Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алсу Хәсәновага әллә күз тидеме?

10 Ноябрь 2015 1948
Журналист Габдерәхим  Питрәч районының Шәле авылына кайтып, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнованың әнисе, ире белән аралашып килде.
– Алсуның үлеме ничек булды?

– Тыныч кына китте. Соңгы сулышына хәтле: "Әти-әни, апай, җизни, рәхмәт, миңа рәнҗемәгез, мине догадан калдырмагыз", – диде. Җан бирү мизгелләрен сиздем: "Әйдә, кызым, "лә иләһә иллаллаһ" дип кабатла", – дидем. Кабатлый, тешләре дерелди. Өч мәртәбә әйттердем. Кычкырып Коръән укый башладым. Өченче тапкыр су каптырганда тешен кысты да тыныч кына китеп барды.

– Үләсен белдеме?

– Белмәде. Кәгазьгә язып куйган: "Мин яшим! Мин яшим! Алла боерса, инша алла", – дип. Соңыннан белгән инде... Апасының олы малае Фәнилгә фатирын, кечкенә оныкка машинасын калдырган. Әбиебезгә 90 яшь, "Мин керергә тиеш идем кабергә, ул түгел", – дип елый.

ГАБДЕРӘХИМ

P.S. Интервьюның тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 12 ноябрь көнне чыгачак 46 нчы санында укый аласыз.


Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 913
ӨСКӘ