Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Апасларда гөрли каз өмәсе

13 Декабрь 2013 1467
Интернетта утырганда игътибарымны каз өмәсендә төшерелгән фотолар җәлеп итте.
Менә берсендә капкага “Бүген бездә каз өмәсе” дип язып куелган, янында бизәкле бәйрәм сөлгесе дә җилфердәп тора. Икенчесендә каз йолку күренеше, өченчесендә хатын-кызлар тәпи чистарта...

Әлеге йорт кошлары һәр авыл бала­сының да күңеленә үзенчә якындыр ул. Бер мизгелгә сарылы-яшелле матур “йомгаклар”ны саклап әдәбияттан имтиханга әзерләнүләр, су буенда адашып калган казларны эзләп җәфаланып бетүләр күз алдымнан йөгереп узды... Ә фотоларга килгәндә, аларны Апас районының Кызылтау авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Алсу Гыймранова элгән. Шундый вакытта һөнәребезгә хас булган кызыксыну хисе йоклап ятамыни? Шул ук секундта Алсу ханым белән элемтәгә кердем.

– Халык хәзер кар яуганны көтеп тормый, барысының да өендә туңдыргыч бар. Ике йортның берсендә – йорт кошы, күп асрыйлар аларны. Безнең җирлеккә караган өч авылда гына да (Кызылтау, Чатбаш һәм Көлкәш) 30дан артык каз өмәсе уздырдык быел. Сентябрь ахырында ук башланып киткән иде, ике ай дәвам итте. Икешәр, өчәр тапкыр өмә ясаучылар да булды. Иң элек үрдәк суйдылар, аннары – индоүрдәк, өченче катка – каз, – дип башлады ул сүзен. – Авыл киленнәре дә бердәм бездә, җыелышып башта тау башында каз бәбкәсен көтәләр, үсеп җиткәч, көтү куган кебек, су буена озаталар, аннары шуларны бергәләшеп җыеп та кайталар. Көз җиткәч, өмә вакытында тагын очрашалар. Дөрес, өмә ясап тормыйча, казны үзләре генә эшкәртүчеләр дә бар. Тик өмә – өмә инде ул!

Шулай булмыйни! Күп авылларда гореф-гадәт, йолаларны “тузан басып”, гармун тавышы тынып барган заманда, каз өмәләренең әле дә яшәве күңелле күренеш түгелмени?!

– Авыл чараларына район адми­ни­с­трациясенең дә игътибары зур. Йолаларны бетермәскә, яшәтергә кушалар. Без дә үз чиратыбызда тырышабыз. Мондый күмәк эшләрне Авыл җирлеге рәисе Гаффаров Шәүкәт Рәшит улы башлап йөри, – дип тәмләп кенә дәвам итә сүзен Алсу ханым. – Кояш чыкканчы өмә буласы йортка җыелышып, коймаклар белән чәй эчкәч, эшкә керешәбез. Әбиләрнең дә бездән калышасы килми, чакырмасаң, ник безне дәшмәдегез, дип үпкәләп, үзләре килеп җитә. Аннары олы буын кешеләре белән күмәкләшеп эшләү үзе күңелле. Тәҗрибә уртаклашасың, гореф-гадәтләрне яңартасың. Гармунга кушылып, җыр сузасың. Шунда ук китә шаян сүз, такмак әйтеш... Өч-дүрт сәгать эчендә эшне йомгаклап та куясың. Ә йолага килгәндә, һәр елдагыча, бер өлеш хатын-кызлар көянтәгә асып, казларны юарга киткән чакта, икенче берәве алларыннан каурый сибеп бара. Монысы икенче елга да каз күп булсын өчен эшләнелә. Ә кич хуҗалар казның эч-башыннан аш салып, өмәчеләрне тагын кунакка дәшә, – дип сүзен йомгаклады яңа танышым.

Авыл халкының җыелышып бер-берсенә булышуы моның белән генә бетми әле. Җиһанда кыш. Димәк, тиздән мөгезле эре терлек суя башлаячаклар. Тагын өмәләр көтелә. Менә шулай, халкы бердәм булып, ә гореф-гадәтләре сакланып яшәсен иде ул татар авыллары!

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1675
16 Март 2020 12:44 1618
10 Март 2020 11:23 1588
ӨСКӘ