кырт кисәргә мөмкин. Ә кызыма ошаса – алам. Без кызым белән дуслар.

– Сез белемегез буенча юрист та. Иҗатта файдасы тияме?

– Аны онытып та барам инде. Алла бирса, читтән торып булса да яңадан укыйсы иде. Заманалар үзгәрә, кирәк булачак.

– Сезне Стас Михайлов белән чагыштыралар. Моңа ачуыгыз киләме?

– Юк. Элек аның иҗатын үзем дә ярата идем, ул кумирым иде. Минем аның белән бернинди охшашлык юк. Бары җырларыбыз күбесе хатын-кызларга багышланган. Ләкин бервакыт очраклы рәвештә сары костюм киеп чыктым. Баксаң, Стаста да шундый бар икән. Миңа моны әйттеләр инде. Сары төсне электән яратам. Ләкин шул бер кидем дә бетте. Хәзер сорыйлар, ләкин киясем килми.

– Кайсы җырчы белән дуэт язды­рыр идегез?

– Әлегә бер дуэтым да юк. Илсөя белән уйлаган идек, әле җыр таба алмыйбыз. Аннан Ильвинаның иҗаты ошый, аның белән берәр җитди җыр җырларга кирәк.

– Беренче тапкыр кайчан гашыйк булдыгыз?

– 3 класста. Мин укырга күрше авылга йөрдем, үзебездә мәктәп булмады. Гашыйк булсам, мөкиббән китәм. Беренче мәхәббәтләр булды инде алар. Иң татлысы – соңгы мәхәббәт.

– Ничә телдә иркен аралашасыз?

– Ике: рус һәм татар.

– Ә башкортча?

– Өйрәнергә иде. Башкортча берәр шәп җыр җырлыйсы килә. Мин рус мәктәбендә укыдым. Шуңа татарчаның да әдәбиен белмим, сөйләм теле генә. Сезнең якка килгәч, сезнең диалект та кушыла башлады әле.

– Әти-әниегез янына еш кайтасызмы?

– Көн эчендә кайтып килә алам. 1 январьда әнигә – 79, өчесендә әтигә 80 тулды. Аларның мәхәббәте безгә үрнәк. Ирина да әйтә: “Әнә, күрәсеңме, әти әнине тыңлый”, ди. Алар бер-берсеннән башка тора алмый. Минем әни – лидер, соңгы сүз аннан. Әтидә беркайчан акча булмады. Кайтара да әнигә бирә иде. Күпме, кая киткәнен сорамый да, әнигә тулаем ышанган.

– Ә сезнең гаиләдә акча кем кулында?

– Мин кайтарам да бирәм. Безнең уртак “копилка”. Кирәк икән, үземә алып китәм. Безнең эшкә күп керә бит. Аңа акча тотмасаң, җимеше юк.

– Ирина белән 20 ел бергә яшисез. Хатыныгыз түзем кешеме?

– Түзем...

– Әниегез кебек, ул да лидермы?

– Әйе. Бу Әнвәр “подкаблучник” дигәнне аңлатмый. Кирәк җирдә ул лидер, кирәк җирдә басынкы, миннән алда сүз әйтми.

– Айның ничә көнен гаиләгез белән уздырасыз?

– Күбрәк гастрольдә инде мин. Малайның үскәнен күреп тә булмады. Сизмәгәндә үсеп киттеләр. Шул ягы эчне кыра. Яңадан кайтып булса, күбрәк улым белән йөрер идем.

– Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык була аламы? Хатын-кызга ышанасызмы?

– Була аладыр. Ә ник булмаска? Ир белән ирнең дә дуслыгы бер көндә юкка чыгарга мөмкин. Хатын-кызга ышанам.

– Һәркемгә елмаеп торасыз? Сез өйдә дә шундыймы?

– Төрле чаклар була инде. Өйдә гел елмаеп булмый. Проблемалар да була. Ә сәхнә елмаюына килгәндә, ничек елмаймаска мөмкин? Заллар тулы, Аллага шөкер. Әгәр елмаям икән, димәк, чын күңелдән.

– Сез сакчыл кешеме?

– Юк. Минем кесәгә акча ничек керә, шулай чыга. Киләчәкне дә уйлыйм. Әмма бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Ризыкка, киемгә акча жәлләргә ярамый.

– Үпкәләгән чакларыгыз буламы?

– Була. Әнием дә шундый. Минем әни әтигә үпкәләсә, берәр атна сөй­ләшмичә йөри.

– Авыр бит ул...

– Авыр. Мине гаделсезлек үпкәләтә ала.

– Андый чакта нишлисез?

– Түзәм дә онытам.

– Сезне хатын-кызлар аеруча ярата инде. Ирина көнләшми, дисез. Миңа калса, барыбер бардыр көнләшү.

– Мин бөтен хатын-кызны яратам. Шулай дигәч, кеше никтер начарлыкны уйлый. Бер әңгәмәдә шулай дигән идем, “Әнвәр гулять итә”, дип язып чыктылар. Дөрес аңлагыз. Хатын-кызларга чәчкәләргә караган кебек карыйм. Аларны күрсәм, миңа рәхәт. Хатын-кызлар үзеңне ир-ат итеп тотарга стимул бирә. Син матур итеп киенергә, синнән хуш исләр килеп торырга тиеш. Хатын-кыз булмаса, мин ир булмас идем. Алар булмаса, мин җырчы да булмас идем.

– Ә үз хатыныгызны ярату нәрсә белән аерыла?

– Анысы башка ярату, ул мәхәббәт. Ул минем маягым, минем өчен барысы да.

– Хатыныгыз бөтен җырларыгызны да ошатамы?

– Юк инде. Аның аркасында күпме җырлар чыкмый калды. Ул ошамый дисә, җырлый алмыйм.

– Сары, ал костюмнар сайлавыгыз башкалардан аерылып тору билгесеме?

– Ачык төсләр яратам. Бөтен “модный” нәрсә миңа килешеп бетми. Миңа иң мөһиме – мода түгел, ә костюмның утыруы.

– Кайбер ир-ат җырчылар косметологка йөри. Сез йөрисезме?

– Юк инде. Бәлки кирәктер ул маникюрлар. Грим да салмыйм. Йокламасам, күз төпләре бераз шешенеп китә, шул чакта кызлар әз генә пудра сөрткәли.

– Гаиләне тәэмин итеп, муллыкта рәхәттә яшәү өчен сезгә аена күпме акча кирәк?

– Әйтә алмыйм. Муллык кем өчен нәрсә бит. Муллык кемгәдер текә машина, брендлы киемнәр, Италия җиһазы. Беркайчан да күпме акча кергәнен, чыкканын исәпләмим. Концерттан кергән акчаны да. Әгәр чыкканын исәпләсәм, кәеф төшә. Ә нигә исәпләргә аны, чыккан бит инде ул. Миңа калганы мөһим.

– Төзелеш өлкәсенә кире кайтыр идегезме?

– Юк. Җаваплылык зур анда, ә акчасын алып булмый. Хәзер олы төзелеш оешмалары басты, вакларына эшләргә авыр.

– Социаль челтәрләргә күпме вакытыгыз китә?

– Чир инде ул минем. Арып кайтып утырам да “Инстаграм”га керәм, иртән уянам да – тагын. Кем яза миңа – барысына үзем җавап бирәм. Кемдер моңа махсус кеше ала, ә мин юк. Минем өчен башка кеше ничек җавап бирсен ди инде?

– Үзегезне ничек формада тотасыз?

– Нинди тәмле нәрсә бар – барысын да ашыйм. Майлы, кыздырылган бик ярамый. Аларын, ипине ашамаска тырышам. Иртән 15 минут гимнастика ясыйм.

– Хыянәтне кичерер идегезме?

– Юк. Дуслар хыянәтеме ул, хатын ягыннанмы – кичерә алмыйм.

– Хәзер үзегезнең популяр җырчы булуыгызны сизәсезме?

– Юк дисәм, ышанмыйсыз. Хәзер җайлап кына барам, әтәчләнеп йөрмим. Тамашачымны хөрмәт итәм, яратам.

– Күпме вакыт популяр булырмын дип уйлыйсыз?

– Анысы Аллаһы Тәгалә кулында инде.

– Куркасызмы төшеп китүдән?

– Әлбәттә. Гел үз өстемдә эшлим, җырлар туплыйм. Ул аннан гына тормый. Кемдер “Әнвәр бер көнлек җырчы”, ди. Алар бит минем күпме эшләгәнне, моңа ничек килгәнне белми. Күз яшьләре түгелде, кимсенүләрне үттем. Алары да кирәк булгандыр. “Бу мескен дә йөри инде җырчы булып”, дип өстән дә карадылар. Мин боларны уздым инде. 50 яшькә кадәр иҗат итә алсам, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булыр идем.

Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1136
ӨСКӘ