Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Чәчемне кесәгә салып йөрергә хыялланам”

18 Март 2016 1641
"Акчарлак" газетасының "Озын толым – горурлыгым" бәйгесендә катнашучы кызларыбыз.
Алсу Мусина 1991 елның 26 сентябрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында туып-үсә. Хәзерге көндә кадастр инженеры булып эшли.

– 8 сыйныфта укыганда озын чәчле кыз турында бер кино караган идем. Исемен хәтерләмим. Ул кинодагы актрисаның чәче шуның кадәр озын ки, ул аны кесәсенә салып йөри иде. Шул чакны мин дә озын чәч үстерү хыялы белән яна башладым. 9 сыйныфтан соң бер дә кистермәдем, очларын гына тигезләп тордым. Чәчемә күпләр сокланып карый, “су анасы” дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Тик әлегә толымнарым кесәмә салып йөрерлек түгел. Хыялымны тормышка ашырасы иде.

Рамилә Гарифуллина, 5 яшь. Биектау районы Татар Әйшәсе авылыннан.

– Әле чәчемне үстерә башлаганга 3 кенә ел. Әниемнең дә чәче бик озын иде. Алла боерса, мәктәпкә укырга кергәндә чәчләремә зур ап-ак бантиклар куеп барырмын. Әлегә Арча районы Кәче авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасына йөрим. Сезнең газета аша дус кызларыма, тәрбияче апаларга зур сәламнәр җибәрәм. Мин аларны бик яратам.

Назилә Хәсәнова Теләче районы, Сауш авылыннан.
Белеме: КНИТУның 2 курсында укый;
Чәч озынлыгы: 96 см.

– Бервакыт кечкенә чакта төшкән фотоларыма карап утырдым. Ә анда мин гел кыска чәчтән. Моны күреп күңелем төште һәм үстерергә кирәк дип үз-үземә сүз бирдем. 9 сыйныфтан бирле кистергән юк. Очларын гына тигезлим. Көндәлектә урап, өскә җыеп йөрергә яратам. Дусларым “Рапунцель” дип шаярткалый. Кайсылары “сиңа шарф та кирәк түгел инде” диләр. Чәчемне кыш көне атнага бер, җәен ешрак юам. Коелмасын һәм ныгыту өчен кычыткан, әрекмән тамыры, календула чәчәге, утчәчәк төнәтмәләре белән чайкыйм.




Рубрика: ЯШЬЛӘР МӘЙДАНЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ