Язмалар исемлегенә күчү
Хәрби хезмәтнең бер авырлыгын да күрмәде Галләм. Военкомат аша үткәч, Оренбург шәһәренә китереп бушаттылар аларны. Полк командиры Бравый булачак солдатлар алдында кыскача нотык укыды. Шулчак аның күзенә беренче рәттә басып торган Галләм чагылып калды. Сүзен бүлеп, егет кисәге каршына барып басты ул. Үтәли карап:
– Имя, фамилия ?.. – дип сорады кырыс кына. Каушап калган Галләм:
– Галләм Галләмов ... Ой, Амиров, – дип буталып җавап бирде.
– Ну и призывники пошли, – дип баш чайкады полковник.
Шуннан янындагы ярдәмчесенә әмер бирде.
– В кухню его! Может маленько поправится…
Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда җылы урынга урнашты Галләм. Ел буе ипи кисеп торды, кулына бер тапкыр да корал тотып карамады.
Армия дигәннәре оҗмахка тиң булган икән, авылга кайткач башланды газаплы тормыш. Укып алган һөнәре юк иде егетнең, фермер хуҗалыгында төрле эшләргә тәгаенләделәр. Күпчелек очракта тюкларга прессланган печәнне таратып, сыерлар туйдырды, терлек абзарларын чистартты. Егет кешегә килешкән эшмени инде шул? Кызлар янына бару уңайсыз, ферма исе килеп тора. Акчасын да тиенләп кенә түлиләр бит аның.
Унберенче классны күрше авыл мәктәбендә тәмамлаган иде Галләм. Йөрде шунда исәпкә бар, санга юк булып, барыбер документ бирмәделәр. Ник дигәндә, теге, кеше башы җитмәслек имтиханнарны тапшыра алмады.
Бердәнбер көнне шунда бергә укыган классташын очратты ул. Руслан да армиядә хезмәт итеп кайткан икән, ул да эшсезлектән зарланып алды.
– Ну мин юлын таптым, – дип һушын алды ул Галләмнең. –Десантурада булдым бит мин, контрактка кушкуллап алалар икән безнең братны. Акчаны мул түлиләр анда, өйрәнгән эш. Кул белән сугып кирпеч ватасы да парашюттан сикерәсе. Чит илгә фәлән чыгарсалар, бермә-бер арта икән эш хакы, валютада түлиләр ди. Әйдә киттек бергәләп!
Тегесенең икеләнеп торуын күреп, Руслан ныклап үгетләргә алынды Галләмне:
– Болай итәбез. Мине берсекөнгә хәрби комиссариатка чакырдылар, икәүләп барабыз. Мин үзем сөйләшермен военком белән. Дүшәмбе көн иртәнге алтыга минем капка төбенә килеп бас. Әти үз машинасында алып барырга вәгъдә бирде.
Кул бирешеп аерылышты дуслар. Галләм дә дәртләнгән иде дустының тәкъдименә.
Төрле каршылыклы уйлар да килде башына. Әгәр Руслан дусты әйтмешли, чит илгә чыгара калсалар, Сириягәме анда, Донбасскамы, башкалар белән беррәттән авырлыкларны күтәрергә хәленнән килерме икән соң аның? Тагын бер сәбәп бар иде егеткә икеләнеп калырга: әнисен ялгыз калдырып китсенме? Галләмне өф-өф итеп кенә, коймак та кәнфит ашатып үстерде әнисе ялгыз башы. Бар гомерен Галләмгә багышлады, аның көен көйләде. Хәзер инде картаюга барганда, чирләр баскач, әнисен ташлап чыгып китсә, рәхмәте шул булырмы?
Көн озын булды, Галләмгә уйларга вакыт җитәрлек иде, кабат-кабат баш ватты ул бу адым хакында. Түзмәде, бергә эшләгән Хәмит абыйсына сүз кушты:
– Ул контракт дигәннәре ни төслерәк икән ул?
– Бик акыллы фикер килгән башыңа, энекәш, – дип аны җөпләде Хәмит абыйсы тәмәке төтененә уралып. – Йөрмә монда тизәккә буялып...
Өйгә кайткач, әнисе дә хуплады улының сүзләрен.
– Әле мин үз-үземне карарлык хәлдә. Гомерлеккә китмисең ич. Бераз акча салгалап торсаң, җан асрармын ничек тә. Ә сиңа акча тупларга, адәмчә яшәргә кирәк. Миннән фатиха сиңа, улым, – диде.
Төрле яклап хуплау сүзләре ишеткәч, Галләм тәвәккәлләргә булды.
Зарыгып көтеп алды егет билгеләнгән көнне. Кичтән мунча ягып керде, яхшыга дигән киемнәрен хәстәрләп куйды, әнисе үзенең сакланган акчаларыннан бераз өлеш чыгарды. Иртәгә иртүк барып, билгеләнеп кайтырга кирәк, нәрсә ике уйлап торырга!
Юлга иртәрәк кузгалды Галләм. Тышта дөм-караңгы иде әле. Руслан дустының авылы таш юл буйлап тәпиләсәң ике чакрымнан артып китә. Ә болынлык аша чакрымга тулар-тулмас кына. Капкадан чыккач та икеләнеп калган иде Галләм, кая баруы исенә төшкәч, ныклы адымнар белән болынлыкка таба тартты. Болынлыкта техника йөрергә табадай юл салынган. Ул өлешен яхшы гына үтте. Шайтан чокырына якынлашкач, күңеленә шом керде. Исеме генә ни тора! Халыкта әллә нинди куркыныч тарихлар сөйлиләр бу урын турында. Имеш, Галимә исемле кыз алданган да чокырдагы карт талларның берсенә асылынган. Хәзер дә чыккалый ди өрәге юлга. Бигрәк тә ир-егетләрне яратмый имеш, үч ала...
Хәтәр урын иде бу. Көндез дә ерып чыгулары авыр: чытырман баскан, тар сукмак кына. Шылт иткән тавыштан да сискәнеп, алга атлады Галләм. Үч иткәндәй, караңгылык та һаман таралмый бит. Көтеп торса, соңга калуы бар. Кинәт шарт-шорт ботакларны сындыргалап, нидер чабып үтте. Әллә куян-фәлән булды, мәгәр егеткә ул аюга тиң булып тоелды. Мизгел эчендә тирләп чыкты, мунча кергәннәрнең файдасы бетте. Тагын бераз атлагач, баскан урынында катып калды Галләм.
Каршысында ниндидер аксыл нәрсә монда таба кул болгый, үзенә әйди. Әллә теге Галимә дигәннәреме бу?..
Кырт борылды да Галләм, кайда басканын тоймый, авылга таба элдертте. Болай тиз йөгергәне юк иде әле аның үз гомерендә. Авылга тәмам якынлашкач кына, әкренәя төшеп, тынын тигезләде. Чукынып китсен армияләре, солдат чыкмас ахрысы аннан. Шул ферма тирәсендәге эшенә ябышып ятарга кирәк.
Кайткач әнисенә юлда аякны каймыктырдым, дип алдашты ул. Ә дусты Русланга телефон аша: “Әни каршы төшә. Ялгызын ничек ташлап китим?” – дип сәбәп тапты...
Армия хезмәте
2 Январь 2019 3606

ХИКӘЯ

Рубрика: ПРОЗА
Автор: Кәрим Кара