Язмалар исемлегенә күчү
– Анна, пародокс бит бу: юрист шундый матур шигырьләр яза!
– Юрист – коры профессия, төгәллек таләп итә. Әмма кеше нәрсәдәндер күңеленә ләззәт алырга да тиеш. Кемдер тәмле итеп пешерә, кемдер рәсем төшерә, тегә. Мин менә эзләгән хоббиемны таптым.
– Башта бу турыда уйламадыңмы?
– Юк. “Кечкенә чакта әллә нәрсәләр мыгырдап йөри, җырлый идең”, – дип әбиемнең әйткәне бар. Биш яшькә хәтле Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында әбиләрдә тордым. Әти-әнием студент иде. Мәктәптә беренче тапкыр шигырь яздым. “Бишле”гә укып барсам да, шук идем. Аннары шигырь язулар мәктәп бусагасында калды. 2012 елда дискотекага җыр кирәк дигәч, утырдым да яздым. Беренче җырым – “Сине табам”. Аны Гөлназ Солтанова башкара.
– Популяр булу өчен нишлисең?
– Бөтен яңалыкларны белергә тиешсең: нинди яңа җырчы бар, кемнәр нәрсә яза...
– Александр Розенбаум – врач. Соңыннан врачлыкны ташлап, җырга кереп киткән. Син дә юристлыкны ташларга уйламыйсыңмы?
– Барысы да Алла кулында. Профессиям бик ошый. Кечкенәдән дөреслек эзләп йөрдем. Кешегә чын күңелдән булышам.
– Законны саклап яшәү авырмы?
– Минемчә, Россиядә бөтен законнар да тиешле дәрәҗәдә язылып бетмәгән. Кайберләрен ике вариантта укып була, бу якка да,теге якка да авыштырып. Кайбер очракта закон кешегә булышмый, каршы гына эшли шикелле. Ә кайбер законнар бер-берсе белән тоташмый, бер-берсенә ничектер каршы. Юристлар мине аңлар.
– Аны хәл итеп булмыймы?
– Юк. Аннары, кешеләр бүген үз хокукларын белми. Килеп терәлгәч кенә киләләр, әмма сроклары узган, әллә нинди документларга кул куеп бетергән булалар. Документка кул куйгансың икән, ул хәл ителгән дигән сүз инде.
– Син нинди юнәлештә эшлисең?
– Гражданнар, административ эшләр буенча. Күптән түгел Лаеш районы Янтык авылыннан шалтыраттылар. Әтиләре үлеп киткән, йортны тартып та алырга мөмкиннәр, диләр. Нишләргә? Ир үлеп китсә – хатынның, хатын үлеп китсә – ирнең бу милеккә хокукы бар. Чиратта – балалары, аннары оныклары. Исән вакытында васыять язып калдырмаса, бу очракта йорт балаларга тигез итеп бүленә.
– Эшең бик катлаулы икән...
– Кайвакыт аерылышу процессы озак алып барыла. Аерылышканда гауга куба, сөйләшә алмыйлар. Бервакыт өч ай буе аерылыштылар, милек бүлештеләр, иң соңыннан дуслаштылар тагын.
– “Брачный контракт” популяр хәзер...
– Әйе, ләкин “брачный контракт” мөнәсәбәтләрнең асылын бетерә, башта ук кеше бер-берсенә ышанмый башлый.
– Гаиләгә кагылышлы тагын нинди мәсьәләләр бар?
– Аерылулар күп, алимент темасы бик актуаль. Аерылганда да кеше булып калырга кирәк. Аерылгач, күп ирләр алимент түләргә теләми.
– Нигә?
– Ул акча хатынга китә, дип уйлыйлар. Аерылыштык, онытырга, ак биттән башларга кирәк, дип саныйлар шикелле.
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 10 октябрь 2019 № 40
Анна ПОПОВА: “Аерылгач, күп ирләр алимент түләргә теләми”
6 Октябрь 2020 884

Рубрика: ӘҢГӘМӘ
Автор: ГАБДЕРӘХИМ