Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җан тарткан эш

24 Май 2019 958
Булган хәл
Фәрдия башка кызлар шикелле курчак түгел, “брр-брр” килеп машиналар белән уйнап үсте. Сабый чагыннан ук руль тотарга яратты. Механик әтисе Фидаил каны ага шул тамырларында.

Урта мәктәпне иң яхшы уку­чыларның берсе булып тәмам­лаган кыз, укытучы әнисенең сүзен тыңлап, документларын педагогия институтына тапшырды. Тик... әллә имтиханнарны теләр-теләмәс кенә биреп йөргәнгә, конкурстан үтәрлек балл җыя алмады. Моңа башта сөенгән дә иде, аның бит укытучы түгел, шофёр буласы килә! Ләкин... синнән күпкә йомшаграк укыганнар төрле институтларга укырга кереп кайтканда, “мин керә алмадым шул”, дип әйтүләре үлем белән бер икән. “Әниең укытучы булганга күрә генә яхшы укучылар рәтендә йөргәнсең!” – дип канына тоз салучылар да табылды.

Нишләргә белми башы каткан, күңел төшенкелегенә бирелә башлаган шундый көннәрнең берсендә, Иваново өлкәсендәге Шуя шәһәрендә яшәүче әтисенең апасы – Сәгыйдә түти үзенең урыс телле кызы Лена белән кунакка кайтып төштеләр. Лена тукучылар хәзерли торган училищеда мастер булып эшли икән. Фәрдия, әти-әнисен дә, авыл халкын да аптырашта калдырып, шуларга ияреп Шуяга китте дә барды!..

Читкә киткәнче генә анда әллә ниләр бардыр кебек тоела икән ул. Иң элек “сагыну” дигән нәрсә үзәген өзде Фәрдиянең. Лена аны үзе эшләгән училищега укырга урнаштырды үзе. Әмма русча өйрәнермен дип китсә дә, берзаман рәхәтләнеп татарча сөйләшүне тансыклый башлады Фәрдия. Көзен Лена Фәрдияне ияртеп мүк җиләге, гөмбә җыярга да алып бара, кино-театрларга да йөртә, күңелсезләнеп йөрүен күреп, үзенчә кызның күңелен ачарга тырыша иде. Әмма училищеда хәлләр бик шәптән түгел: җаны ятмаган һөнәрне өйрәнергә кызның һич күңеле бармый, аннары, русча акцент белән сөйләшүеннән кызык табып, бергә укыган рус кызлары гел үрти башладылар. Исемен дә боздылар: башта Фая дигәннәр иде, “я не Фая, а Фардия” дигәч, “Фара” дип эндәшә башладылар үзенә.

Беркөнне Фәрдиянең күзенә “машина йөртүчеләр курсына укучылар кабул итәбез”, дигән белдерү чалынды. Юл өс­тен­дәге биек коймага ябыштырылган шушы белдерүне укуга, эчендә ниндидер сөенеч хисе баш калкытты, күңеле күтәре­леп, боек йөзе ачылып китте. Кыз шунда ук күрсәтелгән адрес буенча китте.

Урра, кабул иттеләр! Шатлыгын Лена белән генә бүлеште Фәрдия. Сәгыйдә апага әйтсәң, әниләренә җиткерүе бар. Шушы көннән кызның тормышы уңай якка борылды да куйды. Училищеда уку сәгатьләре беткәнен түземсезләнеп көтеп ала да, тизрәк курсларга чаба.

Кулына машина йөртү таныклыгы алган көнне Фәрдия беркайчан да онытмас! Чын дусларны да шунда тапты ул. Аның кебек машина белән җенләнгән кызлар тагын да бар икән әле: курсларда алар өч кыз укыдылар. Рус кызлары булсалар да, Наташа белән Таня Фәрдияне тиз арада үз араларына алды, үзләренчә матур итеп, “Фардия” дип эндәштеләр. Сөйгән ярын да кыз шушы курсларда очратты. Серёжа белән бик яратышып йөреп киттеләр. Фәрдия тиз арада русча да әйбәт кенә сөйләшергә өйрәнде.

Таныклык алуны бәйрәм иткән кичтә яшьләр, бергәләп, бер оешмага эшкә урнашырга килеште. Шулай эшләделәр дә. Фәрдия училищесын ташлады, ул инде аңа кирәксез бер йөк булып тоела башлаган иде. Бар да яхшы гына бара шикелле: җаны теләгән эш, янында яраткан кешесе, якын дуслары... Әмма киткәненә ике ел булганда үтереп-үтереп әти-әни, туганнар янына, туган авылына кайтасы, авыз тутырып татарча сөйләшәсе килә башлады Фәрдиянең. Сагындырды... һай, сагындырды туган яклар!..

Беренче ялын алгач, сөенеп-куанып туган авылына кайтып төште кыз. Бер айга! Әмма санаулы көннәр искиткеч тиз үтеп китте. Китәр көннәр якынлашкач, әтисе белән әнисе кызны каршыларына утыртып, эчләрен пошырып торган нәрсәләр хакында сүз кузгатты. Алар инде кызларының самосвал машинасында эшләвеннән дә, эшен бик яратуыннан һәм... рус егете белән дуслашып йөрүеннән дә хәбәрдар иделәр.

– Кызым, әллә Шуяга кире кит­мисеңме? – диде әнисе, ипләп кенә. – Чит җирләрдә яшәп калган кешенең гомер буе сагыштан үзәге өзелә. Менә, әле дә ике елга бер кайттың, сагынып үлә яздык үзеңне. Тормыш баскан саен кайтып йөрүләр тагын да читенләшә ул. Яхшылап уйлап кара әле, кирәкме сиңа андый тормыш?!

Әтисе дә әнисенең сүзен куәтләп:

– Машинада эш­лә­­ве­ңә дә сүз әйтмибез, җаның шулай тели икән, рәхәтләнеп эшлә. Бездә дә автобус йөртергә кеше кирәк, әнә. Тора-бара читтән торып укырга керерсең, инженер булырсың.

Фәрдиянең үзенең дә бик каласы килә дә, тик...

– Ә Серёжа?! – диде ул, кызарынып, аска карап кына.

– Монда икенче дус очрар, кызым, – диде әнисе. – Әлегә чәчләрегез бәйләнмәгән...
Фәрдия туган якларында яшәп калды. Автобуста эшли башлады. Шуя үзе тиз онытылды, тик Серёжа гына йөрәктән китми аптыратты...

Еллар берсен-берсе куып, үтә тордылар. Фәрдия дә кияүгә чыкты, балага узды. Тик... әллә машинада гел дырык-дырык йөрү ярамады, әллә башка сәбәп – көмәне төште. Ире өйләнешкәч тә аны машинада эшләвеннән тыярга тырышып караган иде, инде бу хәлдән соң “йә автобусың, йә мин!” дип ультиматум куйды. Яратмаган кешесен түгел, яраткан эшен сайлады Фәрдия...

Шуяда калган сөйгән яры, Серёжасы да аны оныта алмаган икән бит! Дүрт ел үткәч Фәрдиясен эзләп кайтып төште. Һәм... мәхәббәте хакына биредә яшәп калды. Бер оешмада икесе ике автобуста эшләделәр, ике балалары туды. Инде хәзер оныклары үсеп килә, Фәрдия белән Сергей пенсиягә чыктылар. Әмма җитмешне куып килүче Фәрдия апагыз рульдән аерылырга җыенмый әле. Җан тарткан эш яшәү дәрте бирә шул ул...


* * *

"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 16 февраль 2016 №6
Рубрика: ПРОЗА Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1115
26 Июль 2019 16:42 965
ӨСКӘ