Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Арча әбиләре базар сорый!

2 Ноябрь 2015 2156
Коеп яңгыр яуганда редакциябезгә бер әби килеп керде. Бер сүз әйтсәң дә чайкалып түгелергә торган күңеле шуның кадәр тулган булган, күрәсең, "Исәнмесез" диюгә елап җибәрде ул. Әзрәк тынычлангач, үзе белән якыннан таныштык. 
Арчадан килгән укучыбыз Фирдәвес Габдерәшитова икән. 76 яшьлек әбине эт тә оясыннан чыкмый ята торган көндә нинди борчу китергән соң? Үзе әйтмешли, барлык Арча әбиләренең зары белән килгән ул безгә. Кыскача әйткәндә, илче булып.

Фирдәвес апа озак еллар Арча базары тирәсендә сату иткән. Сату иткән дип инде, үз бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне сатып, ипилек-тозлык эшләгән. Акчасы акмаса да, тамгалап куя бит. Аннан соң үз кирәгеңнән артып калган продукцияне саклап ятудан ни файда? Карт кешегә дөньяга чыгып, ил-көн яңалыклары белән танышып, дус-ишләре белән аралашып кайту да дөнья ләззәте бит. Ә дус-иш дигәннән, сатучы әбиләр шактый җыелган Арча базарында. Төрле авыллардан, хәтта Киров өлкәсеннән килеп сатучылар да бар икән. Менә хәзер ирекле сатучыларны шул бәхеттән мәхрүм иткәннәр, базар капкасын шартлатып ябып, бикләп куйганнар, әбиләргә урын беткән.

P.S. Журналист Чулпан Шакирова "Акчарлак" редакциясенә килгән  Фирдәвес Габдерәшитованың сүзләре буенча һәм базарлардагы сату урыннары хакында тикшерү уздырды. Мәкаләнең тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 5 ноябрь көнне чыгачак 45 нче санында укый аласыз.



Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ