Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Андрей БИКМУЛЛИН: “Кәүсә эчләреннән сугыш елларындагы пулялар чыга”

2 Июль 2020 542
Аның кулында ботак та, агач та, хәтта боз да җанлана. Аксубайда яшәүче балта остасы Андрей Бикмуллин үзенең туган бистәсен ачык һавадагы музейга әверелдергән. Кечкенәдән агачтан скульптуралар ясый ул. Районда гына түгел, бөтен республикада иң яшь агач остасы санала. Аксубай үзәгендәге 2 метрлы агач скульптураларны карарга хәтта күрше районнардан да киләләр икән.
– Агач белән бөтен кеше дә эшли алмый. Тоемлау, сизгерлек кирәк, – ди танышым. – Һәр агачның үз характеры бар! Бер көндә генә тәҗрибә дә килми. Минем белән укуны тәмамлаган курсташларның берничәсе генә бу юнәлештән китте. Тора-тора шуңа инанам –агачның да җаны була. Аннары, кисә башлагач, эченнән төрле әйберләр чыга. Аксубай уртасындагы берничә карт тирәкне кисеп китерделәр шулай бер елны. Озак эшләдем алар белән. Эчләреннән хәтта мылтык пулялары чыкты, сугыш елларыннан ук калган булырга мөмкин дип музейга калдырдылар. Андый агачларны мин сюрпризлы дим. Бер агачтан ике кило кадак чыкты. Күп еллар ишегалдында аңа кер бавын элгәннәр диделәр. Ничә еллык тарихны сеңдергән кәүсәләр!


***



Әңгәмәне тулысынча газетабызның бүгенге, яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Филүзә Хәмидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1945
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ