Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Апас байлыгын кем тарата?

20 Август 2015 1562
Апас районы Болын-Балыкчы, Кормаш авылларында булып кайткач, фәлсәфи уйларга бирелеп йөрдем. Анда ике дәрәҗәле әфәнде район башлыгы ярдәме белән көчле колхоз дилбегәсен үз кулына алган, аның мал-мөлкәтен үзләштергән, бер гаепсез кешене төп башына утыртып, бурычка батырган...

Моның ише караклык белән беренче генә очрашуым түгел, инде каешланып та беттем кебек. Әмма “Рәхимов” хуҗалыгы турында озак уйланырлык. Байлык үзләштерүчеләрнең дә, аларга бу кырын эшләрен майтарырга булышучыларның да хәлләре бүген шәптән түгел. Һәркайсы мескенлектә.

Абруйлы өчлек

Апастагы ыгы-зыгы элеккеге данлык-лы “Ракета” колхозы тирәсендә чыга. Бу легендар хуҗалыкның легендар рәисе – Фәрит Рәхимов, 31 ел шунда идарә иткән кеше. Болын-Балыкчы халкы бүген дә “Ракета”ның уңышларын бармак бөгеп саный, аның турында һаман горурланып сөйли. Фәрит әфәнде 1997 елда мәрхүм булгач, хуҗалыкка аның исемен бирәләр һәм “Ракета” “Рәхимов”ка әйләнә. Аннары тагын бер көчле җитәкче – Рәшит Дәүләтшин килә. Ул “Рәхимов”ны “Башак” крестьян-фермерлык хуҗалыгы дип үзгәртә, шулай ук мактаулы рәис була. Ул идарә иткән вакытта халыкка эшләгән елларына карап милек пайлары бүлеп бирелә, өч ел эчендә 17 миллион сумлык техника, тагын да күбрәк табыш алына. Кыскасы, хәзер авыл халкы Рәшит Дәүләтшинны да яхшы яктан гына искә төшерә: “Һәркемнең өенә су кертте, бөтен эшне башлап йөрде, халык өчен тырыша торган рәис иде”, – диешәләр. Гөрләп торган, моңарчы үсүдән башы чыкмаган “Башак”ка зур-зур әфәнделәрнең дә күзе төшә. Эшчеләр арасында берән-сәрән ризасызлар булудан файдаланып, пыскып торган утны дөрләтеп кабызалар, халыкны Дәүләтшинга каршы күтәрәләр, арттан котыртып торалар. Терәк булуын сизгән активистлар хуҗалыкта чын инкыйлаб ясый – Рәшит Дәүләтшинны җитәкчелектән куалар! Җитәкчене төрле яклап кысалар, тикшерү артыннан тикшерү килә, журналистлар халыкның баш күтәрүен газеталарда зурлап яза тора. Нәтиҗәдә, барып сыеныр, ярдәм сорар кешесе булмаган Дәүләтшин вазыйфасын калдырырга мәҗбүр була, башка чарасы калмый. Мактаулы рәис белән ямьсез итеп саубуллашалар. “Башак”тагы үзгәрешне 2006 елда башлап йөрүчеләр бүген инде арттагы терәкләренең дә исемен әйтеп сөйли. Менә алар – “Алтын Башак” агрохолдингы хуҗасы һәм РФ Дәүләт думасы экс-депутаты Ринат Гобәйдуллин һәм “Ракета” колхозының элекке рәисе Фәрит Рәхимовның улы Рәмис Рәхимов. Шулар янына тагын бер дус – Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин да кушыла (дөрес, хәзер Заһидуллин белән Гобәйдуллин арасыннан кара мәче узган, Гобәйдуллин өстендә 451 миллион сум бурыч эленеп тора, Рәхимовка да Татарстан түрәләренең ишеге ябык). Бу әшнәләрнең заманында район өчен никадәр көчле, абруйлы булуын, теләсә нәрсәгә тешләре үтүен чамалыйсыздыр. “Башак”ны пыр туздыруда аларга ярдәм кулы сузучыларны барлыйк. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Наил Гобәйдуллин, аның хатыны, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе рәисе Фәйрүзә Гобәйдуллина, район газетасы редакторы Әсгать Җәләлиев – болар хуҗалыкны таркату эшен башлап йөриләр, Рәшит Заһидуллин әмерен җиренә җиткереп үтиләр. Тиздән үзләрен дә Дәүләтшин язмышы куып тота: эшләреннән куылалар, Наил Гобәйдуллинга җинаять эше кузгатыла, ә Әсгать Җәләлиев инде ничә еллар буе район башлыгы белән тыныша алмый (бу хакта күптән түгел газетада күләмле мәкалә басылды). Әмма таякның юан башы ул чактагы агроном, Болын-Балыкчының бүгенге авыл советы рәисе Назыйм Кәбиров җилкәсенә төшә. Хәзерге вакытта аның өстендә өч миллионга якын бурыч ыржаеп тора. Аны түләп бетерү өчен Назыйм абыйга 100 яшенә кадәр авыл советы рәисе булып эшләргә кирәк!

Бәләкәй Рәхимов

– Рәшит абый Дәүләтшин бик яхшы рәис иде, миңа йорт та җиткереп бирде, – ди хәзер Назыйм Кәбиров. – Ләкин аның ике улы да хуҗалыкка эшкә кайткач, идарә эшенә кысыла башладылар, “бу әтинеке” ише сүзләр китте, хезмәт хаклары кимеде. Шуннан соң без баш күтәрдек һәм җитәкчелекне кудык. Пайчылар хуҗалыкка яңа рәис итеп мине куйдылар, аңарчы гомерем буе шушында агроном булып эшләгән идем. “Башак”ның исемен кире “Рәхимов”ка үзгәрттек, яхшы гына эшләп киттек, сөт җитештерү буенча районда беренче идек. Тиздән яңа техника алырга дип, елына 15% арттырып түләү шарты белән “Ак Барс” банктан 7 миллион сум кредит алдык. Залогка 900 баш терлекне һәм кредитка алынган техниканы куйдык. Хуҗалыкны мин җитәкләгәч, үземә поручитель булырга туры килде, хатыным да бу эшкә ризалыгын биреп, килешүне имзалады. 100 миллионга якын кереме булган хуҗалык өчен җиде миллион – зур сумма түгел, без аны ун ел эчендә түләп бетерергә планлаштырдык. Әмма рәис булып ел ярымлап эшләгәнмендер, районның авыл хуҗалыгы идарәсенә чакыртып: “Хуҗалыкны Фәрит Рәхимовка тапшыр, алар байлар, халык та яхшы яшәр”, – дип миңа эштән китәргә куштылар. Нишлисең инде, китәргә дигәч китәргә! Үзем теләгәнчә җитәкчелек итүем ошамагандыр, аларга робот кебек әмер үтәүче кирәккәндер, дип уйладым эчемнән генә. “Уборка” алдыннан урынымны калдырдым, яңадан агроном булып эшли башладым.

Бай Фәрит Рәхимов дигәннәре – Рәмис Рәхимовның улы, шушы колхозның беренче рәисенең оныгы. Аңа бабасы хөрмәтенә Фәрит дип исем кушканар. Бер үк вакытта Ринат Гобәйдуллинның үги улы да (аның әнисе Ландыш башта Рәхимовта кияүдә булган, аннан Гобәйдуллинга киткән). Шундый дәрәҗәле әтиләре булган егет, әлбәттә, ыштан туздырып хөкүмәт эшендә гади эшче булып йөрмәс! Лондоннан тиклем укып кайткан, әле мыегы да чыкмаган Фәриткә әбисе авылындагы көчле хуҗалыкны кул кысып тапшыралар. Хәер, малайның Болын-Балыкчыда рәис булачагы тәпи киткәч үк билгеләнгән ахры. Әле күп еллар элек, әбисенә кунакка кайтып йөргәндә үк бәләкәй Рәхимовка колхозның 40 гектар җирен бирәләр. Тик торганнан, уйнап үссен өчен! Район җитәкчелеге “Башак” хуҗалыгы рәисе Рәшит Дәүләтшинга: “Бу малай җир ярата, аңа бераз җиреңне бүлеп бир”, – дип бер генә әйтә (документта ул җирне Гобәйдуллин исеменә теркиләр). Бу кадәр территорияне малай эшкәртми инде, әлбәттә, бөтен эшен элеккечә колхоз тракторлары башкара. Ләкин малай авылга кайткач кырларын карап үзен хуҗа итеп тоярга өйрәнеп үсә. Байларныкы байларча бит инде! Фәрит Рәхимовның Болын-Балыкчы җирләренә шул вакытта ук күзе төшкәндерме, әллә ике әтисе дә малайны бабасының дәвамчысы итеп күрергә теләгәнме, анысы безгә караңгы. Назыйм Кәбировны озатуга бәләкәй Рәхимов “ә” дигәнче Фәрит Рәмисевичкә әйләнә, хуҗалыкны яшь йодрыгына ала. Шуннан китә “ООО”лар ясау, халык байлыгын шәхси милеккә күчерү модасы, фәлән-фәсмәтән...

Кредитлы Кәбиров

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, яңадан Назыйм Кәбиров язмышына кайтыйм әле. Инкыйлабның Дәүләтшиннар нәселен җитәкчелектән читләштерү өчен махсус оештырылуын, үзенең исә Рәхимов-Гобәйдуллиннарның коралы гына булуын бик яхшы аңлый ул. Әмма терсәкне тешләп булмый. Тиздән Кәбировның өенә бер-бер артлы судка чакыру кәгазьләре килә башлый. “Ак Барс” банктан 7 миллион сум кредит алган булгансыз, шуның түләнмәгән дүрт миллион ярымы өчен банк сезне судка бирә” – дигән юлларны укыгач, Кәбиров озак вакыт аңышмыйча тора. Аннары әле бер ишектән, әле икенчесеннән йөгереп кереп, ул акчаның коттедж салу яки чит илдә кызынып яту өчен алынмавын, колхозны техникалы итү өчен тотылуын, ул техниканың колхозда эшләп торуын аңлата.

– Техника хуҗалыкка калгач, аның кредитын да яңа җитәкче түләп бетерергә тиеш. Бу көн кебек ачык әйбер, поручитель булып баручы рәис мин генә түгел ич, күп хуҗалыклар шулай эшли. Җитмә-сә, Рәхимов – миллиардлар белән уйный торган егет иде. Аның өчен минем өстә калган дүрт миллион ярым – чүп кенә. Шуңа күрә мин мондый хәлгә калырмын дип күз алдыма да китерә алмадым. Банк ул егетләрне сөйләшергә чакыргач, “Нәрсә инде безгә дүрт миллион, әйдә, процент түләп ятмыйк, каплыйк ул бурычны!” – дип үзара сөйләшеп утырган булдылар. Ләкин ул акчаның бер тиенен дә түләмәделәр, миннән көлделәр, русча әйтсәк, “кинули”. Гомеремдә дә суд күргәнем юк иде. Район судына баргач, судья Венер Ибятов белән икәүдән-икәү кара-каршы утырып сөйләштек. Дөнья хәлләрен, ул бурычның ничек килеп чыгуын дигәндәй... Аны суд дип тә әйтеп булмый. Авылга кайткач, миннән халык: “Суд карары кайда соң?” – дип сорый башлады. Апаска кабат барып бу хакта сорадым: “Әй, әзер түгел әле, киләсе атнага килерсең”, – дип кайтарып җибәрделәр. Менә шулай итеп, миңа судтан соң тугызынчы көнне генә карар тоттырдылар. Янәсе, мин колхоз бурычын үзем каплыйм дигәнмен икән, карарда шулай язылган һәм бөтен кредитны минем өскә өеп калдырганнар! Иң яманы – ул кәгазь белән беркая барып булмый, чөнки югары инстанциягә шикаять язу срогы нибары ун көн. Ә миңа тугызынчы көнне генә, срогы чыккач кына тоттырдылар. Кайсы гына ишекне шакып карамадым, миңа бер җирдә дә ярдәм итә алмадылар. Дөреслекне ат койрыгыннан эзлә дигән әйтем бар, дөрес икән. Судья Венер Ибятовка рәнҗешем дә төште бугай, ул теге дөньяга ук китеп барды, – ди Кәбиров.

Мондый очракта банкның нинди юлдан китәргә тиеш икәнен сабый да белә – залогка салынган әйберләрне кичекмәстән сатарга! Ләкин барып карасалар, тю-тю, терлектән дә, техникадан да җилләр искән! Хокук сакчылары республика буйлап эзли торгач, бер алама прицепны гына табып алалар. Кәбиров өстендәге бурычның бик азын гына каплый ул. Банк хезмәткәрләре “Рәхимов” хуҗаларыннан: “Залогны кая куйдыгыз?” – дип сорагач, тегеләр “белмибез” дип җилкә генә сикертә. Законы да бит аның, каһәр, шулар өчен язылган кебек. Кредитыңны поручительдән түләт, залогыңны сатып җибәр – менә бит бурычтан ничек җиңел генә котылып була икән! Һәм иң гаҗәбе – мондый хәйләкәр төлкеләр белән безнең хокук сакчылары көрәшми, дөресрәге, көрәшә алмый, чөнки андый очраклар турында законда телгә дә алынмаган. “Ак Барс” банкның Апас филиалы җитәкчесе Лилия Исламова да: “Назыйм абыйның ул кредитны үзенә алмавын беләбез, районның хөрмәтле кешесе ул, ләкин берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, чөнки законы шундый. Оешма җитәкчеләре еш кына үзләре поручитель була, әмма мондый очрак бүтән юк”, – диюдән ерак китә алмады.

– Машинамны талап алдылар, хезмәт хакымның ай саен яртысын – сигез меңен банк кисеп бара, балаларыма булыша алмыйм. Һәм бу ситуациядә мин иң мөһим нәрсәне – сәламәтлегемне югалттым, нервларым бетте. Ике ел эчендә бурычның нибары 300 мең сумын каплый алдым. Тагын ике миллион 900 мең сумны түләп бетерү өчен миңа төгәл 40 ел вакыт кирәк. Хәзер миңа 60 яшь, димәк, 100гә кадәр түләргә кирәк, үлгәч тә бурычлы булып калам дигән сүз. Беләсезме, минем куркыр нәрсәм калмады, яшисем дә килми инде, – дип башын аска ия авыл советы рәисе.

“Ярдәмчел” Кәлимуллин

Назыйм Кәбировны төп башына утыртучыларның тагын берсе – Илсур Кәлимуллин дигән кеше. Кәлимуллин мәктәп директоры чагында ук “Башак” колхозыннан ашлык урлап тотыла, аннары аны озын кулы аркасында эшеннән куалар. Һәм эшсез калган Кәлимуллин “Операция Ы”да, ягъни “Башак”ны таркатуда актив катнаша башлый. Рәхимов, Заһидуллиннар аны: “Син рәис буласың”, – дип канатландырып торырга да онытмый. Ләкин “Башак” таркалгач, халык Кәбировны сайлый, ә Кәлимуллинга урынбасар кәнәфие генә тәти. Тик элекке мәктәп директоры моңа гына риза булмый, күрәсең, Кәбиров өстеннән шикаятьләр сырларга керешә. Тиздән хыяллары тормышка аша һәм “Рәхимов” хуҗалыгының рәисе итеп куялар үзен. Ә Кәбиров, белгәнегезчә, бу вакытта 7 миллион сум кредиты белән утырып кала. Шуннан соң Кәлимуллин банкка барып, залогка куелган 900 терлекне 4,5 миллионлык техникага алыштыра. Терлек белән теләсә кайсы вакытта акча эшләп була бит, аны сату да җиңелрәк, ә техника искерә, бәясе төшә, ә “Рәхимов” очрагында аны “югалту” да проблема булмый бугай... Бүген Илсур Кәлимуллин: “Техниканы кая куйдың?” – дигән сорауга: “Мин Фәрит Рәхимов кушканны үтәүче генә, техниканы җибәреп торучы гына идем”, – дип җавап бирә. Хәер, Назыйм Кәбировка аяк чалган Кәлимуллинның үз башына да кара кайгы килергә мөмкин әле. Документларны актара башласаң, монда берьюлы әллә ничаклы оешма теркәлүен күрәсең. “Рәхимов” исемендәге фермерлык та, кооператив та, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә бар. Берара: “Без кооперативка сигез миллион сум акча биреп тордык, ул аны 11 миллион сум итеп кайтарырга тиеш иде”, – дип “Рәхимов” фермерлыгы хуҗалары Кәлимуллиннан акча таптыра башлый, хәтта судлашуга ук барып җитәләр. Суд та кооперативка бурычларын түләргә куша. Әмма аның элекке җитәкчесе Илсур Кәлимуллинның мондый сумманы төшендә дә күргәне юк, ул бу ситуациядә нишләргә дә белми. Берара иптәш Кәлимуллинны да китереп кысмаслар, аңа да Кәбиров язмышы килеп җитмәс дип кем кистереп әйтә ала? Кәлимуллин белән курчак уены уйнаганнан соң аны да 2010 елда эшеннән куалар бит. Аның урынына җитәкче булып Булат Хәмзин килә. Ни өчен нәкъ шул кеше килгәнен дә аңлата алам. Чөнки “Рәхимов” хуҗалыгы бу вакытта “Россельхозбанк”тан 600 миллион сум (!) кредит ала, ә банкның хуҗасы – Рәис Хәмзин, Булат Хәмзиннең әтисе. Менә шулай сайлана кадрлар!   

Австралия сыерлары

Гомере буе шул колхозга хезмәт иткән кешеләрнең башын идерсә дә, Рәхимовларның үзләренә мескенләнергә иртәрәк була әле. Чөнки Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу хуҗалыкны үчтекиләп кенә тора, бюджет субсидияләрен кирәгеннән дә арттырыбрак бирә. 2008 елда Кормашта җиң сызганып мегафермалар төзергә тотыналар, сыерларны роботлар сава башлый, ә сыер савучылар компьютер артында гына утыра. 306 миллион сумга 1500 баш сыер кайтарталар. Австралиянең үзеннән! Әмма сөтләчләр безнең климатка яраклаша алмый, җан-тәслим кылалар, аларны озата-озата райондагы үлек базлары тула. Ләкин “Рәхимов”чылар моннан сабак алмый, күрәсең, Канада сыерларын кайтарталар. Аларының да язмышлары мактанырлык түгел. Чөнки бүгенге көндә “Рәхимов”тагы терлек саны кәгазьләрдә 1360 дип күрсәтелсә дә, алар чынлыкта 600дән артмый. Моннан тыш, 2012 елда һәр сыердан нибары 4700 кг сөт савылган. Мондый түбән күрсәткеч инде гади авыл фермаларында да юк. Австралиядән тиклем мал интектереп кайтартканчы, Әтнә сыерларын гына сатып аласылары калган икән. Анда да күрсәткечләр ике мәртәбә диярлек артык! Сөтнең кимүе – бердәнбер бәла түгел әле, “Рәхимов”ның асфальт юл түшәлгән мегафермаларында эшләүче хезмәткәрләрнең дүрт ай буе акча алганы юк! – Июнь өчен яңа гына 11 мең сум алдым. Ирсез өч бала үстерәм, өебез янды, тормышны өстерәү бик авыр. Халык зарлана инде, мегафермалар ачылганда монда яхшы түләгәннәр, хәзер хуҗалыкның рәте калмады. Җитәкчеләр меңгә бер кайтып әйләнә, аларны күргән дә юк, – дип уфтанып алды Алсу Кабргова. – Мин читтән килгән кеше. Монда авылныкылар калмады инде, марилар, чуашлар килеп эшли. Роботлар да ватылып бетте, хәзер сыерны яңадан кул белән савалар, – диде исемен язмаска кушучы бер абзый. – Казанда торып, авылдагы колхоз белән идарә итеп буламы соң инде?! Аның өчен шушы авыл туфрагын ашарга кирәк! Рәхимовларның бабалары Фәрит Гәрәевич бу хәлләрне күрсә, шаккатар иде, – диде өченче эшче. Менә шулай, мегафермалар тыштан ялтыраса да, эчтән калтырый. Дәүләт органнары да “Рәхимов” хуҗалыгына теш каезлый, чөнки тегесе салымнарын түләми, пенсия фондына акча күчерми. “Рәхимов”тан бурычларын даулап, Арбитраж суд юлын таптаучы оешмалар да муеннан инде. 2003-08 елларда исәптә торган 15 төрле техниканы былтыр каядыр шудырганнар. Рәшит Дәүләтшин заманында җир һәм милек пайларыннан 10% дивидент алган халык та бүгенге 2 центнер ашлыкка риза түгел. Бүген Кормаш, Болын-Балыкчы кырлары сукаланмаган, урып-җыю эшләре дә туктап калган – нинди хурлык! Имеш-мимешләргә ышансаң, “Рәхимов” үзен банкротлыкка әзерли. Ә банкротлыкның инвесторның кесәсен тутырып, кул болгап озату икәнен барыбыз да белә. Аннан хуҗалыкка “амин” диясе генә кала. Ә бит узган ел гына “Рәхимов” хуҗалыгына 100 миллион сум күләмендә субсидия бирелгән, быел дәүләт аңа 35 миллион сум ярдәм күрсәткән. Кая оча соң бу акчалар? Ник халыкка хезмәт хакына да җитми? Апас хакимиятендә бу сорауга: “Ул шәхси милек, без кысыла алмыйбыз, судка бирергә дә хокукыбыз юк”, – дип әлеге ситуацияне гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр белән чагыштырган булдылар. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә исә: “Рәхимов” безгә исәп-хисапларын вакытында биреп бара. Хезмәт хаклары да түләнгән, сентябрь өчен генә бурычлары бар”, – диде икътисадчы Альмира Салиховна. “Рәхимов” хуҗалыгының бухгалтериясендә “ә” дә, “җә” дә димәделәр. Ләкин хезмәт хакын вакытында түләп барган кеше авызына су капкандай утырмый ул, күкрәк киереп “түләдек” дип тора. Хәер, хезмәт хакыннан тыш та бу хуҗалыкның мөшкеллеге ярылып ята. Һәм аның шулай түбән тәгәрәвендә Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллинның да гаебе бар. Башка хуҗалыкта бер баш терлек кимесә дә, аны бөтен халык алдында эт итеп сүгәләр. Ә “Рәхимов” учредительләренә бер кыек сүз әйтүче юк! Әтиле-уллы Рәхимовлар авылдашларын да ярык тагарак янында калдырды, эшсез һәм җирсез итте, югыйсә. Рәшит Заһидуллинның: “Районга мин хуҗа!” – дип яратып әйтә торган җөмләсе бар. Ник алайса ул бу очракта мыштым гына йөрү юлын сайлаган, ник хуҗалыгын күрсәтми? “Башак”ны таратуны үзе башлап йөргән кеше ич, ник хәзер чарасын күрми? Республика җитәкчелеге, һичшиксез, бу хәлләргә игътибар итәргә тиеш.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 915
ӨСКӘ