Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алтын читлектән качу

28 Декабрь 2020 2889
Гөлзирәнең ят телефон номерын ала торган гадәте юк соңгы вакытларда. Әмма бу номер өзми-куймый, бишенчеме-алтынчымы тапкыр шалтырата инде. Берәр белгән кеше булып, бик тәҗел эше төште микән әллә? Иренең беренче хатыны Сәкинә шулай төрле номерлардан шалтыратып, Гөлзирә өстенә пычрак коярга ярата. Алай ирең бик кадерле булгач, бергә торганда кадерен белергә кирәк иде...
Мөхәрләм белән машинасын каратырга барган җирендә, автосервиста танышты Гөлзирә. Оста куллы, ипле, итагатьле бу мастерны ошатты ул. Башта ир буларак түгел, кеше буларак ошатты. Телефон номерын алып, машинасын ремонтлатырга гел аңа гына йөри башлады. Унбер яшьлек иске “Калина” еш ватылгалап торганга, аларга еш очрашырга туры килде. Гөлзирә, машинаның нечкәлекләренә тизрәк төшенер өчен, ремонтлаганда карап торырга, мастерны сөйләштерергә ярата. Ике ел дигәндә ул Мөхәрләмнең бөтен тормышын белеп бетергән иде инде. Хатыны белән аерылышып, фатирын хатынына калдырып чыгып киткәнен дә, шуннан бирле үз йортлары белән яшәүче апаларында көн күрүен дә, балалары булмаганын да... Ирне ошатса да, башта Гөлзирә дә, юньле ирне куып җибәрмиләр дигән фикердән чыгып, аның астыртын кимчелекләрен эзләде. Бервакыт автосервиста төш вакытына туры килгәч, Мөхәрләмне якындагы кафега, ашап килергә чакырды. Бәлки ул үтә саран кешедер? Әмма ир бу сынауны, икесе өчен дә үзе түләп, уңышлы үтте. Аннан соң Гөлзирә аны спектакльгә дәште. Күбрәк аралашкан саен Гөлзирәнең күркәм холыклы бу иргә хөрмәте, мәхәббәте арта барды. Ике ел шулай аралашканнан соң, үзенең кыюлыгы җитмәс дип, бергә булырга тәкъдим ясады. Мөхәрләм бу тәкъдимгә сөенеченнән нишләргә белмәде. Беренче тапкыр хатынны кочагына алып, кысып кочаклады, маңгаеннан үпте һәм, колагына иелеп: “Рәхмәт, җаным!” – дип пышылдады.
Менә өч елдан артык бергә торалар инде, кызларына да яшь ярым булып узды. Кырык ике яшемдә балага узармын дип Гөлзирәнең башына да килмәгән иде югыйсә. Иренә булган мәхәббәте исә көннән-көн арта гына бара. Мөхәрләме аның өчен, бала өчен үлеп тора, гомеренә бер тапкыр тавышын күтәреп, кемгә дә булса каршы сүз әйткәне юктыр. Өй арасында һәрвакыт тыныч кына, нәрсәнедер турайтып, төзәтеп эшләп йөрүен белә, бала белән уйнарга ярата. Эш урынында да бик хөрмәт итәләр үзен. Сәкинәгә кайсы ягы белән ярый алмагандыр?! Кайсы кеше, бөгелүчән кешене тагын да ныграк бөгәргә тырышып, сындырып та җибәрә шул. Аннары үкенә дә бит, әмма инде соң була. Сынганны кире ялгаулары – ай-һай! “Минем белән үзенең колы кебек сөйләшә башлагач, түзмәдем, чыгып киттем”, – ди бит Мөхәрләм. Соңгы вакытларда, ят номерларны алмый башлагач, борчыганы юк иде әле Сәкинәнең. Тынычланды ахры дисәң, юк икән. Ә бәлки бүген шалтыратучы ул түгелдер?!..
Сәкинә булса, шунда ук өзәргә исәпләп, чираттагы чакыруда, ниһаять, телефонын алды Гөлзирә.
– Гөлзирә апа, Гөлзирә апа! – дип өтәләнде ят хатын-кыз тавышы. – Хәлил үзенең кан тамырларын кискән! Авыр хәлдә хастаханәгә алып киттеләр!
Җаны табан астына төшеп киткәндәй булды Гөлзирәнең. Ни әйткәнен аңламыйча кычкырып җибәрде:
– Нигә, ни өчен?! Кайсы хаста­ханәгә? Сез кем буласыз?!..
Шалтыратучы кыз:
– Җиденче хастаханәгә! – дип барлык сорауларга бер сүз белән генә җавап бирде дә, телефонын өзде.
Улы Хәлил реанимациядә ята иде, янына кертмәделәр. Тәүлек буе беркая китмичә, ишек төбен саклады хатын. Башыннан нинди генә уйлар үтмәде бу сәгатьләрдә... Кайда, ничек ялгыштым соң дип, улы эшләгән гамәлдән үз хатасын эзләде. Нихәлләр итәсең, хаталар кылынган шул инде, кылынган.
Беренче ире Әсхәт белән институтта укыганда танышкан иде алар. Әсхәт Гөлзирәдән бер ел алдарак укыды. Ул өченче курста укыганда бик яратышып йөреп киттеләр. Әсхәт укып бетергәч тә, икесен ике якка җибәрмәсеннәр өчен, өйләнешергә булдылар. Яшьлеккә хас булганча, кайда, ничек яшәячәкләрен ул вакытта уйлап та карамадылар. Эшкә кая җибәрәләр, шунда яшисең инде. Булдыклы иде Әсхәт. Төзелештә прораб булып башлаган иде, тора-бара күтәрелде, зур түрә булып китте. Шәһәр читендә зур коттедж салып чыкты.
Тик бик коры, усал кешегә әйләнде, үзен өстен куеп, боерык тоны белән генә сөйләшергә, гел нидер таләп итәргә ярата башлады. Аз гына аныңча булмаса, кычкырып та җибәрде. Гөлзирә аннан гел куркып яши, нәрсәне дә булса уртага салып сөйләшү турында сүз дә була алмый иде. Ире, гомумән, бик аз сүзле, эштән башка берни турында да уйламый торган, чын мәгънәсендә эш атына әйләнде.
Кемдер әйтер, әйбәт бит инде, рәхәтенә чыдый алмаган икән дип. Әмма, тормышы җитеш булса да, бер рәхәт көне дә булмады Гөлзирәнең. Бернинди наз, җылы сүз, ял-бәйрәм күрмичә, эшләп кенә торучы автомат-роботка әйләнә башлады ул. Иртән дүрттә-биштә торып, иртәнге ашын әзерләде, көндезгә ашын пешереп китте. Улын торгызып, эшкә барышлый башта бакчада, аннан мәктәптә калдырып китәр иде. Ире иртән алтыда ук чыгып киткәч, аңа өлгермиләр, автобуска калалар. Кич эштән кайткач төнгә кадәр, ял көннәрендә көне буе тәгәрмәч эчендәге тиен урынына бөтерелә Гөлзирә. Бөтен җир ялт иткән булырга тиеш: ире төзелештә эшләсә дә, бер киемен ике көн кими. Идәннәр дә көн саен юылырга тиеш. Ризыкның көн саен төрле булуы, җиренә җиткереп хәзерләнүе шарт. Бала карау эшкә саналмады. Ир бала булса да, Әсхәтне улы кызыксындырмады. Акча алып кайтып бирәм, сезгә тагын нәрсә кирәк, дип кенә кычкырыр иде.
Һәр нәрсәнең дә ахыры була. Алтын читлек эчендәге бу кол тормышы Гөлзирәне чиктән тыш арытты. Улына унтугыз яшь тулгач, Гөлзирә аның белән утырып сөйләште. Әтисеннән аерылып китәргә теләве турында әйтте, әлегә аерым фатиры булмагач, улына әтисе янында яшәп торырга киңәш итте. “Атаң мине монда кертмәс инде, үзең минем яныма гел килеп йөрерсең, яме”, диде. Улы аңлы бала, ник китәсең дип гаепләмәде, әнисе сөйләгәндә аңа төбәлеп карап, тик утырды. Күзләре генә акрынлап яшь белән тулышты да, тамак төере дерелди башлады. Ана белән ул кочаклашып елап алдылар.
– Мин моның шулай буласын аңлый идем инде, әни. Әти сине бер дә хөрмәт итми, кешегә дә санамый дип ачуым да килә иде. Ничек дөрес саныйсың, шулай эшлә. Мин инде студент кеше, минем өчен борчылма. Әти миңа бәйләнми ул, – дип, Хәлил кул сырты белән күзләрен ышкып алды.
Ни гаҗәп, Әсхәт аерылышуга каршы килмәде. Хәтта Гөлзирәгә искерәк кенә йорттан бер бүлмәле фатир да алып бирде. Гараж почмагында тузан җыеп яткан иске “Калина”ны да жәлләмәде. Булдыра алсаң, йөрерсең дип, авызын кыйшайтып, көлеп куйды. Шушы иске машина чын насыйп ярым белән кавыштырыр дип, Гөлзирәнең башына да кереп чыкмаган иде ул вакытта.
Иренең болай җиңел аерылышуын да тиз аңлады: озак та үтмәде, шәп кот­теджга хуҗабикә булып, иренең сәркатибе кереп утырды. Гөлзирә уйлаганча, гел эш аты гына булмаган икән Әсхәте...
Мөхәрләм белән кушылганда Хәлиленә егерме бер яшь иде инде. Менә озакламый университетны тәмамлар, өйләнер, үз тормышы белән яши башлар дип фикер йөртте Гөлзирә. Улы әнисенең Мөхәрләм белән кушылырга теләвенә каршылык белдермәде, элеккечә аларга гел килеп йөрде. Гөлзирә аны кунак сые хәзерләп каршы ала, рәхәтләнеп, эчләрен бушатып, сөйләшеп тә утыралар, бер дә ачу саклаган шикелле түгел иде Хәлиле. Кечкенә сеңлесен дә бик яратты. Улы инде балигъ кеше булгач, аның алдында үзен гаепле санамады, инде үзем өчен яшәргә дә хакым бардыр, дип уйлады Гөлзирә. Тик менә улының бу эше генә... Терелә генә күрсен инде.
“Минем кабат иргә чыгуымны авыр кичерде микәнни?! Әллә теге хатын бер дә көн күрсәтмәдеме икән? Мин аңа әллә бар, әллә юк, дип әйтә иде, бәлки мине генә борчырга теләмәгәндер?!” – дип әрнеп уйланды Гөлзирә, реанимация ишеге төбендәге эскәмиядә төн уздырганда.
Икенче көнне улын гади палатага чыгардылар.
– Әй, улым, улым! Ник уеңдагын әйтми йөрисең соң? Сиңа бу кадәр читен буласын белсәм, кабат иргә чыкмаган булыр идем. Сине олы кешегә санадым шул, – дип елады Гөлзирә, улының бер көн эчендә суырылып калган гәүдәсен сыпырып. Улы аңа яратып карады, сәламәт уң кулы белән кулыннан сыйпады:
– Мин ялгыштым, әни, гафу ит. Синең гаебең юк. Без Айзилә белән өйләнешергә уйлаган идек. Бер-беребезне яхшырак белү өчен, башта болай гына бергә яшәп карарга килештек. Айзилә үзе шулай теләде. Әмма ул бездә тора башлагач, әтинең хатыны аннан гел гаеп табып, теге эшләнмәгән, бу эшләнмәгән дип сүгеп тора башлады, әтигә зарланды. Әти тагын да ярсып кычкыра иде. Мескен Айзилә, аларга ярарга тырышып, чәче белән җир генә себермәде инде. Аннары түзә алмыйча, ташлап чыгып китте. Шул ачудан эшләнгән җүләрлек булды бу, әни!
Кичә Гөлзирәгә шалтыраткан кыз шул Айзилә булган икән. Ул арада үзе дә килеп җитте. Бик сөйкемле кыз икән, күрүгә ошатты аны Гөлзирә.
– Мин бюджеттагы эштә эшлим, социаль ипотекада чиратта торам. Сез фатиха бирсәгез, без Хәлил белән өйләнешер идек. Әлегә фатир яллап яшәп торырбыз. Хәлилнең әтисеннән берни дә сорамыйбыз, үз тормышыбызны үзебез корасы килә, – диде Айзилә күзләрен идәнгә төбәп.
– Миннән сезгә хәер-фатиха, – диде Гөлзирә, күз яшьләрен сөртеп. – Хан сараедай зур йортта ирексез кеше булып яшәгәнче, үзең булдырган җирдә, үзеңә үзең хуҗа булып яшәүләргә ни җитә?!.. Бәхетле булыгыз, балалар...

***
Хикәя "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,  17 декабрь 2015 № 51
Рубрика: ПРОЗА Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2890
ӨСКӘ