Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алты кешенең гомерен өзгән янгында Коръән китабы исән калган

8 Август 2014 1687
20 июльгә каршы төндә Кукмара районы Ядегәр авылындагы бер йортта янгын чыгып, алты кеше тереләй янып үлә. Туарга да өлгермәгән, карындагы сабыйны да исәпләсәң, җиде җан иясе...
20 июльгә каршы төндә Кукмара районы Ядегәр авылындагы бер йортта янгын чыгып, алты кеше тереләй янып үлә. Туарга да өлгермәгән, карындагы сабыйны да исәпләсәң, җиде җан иясе...

“Мондый хәлнең тарихта булганы юк иде”

Янгыннан соң өч-дүрт көн вакыт узгач, авыр уйлар белән шул якларга кузгалдым. Ядегәр матур гына авыл. Халкы да ачык йөзле. Беренче эш итеп авыл советы рәисе Илгиз Әминов янына сугылдым.

– Яңа вазыйфама июль башында гына керешкән идем, – дип сүз башлады рәис. – Бер атна чамасы элек бер ир-ат суда батып үлде. Хәзер менә шушысы... Мондый вакыйганың авыл тарихында булганы юк иде. Янгын төнге өченче яртылар тирәсендә чыкты. Һәркемнең йоклаган чагы... Төтенгә агулану аркасында берсе дә исән калмады. Тәкъдирләре шулай булгандырмы инде... Янгынны сүндерү оешкан рәвештә башкарылды үзе. Соңыннан район башлыгы да бик зур ярдәм кулы сузды, авыл халкы матди яктан әле дә ярдәм итеп тора...

Илгиз әфәнде авыр сулап кесәсеннән вафат булучылар исемлеген чыгарды:

– Менә алар... Йорт хуҗалары: Рөстәм Волков (1981 елгы) белән Зөлфия Заһидуллина (1974 елгы). Аларның уртак уллары: Айрат (2007 елгы) белән Айзат (2009 елгы). Зөлфиянең башка ирдән туган кызы Рузилә (1995 елгы) һәм аның ире Искәндәр Хәкимҗанов (1993 елгы). Искәндәр үзе Арча районы Түбән Оры авылы егете. Урыннан да тора алмыйча, барысы да янып беткәннәр...

Зөлфиянең алты баласы бар иде. Иң олысы – Илфат (24 яшь) Казанда яши, әле күптән түгел генә өйләнде. Илгиз белән Илназы янгын чыккан йортта әниләре белән яшәде (Рузилә белән Илназ – бер, Илгиз белән Илфат икенче ата балалары. – авт.). Алар ул төнне урам йөрергә чыгып китү аркасында гына исән калды... Илназны Шәмәрдән бистәсендә яшәүче әтисе үз янына алам дип тора. Әлегә ул хастаханәдә ята. Гөжләп янган йортны күргәч, малайларның шундук хәле начарайды. Алга таба Илгизгә йорт юнәтү турында уйлыйбыз. Әлегә экспертиза нәтиҗәләре билгеле түгел. Мәскәүдән дә килергә тиешләр. Тәмәкедән, йә ут чыбыгыннан чыккан дип баралар, – диде Илгиз Госман улы.

“Төнге 11гә кадәр урамда йөргәннәр”

Рәис белән аралашкач, Рөстәм Волковның әнисе Сәвия Мөхәммәтҗанова йортына юл алдым. Ләкин үзен өйдә туры китерә алмадым. Мәрхүмнәрнең иртәгә өчесе булырга тиеш икән, азык-төлек алырга дип Кукмарага киткән булып чыкты ул. Кызы Гөлия белән сөйләштек:

– Без гаиләдә дүрт бала булганбыз, – дип сөйләп китте танышым. – Абыйларым Рөстәм, Илшат, Ришат һәм мин. Ришат абыем 8 яшендә суга батып үлгән. Мин ул вакытта кечкенә идем. 9 сыйныфта укыганда әни тагын ике кыз баланы тәрбиягә алды. 18 яше тулгач, берсе чыгып китте, икенчесе, Илшат абыйга кияүгә чыгып калды. Ике кечкенә балалары бар хәзер...

...Рөстәм абыйлар башта иске генә йортта яшәде. Аннары ике бала тугач, “Ана капиталы”на йорт сатып алдылар. Өч-дүрт ел гына торып калдылар менә... Айрат белән Айзат җомга көнне бездә кунган иде. Шимбә көнне җизнәсе һәм Рузилә апалары кайткач, өйдә йоклыйсылары килгәндер инде. Төнге 11ләргә кадәр апалары белән бергәләп урамда йөргән, Ядегәрдәге туганнарына да барып кайтканнар. Сагынган булганнардыр, Рузиләнең берничә ай кайтканы юк иде инде авылга...

Гөлия белән байтак кына сөйләшеп утырсак та, Сәвия апаның үзен күреп аралашасым килде. Аның кайтканын көтеп торган арада, фаҗига урынын күрәсе иттем.

“Булыша алмадык”

Урам башына килеп керү белән, әллә каян ук күңелгә шом биреп торучы мичкә игътибар итәсең (Мәскәүдән тикшерү килергә тиеш булганга, фаҗига урынын җыештырырга рөхсәт бирмәгән иделәр әле ул көнне – авт.). Әйтерсең, “Мин генә утырып калдым шул инде” дия ул. Ә менә хуҗаның матур итеп яшел калай белән тышлаган капка-коймасына, йорт артында гына урнашкан мунчага ялкынның көче җитмәгән.

Капканы ачып эчкә узам. Күңелдә авыр хис. Гөрләп торган тормыш юкка чыккан. Шушында сабыйлар гомере өзелгән. Йорттагы һәрнәрсәне ялкын ялап үтеп, күп нәрсәне көлгә әйләндергән. Аяк астында ятучы янган велосипедны күргәч, йөрәк кысылып куйды...

Фаҗига булган урыннан чыккач, урамда сөйләшеп торучы ике күрше хатыны янына килдем. Исемнәрен әйтергә теләмәделәр.

– Бу вакыйгадан әле дә тынычлана алмыйбыз. Күңел ышанмый. – диде алар. – Без йөгереп чыкканда йортны ялкын чорнап алган иде инде. Берничек тә ярдәм итеп булмады... Начар гаилә түгел иделәр. Рөстәм Казанга йөреп эшләде. Зөлфиясе йорт-җирне карады, хуҗалыктан сөт җыйды. Бик тырыш хатын иде. Төн дип тормады, бау тутырып керен юып элде. Балаларның өс-башын чиста йөртте. Каз-чебиен үстерде. Бакчасында бер чүп тотмады. Бәрәңге эшендә икешәр-өчәр сменада эшләп кайткан чаклары да булды. Эштән кайткач, ярдәм сораган авыл халкына барып өен дә юышты, ялгыз карчыкларның чүбен утады... Көзге пычракларда атналар буе кызы белән кеше өчен сыер көтүенә чыгып та йөрде әле. Малайлары да көтү көтте. Каян да акча юнәтергә тырышып яшәделәр, – дип бары яхшы яктан гына искә алдылар әлеге гаиләне.

“Әни, мин барыбер үләм инде...”

Янып, көлгә әйләнгән йортны карап хәйран калып йөргәннән соң кабат Сәвия апаларга киттем.

– Рөстәм үзенең үләсен алдан ук сизенде... – дип шунда ук сүзен башлады кара кайгыга баткан Сәвия апа. Сөйләшкәндә күз яшьләрен тыя алмады, мескенкәй. – Ике улым да (Илшат белән Рөстәм) Казанда төзелештә эшләде. Рөстәме: “Әни, быел сезнең өйнең түбәсен ябабыз, үземнең коймаларны аска кадәр эшлим. Быелга шул җитеп торыр”, – дип планнар корды. Эш кораллары сатып алып, бөтен нәрсәне үзе эшләде. Кулы алтын иде балакаемның. Әмма бер ай элек кенә көчле инфаркт кичерде. Хастаханәдән кайтканына бер генә атна иде әле. Шимбә көнне: “Рөстәмнең хәле начараеп китте”, – дип килен шалтыраткач, аларга чаптым. “Әни, нәрсәдер була, эч пошуга чыдар хәл юк. Барыбер үләм инде мин. Берүк балаларны калдырма”, – дип мине кочаклап елады. Мин дә түзмәдем, аркасыннан сөя-сөя күз яше түктем. “Улым, әллә нәрсә сөйләмә әле. Андый уйларны башыңа кертмә”, – дип тынычландырырга тырыштым. Мин өйгә кайтып киткәндә хәле яхшырган иде. “Тыныч төннәр, улым”, дип чыгып киттем. Ә оныкларым Рузилә апалары белән киленнең энеләренә кунакка китте. Мондый хәл буласын белсәм, барысын да җыеп, үз йортыма алып кайтыр идем. Янсын иде шунда йортлары гына.

Сәвия апага тормыш юлында күп авырлыклар күрергә туры килә. Ике ирен җир куенына сала. Бер улы 8 яшендә суга батып үлә. Аннары янгын дигән афәтнең дә алар нәселенә беренче тапкыр килүе түгел икән инде. “Юан бүрәнәләрдән йорт салып кына чыккан идек, – дип сөйли Сәвия апа. – Беренче ирем үлгәч берүзеңә авыр дип, димләп икенче иремә кияүгә бирделәр. Беренче иремнең елын үткәрергә җыенып йөргәндә, йортыбыз янып көлгә әйләнде. Ул көнне ут беткән иде, икебез дә эштә. Өйдә үзе генә калган дүрт яшьлек Рөстәм шырпы белән уйнап, ут чыгарган. Үзе чыгып кача алган иде...

Быел мәктәпкә керергә җыенып йөргән оныгы Айрат та, үләсен сизгәндәй, балалар бакчасындагы чыгарылыш альбомын: “Әби, бу синдә торсын әле”, – дип китереп биргән. Сәвия апа шул баланың фотосына карый да, тагын күңел яраларын кузгала. “Үскәч зур “КамАЗ” алам. Сиңа күп итеп печән алып кайтам. Тәмле мәмиләр ташырмын”, – дип хыялланган сабый. Әтиләре белән әниләре эштә чагында Айрат белән Айзат гел әбиләрендә булган.

– “Әби, без килдек, чәй эчәсебез килә!” – дип килеп кергән балалар күз алдында юкка чыкты... – дип күз яшен сөртә Сәвия апа. – Айрат туганда Зөлфия белән Рөстәм начар йортта яши иде. Кыш айлары. Шуңа Айратны ул вакытта үзебезгә алып кайттык. Дүрт айлап монда тордылар. Балакаемның теле дә “әби” дип ачылды. Чыгарылыш кичәсенә дә мин бардым. Әз генә ятып торганымны күрсә: “Әби, авырыйсыңмы әллә син? Әби, үләсеңме әллә син?” дип елап, хәзер яныма килеп җитә иде. Анысы бигрәк тә йөрәктә. Ашагач, дога кылырга өйрәнде. Минем намаз укыганымны караватка утырып, карап торыр иде. Үзенчә тәсбих тартып утырды. Дингә тартылды.

– Төшләрегезгә кермиләрме?

– Ике оныгымны гына күрдем. Имеш, өйгә кайттылар. Ләкин эченә кереп җитә алмадылар. Әллә уянып киттем, әллә оныттым. Ә менә Илшатның төшенә Рөстәм ярдәм сорап керә. Әлеге хәлләр булганчы да мәетләр белән төш күреп, саташып беткән идем. Ул вакытта нәрсәгә дә юрарга белмәдем.

– Шунысы могҗизалы, янгында бөтен нәрсә янып көлгә әйләнсә дә, йорттагы Коръән китабына бернинди дә булмаган.

– Коръәнне үзем күрдем. Әз генә кырыйлары кара көйгән. Әмма эчендәге бер генә хәрефкә дә зыян килмәгән иде, – диде Сәвия апа. Мин сөйләшкән күрше хатыннарның берсе дә бу хәлнең шаһиты була.

Яңа танышым тормышта сынауларны күп күрсә дә, шактый сабыр ханымга охшаган. Иртәнге бишенче яртыларда янгынны сүндереп бетергәч, мәетләрне табып чыкканнарын да карап торган ул. Ярырга алып баргач, йөзләренә карарга да курыкмаган:

– Соңгы тапкыр күрим дип, һәммәсен карап чыктым. Мәетләрне яручы Тәлгать абый: “Төтенне бик каты сулаганнар. Шуңа торырлык хәлдә булмаган алар”, – диде...

  Килен белән үзара мөнәсәбәтләрен дә сорамый булдыра алмадым. Дөрес, баштагы мәлдә араларында кара мәчеләр чабулашып алган. Бер яктан карасаң, ана кешенең дүрт балалы, үзеннән җиде яшькә олырак хатынга улын өйләндерәсе килмәве аңлашыла да кебек. Ләкин шуңа да карамастан, соңгы елларда дус-тату, аңлашып яшәгәннәр.

  – Киленне үз балам шикелле якын итә идем. Көн саен иртән, эштән кайтышлый миңа кагылмыйча китмәде. Бик тырыш, чиста булды. Эштән кайткач өйдә тик ятмады. Кемгә бакча казышты, кемгә өй юышты. Бервакытта да “арыдым”, “юк”, “авырыйм” дигән сүзен ишетмәдек. Киресенчә: “Әни, әйт кенә, хәзер килеп булышабыз”, – дип торды...

Әңгәмәбез вакытында Сәвия апа берничә тапкыр акчалата ярдәм күрсәткән Кукмара районы башлыгы җитәкчесе Рәхматуллин Равил Шәйдәүләт улын телгә алды. Күмү чыгымнарын тулысынча үз өстенә алган җитәкче. Барлык ярдәм кулы сузучыларга, авылдашларына үзенең зур рәхмәтләрен җиткерергә кушты әңгәмәдәшем. Ә соңгы сүзен “Аллаһы Тәгаләнең биргән сынаулары шуның белән бетсен иде инде”, – дип тәмамлады.

Соңгы сүз

Күп тапкырлар кабатланган мәкальне искә төшерми мөмкин түгел: “Бурдан кала, уттан юк”. Хак сүзләр. Бу очракта ялкын йорт-җирне генә түгел, адәм балаларының чәчәктәй гомерен өзгән. Урыннары җәннәттә булсын! Тәкъдирме бу, ялгышлыкмы, һәркем үзенчә фикер йөртә. Янгында якыннарын, туганнарын югалтканнарга, башларына әйтеп бетереп булмаслык олы кайгы килгәннәргә Ходай сабырлык бирсен! Әлеге вакыйгадан гыйбрәт алып, ут-газга, сүндерелми ташланган тәмәке төпчекләренә тагын да игътибарлырак булсак иде. Шушындый фаҗигаләр кабатлана күрмәсен, Алла сакласын...

Статистика

2014 елның биш аенда Татарстан буенча барлыгы 1423 мең янгын очрагы теркәлгән. Янгыннар вакытында 98 кеше үлгән, 115е төрле җәрәхәтләр алган. Ә китерелгән мадти зыянның күләме 600 миллион сумны тәшкил итә.


Нәзилә ХУҖИНА
Казан – Кукмара – Ядегәр – Казан.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1587
ӨСКӘ