Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алсу Гайнуллина: “Үткәннәр белән яшәмим”

21 Март 2013 2199
– Алсу ханым, уйналмыйча калган рольләрегез бармы?

– Һич кенә дә юк! Шөкер, үз вакытында Марсель Хәкимович җитәкчелегендә бик күп уйнадым. Ул миңа берсеннән-берсе шәп рольләр биреп торды. Күп кенә актрисалар хыялланып та уйный алмый калган рольләрне уйнадым мин. Ул миңа ышанды һәм мин хәлемнән килгәнчә аның ышанычын акларга тырыштым.

– Марсель Сәлимҗанов сезне бик яратты: “Роль бирсәң, Алсу шул роль белән авырый башлый, бик тырыш, театрдан чыкмый”, – дип әйткән иде миңа биргән интервьюсында. Бу тырышлык каян килә?

– Тырышмасаң бик кыен, безнең эштә бигрәк тә. Көрәшергә, тырышырга кирәк. Эшкә, кешеләргә, дөньяга мөнәсәбәтең уңай булганда гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була.

– Марсель абый төшегезгә керәме?

– Мәрхүм булгач еш керә иде. Хәзер тынычланды бугай, сирәгрәк керә. Төшләрне бик сөйләргә ярамый, дөрес юрамаулары бар.

– Сагынасызмы?

– Билгеле, сагынам. Ничек инде аны сагынмаска мөмкин? Марсель Хәкимович театрда минем өчен икенче әтием булды һәм мин аңа мең рәхмәтле!

– Төп рольләр уйнадыгыз, Камал сәхнәсен дер селкетеп яшәдегез, шул чорларны юксынасызмы?

– Үткәннәр белән яшәмим. Алар рәхәтлек, яктылык бирә, әмма бит ул узган. Әйбәт вакытлар, матур чорлар, яшьлек узган. Күбрәк бүгенге көн белән яшим, киләчәкне уйлап та артык хыялланмыйм.

– “Курчак туе” спектаклендә сез фахешханә хуҗасы Наташаны уйнарга теләмәгәнсез икән?

– Пьесаны укыганнан соң, Наташа образын яратмадым, уйныйсым килмәде. Пьесаны укыганда бертөрле тыңлыйсың, күнегелгән штамплар белән укып китә идем. Фәриткә бик рәхмәтлемен, ул аны шул кадәрле тирән, уйлый торган кеше иттереп ачты. Хәзер инде Наташа соңгы рольләрем арасында яратканы дип тә әйтергә була.

Алсу Гайнуллинаның театрда бүген дүрт роле бар: “Арбалы хатыннар”, “Хан кызы Турандык”, “Кара чикмән” һәм “Курчак туе” спектакльләрендә. Дүрт спектакльдәге рольләрнең холык­лары кызыклы, бер-берсенә охшамаган. Илгиз Зәйниевнең “Әрем” әсәре буенча премьера әзерләнә, анда актриса мәхәббәт сәхнәсен уйнарга тиеш. Лаеклы ялда булган Алсу Гайнуллинаның мәхәббәт сәхнәләрен инде уйныйсы килми.

– Соңгы вакытта мин сезне яулыктан күрәм...

– Хатын-кызны яулык, баш киеме бизи. Элек рус, инглиз, француз хатыннары да яулык бәйләгән.

– Сезне сокландырган хатын-кыз бармы?

– Әнием. Ул 1991 елда мәрхүм булды, миңа ул вакытта 37 яшь иде. Тугызынчы бала булып туганмын. Камил, чын гаиләләр була: ир кеше – үз, хатын-кыз үз урынында, бу минем әти белән әни иде. Алар арасында мәхәббәт, бер-берен аңлау, юл кую бар иде. Әти – коммунист, җитәкче кеше. Әни 9-12 яшендә намазга баскан һәм беркайчан да намазын калдырмаган. Әти шуңа сүз әйтмәгән. Шундый авыр чорлар. Әни яшереп намаз укыган, ураза тоткан, яшереп сәхәрләргә торган. Авыл җирендә бит кеше бер-берсен бик яхшы белә. Ул чорда атеизм, дин тотарга ярамый. Әнинең дин тотуы әтигә бик зур зыян китерергә мөмкин булган. Шуңа әни бөтенесен яшереп эшләгән. Сәхәргә торгач, башта тәрәзәгә кара пәрдә томалаган, абынмас өчен аз гына керосин лампасын яндырган да, сәхәр ашаган. Җәй көннәрендә, ураза туры килгәндә, күрше хатын-кызлары белән көтү озатырга чыкканда уразада икәнен белгертмәс өчен көнбагыш чирткән булып кыланган. Әти шул вакытта да әнигә бер сүз дә әйтмәгән:

“Укы, карчык, укы, минем өчен дә укы”, – дип эшкә чыгып киткән. Шундый матур гаиләдә үстем мин. Дүрт апам, дүрт абыем бар иде, ике абыем сабый чакта вафат булган. Без гаиләдә ямьсез сүз ишетмичә үстек, мин аларга моның өчен мең рәхмәтле. Үзебез гаилә коргач, әни: “Кызым, балага “оятсыз” дигән сүзне дә әйтмәгез”, – диде. Мин бу сүзләрнең асылын соңыннан гына аңладым. “Оятсыз” дигән сүзне ишетеп үсмәдем һәм үз балама да ул сүзне әйтмәдем. Балага көнгә ничә мәртәбә: “Ник дәресеңне эшләмәдең, ник өстәлеңне җыймадың, оятсыз!” – дип әйтеп тор әле. Ачуланганда да “акыллым” дип ачулану әйбәтрәк бит инде.

Алсу Гайнуллинаның апасы биегән, абыйсы җырларга яраткан, әмма аларны әниләре сәнгать юлыннан җибәрмәгән. Алсуга исә сүз әйтмәгәннәр. Алсуның театрдагы уңышларына сөенеп, бик риза булып бакыйга күчкәннәр.

– Алсу ханым, татар хатыны нинди булырга тиеш?

– Сабыр. Ир-атка да сабырлык кирәк. Тыйнаклык та комачауламый, бизи генә. Шәүкәт абый бик тыйнак иде. Ринат Таҗетдинов, Рузия Мотыйгуллиналар бик тыйнак һәм сабыр.

– Сезгә сабырлык җитеп беттеме?

– Төрле чаклар, холыксызланган, тәртипсезләнгән вакытлар да булгандыр. Адәм баласы бит ул. Тыйнаклык әйбәтрәк, әмма тыйнак булуы җиңел эш түгел.

– Педофиллар күбәйде, сез мәктәптә укыганда мондый галәмәтләр булмагандыр?

– Без үскәндә илебез ябык ил иде. Андый нәрсәләр булмады, тыныч үстек. Балаларны үстергәндә дә ул нәрсәләр юк иде әле. Аларны урамга чыгарып җибәрергә курыкмый идек. Оныгым булгач борчылам, ярый әле ул кечкенә, җитәкләп йөрибез. Ә бит ул да үсәчәк, гел безнең белән җитәкләшеп йөрмәячәк. Замана бик катлаулы, бик борчылам. Заманында илдә затлы гаиләләр, затлы кешеләрне юкка чыгардылар, бу шуларның нәтиҗәсе дә дип уйлыйм. Хәзерге тәртипсезлек шул чорлардан башланмады микән?

– Баланы ничек сакларга?

– Гаилә үзе генә бернәрсә эшли алмый, хөкүмәт, система карарга тиеш. Шунысы да бар: гаиләдән, ата-ананың балага, ата-ананың бер-берсенә мөнәсәбәтеннән күп нәрсә тора. Тел белән түгел, үрнәк белән тәрбияләп була диләр.

Һәр артист кебек, Алсу Гайнуллина да бөтен роль текстларын саклый икән. Истәлек өчен генә түгел, кирәк булуы да бар.

Тукайны, Аяз Гыйләҗевны, татар, рус классикасын укырга ярата. Театр, кино, концертларга бик йөрми. Соңгы елларда өйдә булырга тырыша, әби ролен башкара.

– Актриса Римма Маркова “Ванга” турындагы унике серияле фильмда төшүдән баш тарткан, ул анда Ванганы уйнарга тиеш булган. Батюшка аңа: “Не снимайтесь!” дигән. Алсу ханым, мулла әйтсә, сез дә рольдән баш тартыр идегезме?

– Хәзерге вакытта, билгеле, мулланы тыңлар идем. “Илгизәр+Вера” спектаклендә Марсель Хәкимович бервакытта да сәхнәдә чукынырга рөхсәт бирмәде. Хәзер дә чукыну ише нәрсәләр юк.

Алсу Гайнуллина ихлас кеше. Күп вакытта аны аңлап та бетермәүчеләр була, аның сүзләрен үзләренчә кабул итеп, үпкә белдерәләр икән. Шул вакытта ул югалып кала. Ул бәлки кирәгеннән артык ихластыр, кирәгеннән артык кешеләргә ышанадыр? Бу аның холкы, әзрәк сак булса ярый инде анысы. Үзен хаксыз дип тойса, гафу үтенүне авырга санамый. Хаклы булса да гафу үтенергә мөмкин. Актриса бик кече күңелле. Ул фәкать үзен бик авыр кичерә, газаплана. Соңгы вакытта үз-үзен дә кичерә белергә өйрәнгән. Гаепне күбрәк үзеннән эзли. Бу аның яхшы, бәлки җитешсез ягыдыр. Гаделсезлек булганда холыксызланып та алырга мөмкин.

– Алсу ханым, сез бит актриса, тормышта да уйныйсызмы?

– Уйный алмыйм. Тормышта оста итеп уйнаучыларга кызыгам. Уйнарга кирәк, гел турысын гына бәрергә дә ярамый. Туры әйткән туганына ярамаган.

– Актрисага гаиләне саклау җи­ңелме?

– Гаиләне саклау беркемгә дә җиңел түгел.
Алсу Гайнуллина белән әңгәмә вакытында сәхнәгә чын Коръәнне алып чыгарга ярыймы-юкмы икәнлеге хакында да сүз барды. Бу уңайдан “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек. “Коръәннең үзен сәхнәгә чыгарырга ярамый, ул изге китап, – диде хәзрәт. – Аны кадерләп тотарга кирәк. Иң хәтәре – аны артистлар тота, ә аларның тәһарәте бармы, юкмы? Коръәнне тәһарәтсез тотарга ярамый, бу – зур гөнаһ. Бутафория гына булса, хәерле булыр иде. Хатын-кызга күрем вакытында да Коръәнгә кагылу тыела. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Коръәнгә бары тик чиста кешеләр генә кагыла”, – ди. Кайвакыт түрәләргә Коръән бүләк итәргә тырышалар, киңәш итмәс идем. Алар аның белән нишләргә икәнен белми, тузан җыеп ята, тәһарәтсез тоталар, ихтирамсызлык күрсәтәләр. Коръәннең нәрсә икәнен аңлаган кешегә генә аны бүләк итәргә киңәш итәм”.

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2588
15 Июнь 2020 11:42 1554
ӨСКӘ