Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ана догасы

20 Февраль 2021 609
Соңгы вакытта эшлəре алга бармаганга эче поша Фəнил Əхмəтовичның. Айдан артык инде, бер генə планлаштырган эше дə тормышка ашмый. Ничек ди иде əле əнисе? “Кəкре хочешь, бөкре делается” дия идеме? Дөрес əйткəн бит дүрт класс кына белеме булган əнисе! Фəнил бер төрле уйлый, эш икенче борылыш ала да куя. Бүгенге көне генə дə күңелгə əллə нинди уйлар китерерлек. Əллə... күз тидерделəр, əллə боздылар? Башыңа төшсə, ир башың белəн хатын-кыз кебек əллə нилəр уйлыйсың икəн. Уйларлык та бит...
Иртəдəн “поставщик”ларның сүзлəрендə тормавы ачыкланды. Аларга ачуы басыла төшкəн иде, ярты офисның буш булуына кəефе кырылды. Биш хезмəткəрне вирус бəреп екканы мəгълүм булды. Кемгə, нəрсə дияргə? Гриппка ачуың килеп, шартласаң да файда юк. “Слабаклар! Эпидемия башланды гына, ə алар юрган астына чумганнар”, – дип үртəлде ул, үзенең хаксыз икəнлеген аңласа да. Чүп өстенə чүмəлə дигəндəй, кабинетына кереп барганда, каршына ике метрлы фикус гөле килеп төште. Бусы янган утка керосин сипкəн кебек булып, офиста мəхшəр куптарды. Температура белəн эшкə килгəннəр “юрган астындагылардан” чын-чынлап көнлəште. Көнлəшерсең дə, “давыл” ярты көн дəвам итте. Берничə кешене “төрлечə бүлəклəгəч”,“җəяүлəп кая барасын аңлаткач” кына, сəгать икелəр тирəсендə бераз тынычланды хуҗа кеше. “Поставщик”лар телефоннан шалтыратып гафу үтенгəч, “юрган астындагыларның” дөрестəн дə авырып ятуларын белгəч, фикус гөлен яңадан утыртып куйгач...
Хуҗа кеше, сəркатип кайнар кофе кертеп биргəч, кабинетына кереп биклəнде. Тынычланырга кирəк иде аңа. Нəрсəдер эшлəргə кирəк. Ə нəрсə? Нигə җаны тыныч түгел соң? Əллə гаилəсендə аннан берəр нəрсəне яшереп йөрилəрме? Алай дисəң, əле иртə белəн генə өеннəн килде...
Кинəт аның күзенə бер картина чалынды. Кəнəфиеннəн сикереп торган Фəнил Əхмəтович: “Зəринə, кер əле!” – дип кычкырды, үз тавышыннан үзе үк сискəнеп. Күзлəре зур ачылган кызның “коты очканы” күренеп тора иде. “Бу картина каян килде монда?” Кыз, ниһаять, сулыш алды һəм илтифатсыз гына: “Ə-ə, аны əйтəсез икəн, иртə белəн бер абый кертеп куйган иде. Авылыгыздан күчтəнəч диде бугай”, – дип елмаеп куйды һəм, хуҗасының каралып киткəн йөзеп күреп, тиз генə чыгып китү ягын карады.
Сəркатип чыгып киткəч, офис хуҗасы башын тотып байтак хəрəкəтсез утырды. Картина... Юк, бу – картина түгел, бу – авылдан хат иде... Əнисеннəн, бала чагыннан, бергə көтү көтеп, атка атланып чабып йөргəн яланаяклы яшьтилəреннəн сəлам хаты иде... Ул хəтта бу картинаны кем ясаганын да чамалый, “юеш борын” Галим эше бу. “Əнине ялгыз калдырмыйм”, – дип, нинди талантын əрəм итеп авылда калды, гомере буе фермада тирес түкте, авылның ялгыз карчыклары аны үзлəренең уллары итеп саныйлар иде. Нинди кара эшлəре бар, бөтенесен аңа куштылар, ə ул карусыз булды, ни кушсалар, шуны эшлəде. Эшлəгəне өчен бер тиен акча алмады. Ə шулай да рəсем ясауны онытмаган икəн əле. Рəхмəт, яшьти, күздəн яшьлəрне чыгардың!
Картинадагы, кулларын маңгаена куеп, юлга карап торучы карчыкны да “таныды” офис хуҗасы. Бу – Фəнил Əхмəтовичның əнисе иде! Шушы минуттан миллионлаган байлыгы булган офис хуҗасы “юкка чыкты”. Фəнил бала чагына, туган авылына юл алды, су буйларына “төште”, учак тирəсендə бəрəңге пешкəнен көтеп утырган яшьтилəрен “күреп”, шулар янына “китте”. Ах, шайтан алгыры! Менə ни өчен аның эшлəре артка тəгəри башлаган! Ничə ай икəн инде авылына кайтмаганына? Əнисенə дə күптəн шалтыратканы юк. Хатыны сөйлəшеп торгач, җитəр дип уйлаган иде, җитми икəн бит, җитми! Əнисенең кытыршы куллары белəн башыннан сыйпавы, йомшак тавышы белəн дога укып, аркасыннан сыпыруы җитми икəн бит! Күр əле син əнисенең тапкырлыгын! Телефоны бар бит аның, əмма ул шалтыратасы итмəгəн, хат та язып салмаган, Галимнəн рəсем ясатып алган да, рамга тыгып, улына җибəргəн. Янəсе, “Оныттың, улым! Əниеңне, туган нигезеңне, авылыңны, сиңа хуш исле икмəк ашаткан басу-кырларыңны оныттың...”
Күңеле купкан Фəнил телефонга үрелгəн иде дə, бу уеннан кире кайтты. “Авылга, бернигə карамый əни янына кайтып китəргə кирəк! Менə хəзер үк, бернинди хəбəрсез, əзерлексез!” Сəркатип кызга, хатынына шалтыратып хəбəр итəргə кушып, ир озын юлга чыкты. Юл тыныч булса, биш сəгатьтəн əнисе янында булачак ул. Юл уңаенда кибеткə кереп тəм-том җыеп чыгарга да онытмады. Яхшы юл, затлы машина Фəнилне авылына караңгы төшкəч кенə алып кайтып җиткерде. Авыл йортларындагы тəрəзə утларын күреп сөенде юлчы, ул утлар авылның күзлəре кебек тоелды аңа. Авыл яши, димəк, аның авылы бетмəгəн, гөрлəп яши! Туган йортының тəрəзəсендəге утлар биргəк якты яна инде! Ишегалдындагы тар сукмактан атлаган Фəнилнең йөрəге сыкрап куйды. Əрем исе килеп торган, яшел үлəн каплаган ишегалды ятим калган бала кебек... Тар сукмактан ничə тапкыр үтə икəн əнисе? Ничə тапкыр чакырдылар аны шəһəрдə яшəргə. Күпме ялындылар, файдасыз... Китмəде, əтилəрен ташлап китəсе итмəде... “Кабердə ятса да, əтиең бөтенесен сизеп ята, ничек аны калдырып китим?!” Бу сүзлəргə ничек каршы килəсең?
Күз яшен, маңгай тирен сөртеп ала-ала, Фəнил туган нигезенең ишеген киң итеп ачып керде. Əнисе намазлыкта иде. Намазын бүлдергəнне əнисенең яратмавын белгəн ир сиздерми генə өйгə узды, бер читтə тын гына утырып торды. Шунда гына сизде, əнисен бик тə сагынган икəн ул! Əнисе белəн хəбəрлəшергə, янына кайтырга вакыт тапмавына əрнеде, ихтыярсыздан күзеннəн яше чыкты. Намазлыгына береккəн кебек утырган əнисенең: “Йа, Раббым! Балам күңеленə миңа карата миһер-шəфкать салсаң иде, кайтыр юлларын ачсаң иде, бик сагындым баламны!” – дип Аллаһка ялваруын ишеткəч, түзə алмый, намазлыкка тезлəнеп, əнисен кочагына алды. Бала вакыттагыча, рəхəт иде əнисе белəн, бик-бик рəхəт иде! Бар да онытылды, эштəге күңелсезлеклəр дə, вак-төяк мəшəкатьлəре дə... Моннан соң Фəнилдəн: “Иң рəхəт урын кайда?”–дип сорасалар, ул һич шиклəнми: “Əнилəр кочагында!” – дип җавап бирəчəк.
Күпме утырганнардыр, бу рəхəтлектəн икесенең дə арынасы килми иде, тəрəзəдəн ай карый башлагач кына сискəнеп китте Ана. – Кайттыңмы, балам? Бик сагындым бит үзеңне! Шуннан башка сүз əйтмəде ул. Артык сүз кирəкми дə иде. Фəнилгə əнисенең бирчəйгəн кулларыннан да йомшаграк кул булмастыр кебек тоелды. Догаларын укып, улының аркасыннан бер генə сыпырды Ана, иргə көч керде, җилкəлəре турайды, күз карашы да ачылды, хəтта елмаеп җибəрде!
Бернинди акчаларга да сатып алып булмый торган ана догасы кирəк булган икəн Фəнилгə. Күңел күге тəмам аязган, тəненə бетмəс көч кергəнен тойды ул. Иртəнге якта яшьтиенең кайтканын ишетеп килгəн Галим белəн сөйлəшкəннəн соң, бөтенлəй рухланып китте. Дөнья көтеп арган, алҗыган кыяфəттə кайтып кергəн ир, яшь чагына кире кайткан кебек булып, яшəреп китте. “Рəхмəт, яшьти! Җанны чистарттың”, – дип, Галимнең җилкəсен какты, ул ясаган картиналарны карап күңеле хушланды. Күр əле бу матурлыкны! Күр əле бу хозурлыкны! Аның авылында шундый матур агачлар үсəме? Иген басулары, кыр юллары шундый матурмы? Кешелəре шундый гүзəлме? Бер нəрсəне яхшы аңлады Фəнил. Иң яхшы юл – əни янына илтə торган юл икəн...Онытмаска кирəк бу хакта...
Кайткан юлдан кире китеп барган машинаның йөртүчесе үзгəргəн, йөзендə елмаю балкый. Югалткан тынычлыгын тапкан улы янында, шəһəргə кунакка баручы Ана утыра. Икесе дə сөйлəшмилəр. Белə Фəнил, əнисе догада. Дəшəргə ярамый, əнисе дога укый…

***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 5 март 2020 № 9 
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1347
15 Февраль 2021 11:09 660
ӨСКӘ