Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җан тартмаса...

23 Март 2020 1675
Русланның тормышында әнисе бе­лән бәйле мизгелләр берничә генә. Ме­нә ул ишекне киң ачып килеп керә: мул чәчләре җете җирәнгә буялган, гел ел­маюлы йөзе матур итеп бизәлгән, өс­тендә – җилфердәп торган чуар күл­мәк, аягында – елкылдап торган озын кунычлы итекләр. Беләгенә аскан кә­газь пакетларны диван өстенә аудара да, кочагын җәеп, улы каршысына килә.

– Сагынып беттем үзеңне, матурым!

Малай аның бу сүзләренә тамчы да ышанмый. Сагынса, аны әбисенә калдырып, көн саен каядыр чыгып югалмас иде. Руслан үзе дә әни дип өзелеп тормый. Теле дә “әни” дип түгел, “әби” дип ачылды, аннан соң да әнисенә исеме белән “Мәликә” дип дәшә торган булды.

Ун яше тулгач микән, бер кичне Руслан әтисе белән Мәликәнең кычкырып сөйләшүләренә уянып китте.

– Нәрсә җитми сиңа? Тотасың да, җил куып йөрергә чыгып китәсең!

– Син дә өйдә утырмыйсың бит!

– Мин эшлим! Сине кем ашата дип беләсең?! Алтын-көмешләреңне базарга чыгарып сатсаң, ун машина алып булыр иде!

– Миңа тоткан акчаңны күпсенә­сеңмени? Соң, башта ук эшләмәскә куштың бит, мин тапканы җитә дидең...

– Баланы кара, йортны тәртиптә тот дидем! Ә синнән анысы да юк, монысы да!
Беразга гына икесе дә тынып калды. Давыл алдындагы тынлык булган ул. Озакламый Мәликәнең тавышы күкле-зәңгәрлегә әйләнде:

– Мин сиңа яшьлегемне әрәм иттем! Минем кебек юләрләр генә үзеннән егерме яшькә өлкән адәмгә кияүгә чыга! Хәерче булсаң, борылып та карыйсы түгел идем үзеңә!

– Һе... Яратам дигән булып ялганла­дың­мыни?

– Яратмадым, билгеле! Әле дә кү­рәсем килми! Малаеңны да үзеңә охшаган булганга өнәмим! Табып бирдем, калганын үзең кара!

Кемдер Русланның яңагына суккан кебек булды. Юк, аңа түгел, әтисе Мәликәгә чалтыратып җибәргән икән.

Китте Мәликә. Бөтенләйгә.

Әтисе кабат өйләнмәде. Мәликә дә килеп-китеп борчып йөрмәде. Русланны әбисе үстереп бетерде. Әбисе дә бакыйлыкка күчте инде.

Руслан, дөрестән дә, әтисенә охшаган булып чыкты – аның юлыннан китте – та­библыкка укырга керде. Беренче чир­канчыкны да әтисенең шәхси клиникасында алды.

Ә бер көнне ул шакымый-нитми генә әтисенең кабинетына килеп керде:

– Әти, мин китәргә булдым. Башка җиргә урнашам. Монда гел әти малае булып йөреп булмас...

Әтисенең йөзенә сүлпән генә елмаю җәелде.
– Мөгаен, дөрес эшлисеңдер. Кая китсәң дә, югалып кал­массың, шәт.

Китү теләге Русланның башында күптәннән йөри иде инде. Сәбәпләре күп булды. Егетнең иң нык үзәгенә үткәне – кызлар. Клиника хуҗасының улы икәнен белеп алалар да, сырышыпмы-сырышалар. Бераз очрашып йөриләр дә, ачыктан-ачык өйләнешү турында сүз кузгаталар. Ерак илләргә сәяхәт итәргә яратулары турында сөйлиләр, муллыкта яшиселәре килүен дә яшермиләр. “Һәммәсе дә Мәликә сыңарлары”, – дип сыкрана иде андый чакта Руслан эченнән генә. Шуңа күрә инде яше утызга якынлашып килсә дә, андыйларның берсен дә күңеленә тирән үткәрмәде.

Яңа эшендә Руслан үзенең кем улы икәнен әйтмәде. Иномаркасын үзе­безнең “Калина”га алыштырды. Төшкене башкалар белән бергә ашханәдә ашады. Гади киенде, гади сөйләште. Аның каравы, үз эшенең остасы икәнен бер-ике атнадан соң ук күрсәтте. Шәфкать туташы булып эшләүче Вәсилә белән дә шунда танышты.
Замана кызлары белән һич уртаклыгы юк иде Вәсиләнең. Кычкырып торган чибәрлеге булмаса да, сөйкемле, тыйнак. Эшен дә “миннән киткәнче” дип кенә эшләми, авырулар белән дә ягымлы сөйләшә, ихластан юата белә. Шундый кызларның бүгенгә чаклы сакланып калуы үзе бер могҗиза иде.

Хәзер Руслан һәр җомгада Вәсиләгә бер кочак хризантема бүләк итә. Кыз аларны өйләренә алып кайтып китә:

– Апам да сөенсен әле, – ди.

Вәсилә шәһәр читендәге йортта туганнан туган апасы белән яши. Әнисе вафат, әтиләре күптән ташлап киткән булган. Руслан аларның өйләренә барып йөрсә дә, үзләренә чакырмый.

– Сезнең курчак өе кебек өегездән соң үземә дәшү уңайсыз, – дип хәйләли. – Без бит әти белән икәү генә яшибез, ирләр генә торган йортның нинди икә­нен күз алдыңа китерәсеңдер...

Чәчәкләрне ул гел бер хатыннан сатып ала. “Кайчандыр сөйкемле генә булгандыр бу апа, – дип уйлый ул, – әле дә матурлыгын җуймаган, әмма йөзе көләч булса да, күзләре моңсу...” Русланны күрүгә, ул әллә каян дәшеп ала:

– Килдеңме, матурым? Хәзер, иң све­жи­ларын гына сайлап алып бирәм мин сиңа.
Бервакыт янәшәсендә утырган хатын аңа төрттереп үк куйды:

– Ну, Мәликә, гашыйк булды ахры бу егет сиңа...

Руслан сискәнеп китте, чәчәк сатучыга текәлебрәк карады. Мәликә... Юк ла инде, нишләп ул булсын! Аның әнисе ут чәчә, бас­кан урынында тик тора да белми, уйнаклап тора иде. Ә бу... Чалара башлаган чәчләрен чуар яулык белән “бастырып” куйган, юаная төшкән биленә мамык шәл ураган. Үзе утырган әрҗәсеннән купмый гына сату итә. Ә шулай да йөз чалымнары Русланга таныш шикелле...

Бер килүендә хатынның урыны буш иде. Янәшәдәге сатучы хатын шундук аңлатып бирде:

– Авырый. Күптән чирле инде ул. Бөерләре авырта. Табибларга барырга куабыз да, тыңламый.

– Кайда торганын да беләсездер әле?

– Белмичә! Бер авылдан бит без. Ә-әнә урамыбыз, ике адым гына атлыйсы. Нигә кирәк соң ул сиңа?..

Руслан җавап биреп тормады.

Унөчәр катлы йортлар арасындагы “утрау”да, тар гына бер урамны биләп, агач өйләр утырып калган – мондагылар аны “безнең авыл” дип йөртә. Бакчаларында үскән җиләк-җимеш, яшелчәне шушында алып чыгып саталар.
Русланны күргәч, Мәликә шунда ук торып утырды. Аптыраудан теле аңкавына ябышты:

– Бәрә-әч! Өйгә үк килергә булдың­мыни? – Үзе шаярткан була, үзенең сызлануы шешенке йөзенә чыккан.

– Чәчәк бүгенгә кирәк булмас. Чир­ләп ятасыз икән. Мин бит табиб... Йә, сөйләгез әле.

Мәликә аңа шаккатып карап утырды.

– Нәрсәсен сөйлисең... Инде ничә көн температурам төшми... Кан басымым уйный... Аякларым бүрәнә күк... – Хатынның күз яшьләре атылып чыкты. – Минем дә ирем табиб иде... Болай булып чыгасын кем уйлаган...

– Кем иде соң ул? Хәзер исән түгелмени?

– Белмим... И-и-и! Хаталарым күп бул­ды инде. Бөтен гаеп үземдә. Рәхәт яшәргә яраттым... Кем яратмый аны, әйеме? Шул рәхәт тормышка кызыгып, яратмаганыма кияүгә чыктым, үземнән шактый өлкән кешегә. Аннары яшьрәкләре, чибәррәкләре табыла торды. Типтереп яшәдем. Ахыр чиктә беркемгә дә кирәгем калмады, үземне тибеп очырдылар...

– Ә... балагыз... бар идеме?

Мәликә сулкылдап куйды.
  
– Бар иде... Улым. Зур кеше булгандыр инде хәзер... – Ул кисәктән генә тураеп утырды. – Син, энекәш, нәрсә дип төпченәсең? Әллә берәрсе җибәрдеме сине?
Русланның бөтен шикләре таралды. Бу – ул, аның әнисе Мәликә иде! Өенә кайткач ул хәтерен җуйган кеше кебек йөрде. Әтисенә сөйләр иде, ничек кабул итәр бит әле бу яңалыкны. Яраларын гына кузгатырмы? Әллә Мәликәнең дөньяда барлыгын онытыргамы?

Бер көнне Вәсилә белән икәүдән-икәү генә калгач, шикләнүләрен аңа сөйләде. Кыз бер ноктага карап утыра иде, шул торышын үзгәртмичә генә әйтеп куйды:

– Ни әйтсәң дә, әниең бит ул синең. Яхшымы, начармы... Булсын иде әле минем әнием... Нинди булса да. Мин аннан үткән­нәрен дә, хәзергесен дә сорашмас идем. Тик булсын гына иде...

Руслан Мәликәне иң яхшы палатага алып килеп урнаштырды. Үзе аның “ник”, “ничек” дигән сорауларына җавап биреп тормады. “Аннары, аннары... Дәваланыгыз әле башта”, – дию белән чикләнде. Чөнки хатынның хәле бик җитди иде.
Бер көнне палатасына кереп, каршысына килеп утыргач, Мәликә үзе аны шаккатырды:

– Үткәннәргә кире кайтып булмый, сагынып кына була... Син миннән кабат кеше ясамакчы буласың, улым... – Руслан сискәнеп китте. Гомерендә “улым” дип дәшкәне булдымы икән аңа Мәликәнең? Ниһаять, таныган, аңлаган... – Азапланма, кирәкми... Менә син ничә яшь дип уйлыйсың миңа? Иллем дә тулмады бит әле. Ә тормыштан инде менә бола-ай туйдым...

Руслан әнисенең кулларына кагылды, маңгай чәчен рәтләде. Бернинди дә якынлык тоймады – күңелендә кызганудан башка хис юк иде.

– Дөрес әйтәсең... әни. Үткәннәргә кире кайтып булмый. Бүгенгесе белән яшәргә кирәк. Аннары ничек буласын соңыннан уйларбыз...

Хәер, аннары нәрсә буласын Руслан үзе дә тәгаен генә белми иде.


Зәйнәп ЗӘБИРОВА

***

 Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 21 март 2019 № 11

Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1676
16 Март 2020 12:44 1618
10 Март 2020 11:23 1588
ӨСКӘ