Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алмаз Мирзаянов: “ Яшисе килмәгән чаклар да була…”

22 Апрель 2019 662
Юморист, алып баручы буларак Алмаз Мирзаянов исеме халыкка әзме-күпме таныш, ә менә җырчы буларак ул яңарак кына таныла башлады. Шулай булса да, күптән түгел Казанда шәп концерт куйды. “Әкренләп аңлый башладым бугай. Казанда концерт куйганмын икән бит! Казанда! Мин! Бер хыялый бала. Моннан ун ел элек стенага “Алмаз Мирзаянов концерты! Казан!” дип кулдан гына афиша язып элеп куйган идем. Шуннан бирле хыялландым. Хыял шундый көчле хис икән”, – ди ул хис-тойгыларыннан арына алмыйча. Тамашачының җылы фикерләрен җитәрлек тыңлагач, Алмазны әңгәмәгә дәштем.
– Алмаз, син бик рәхәт, тирән мәгънәле кешегә охшагансың. Тормышта нинди кеше син?

– Авыр кеше. Басым ясаганнарын, өйрәткәннәрен яратмыйм. Үзем белән канәгать булмаган, яшисе килмәгән чаклар да була. Шул ук вакытта гади, усаллыгым да бар. Үзем сәер булгач, янәшәмә автомат рәвештә сәерлек белән туендырып торучы кешеләр җыела. Аларның сәерлекләре шулкадәр тәмле, аны аңлатып бетерә торган түгел.

– Нинди гаиләдә туып-үстең?

– Әти-әни, ике апам бар. Апалардан калганны киеп үстем. Урамда кызыл гамажлы малай йөрсә, Алмаз булыр иде. Җиде яшькә кадәр әби белән йоклаганмын. Анысын да яшермим, чөнки башка йоклар урын юк иде. Әби: “Улым, армиягә дә мине алып барырсың инде, автоматыңны күтәреп йөрермен”, – дип төрттерә башлагач, әниләр диван алып куйды. Әти белән әни бүген пенсиядә. Шулай булса да, әни балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Өйдә эшсез ята алмый ул.

Картиналар ясый, бәйли, шигырьләр яза. Гомумән, әни бик кызык кеше. Безнең планета кешесе түгел дим аны. Беркөнне җылы, икенче көнне салкын булырга мөмкин. Ай белән кояш кебек. Әни турында да сөйлим концертта.

– Ике апа арасында үскәч, иркә бала булгансыңдыр инде?

– Иркәләп, назлап кына үстермәделәр. Чын авылча тәрбия алдым. Әнинең кочаклап утырганын хәтерләмим. Бер чорда әти белән аралар салкынрак та булып алды, хәзер аралашабыз. Авыл әтиләре шундый булырга тиеш дип кабул итәм.

– Әнинең кочаклап утырганын хәтерләмим дисәң дә, “Инстаграм”да кочаклашып төшкән җылы фотоларыгыз күп...

– Соңгы елларда әни тарафыннан йомшаклык сизелә. Еш кайтып булмагач, сагынуы ныграк микән? Үзем дә кадерләргә, хөрмәтләргә тырышам. Без бер дулкында, җеннәребез туры килә. Хыялыйлык та әнидән күчкән.

– Ике метрлы егет сәхнәгә тәүге адымнарын кечкенә юләр малай образында ясады. Тәнкыйте дә булды. Артка борылып карагач, үкенмисеңме?

– Мин бер генә көнемә дә үкенмим. Үземчә, рәхәт итеп яшим. Ул образда кечкенә вакытымны күрсәттем дисәм дә була. Бүген дә сөйлим аны. Халык тамаша залыннан үзе сорап ала хәтта. “40 ягына чыккач сөйләп йөрү әллә ничек, сөйләмим инде”, – дим. “Юк, юк, шуны карарга килдек”, – диләр. Күпмедер дәрәҗәдә мине халыкка таныткан образларның берсе ул.

– Бүген сәхнәгә яңа чыккан артист нинди авырлыклар белән очраша?

– Төркем җыю авыр. Миннән биючеләр сорыйлар. Юк алар бүген. Булганнары да үз аякларына үзләре абынып йөрүчеләр. Булуларыннан булмаулары хәерлерәк. Биючеләр белән бергә чыгып караган идем, туры килмәдек. Аллага шөкер, бүген менә дигән төркем тупладым. Арттырып әйтмим, аларның һәрберсе шәхес.

– Концерт оештыру ягына килсәк?

– Бу яктан ачуны китергән нәрсәләр бар, әлбәттә. Авылларга концерт белән йөрмиләр дип зарланалар. Ә килергә җыена башласаң, кайбер клуб мөдирләре документ таләп итә башлый. ИП кәгазьләрең булырга, башта яннарына кайтып кирәкле җирләргә мөһерләр суктырырга тиешсең. Кайбер җиргә шалтыратып сөйләшү дә җитә. Бер авылда аренда өчен 10%, икенчесендә 20% алып калалар. Ямьсез итеп каршы алучылар була, бөтенләй “килеп йөрмә” дип, бөтен авыл өчен җавап бирүчеләре дә очрый.

– Уңышларың өчен ихлас күңелдән сөенүче сәхнә дусларың бармы?

– “Синнән булачак”, “синдәй артистлар кирәк” дигән артист дусларым бар. Билгеле, алар сирәк. “Сиңа кирәк түгел бу, интекмә, җырлап азапланма”, – дип киңәш өләшүчеләре дә очрый. Үзләре юньле эш күрсәткән кеше дә түгел инде алар. Азапланмыйм, бары сәхнәдән халыкка әйтәсе килгән фикерем бар. Җырчы булырга дигән максатым юк. Үз тавышымның ни дәрәҗәдә икәнен генә беләм. Җырларны да шулай сайлап алырга тырышам. Әйтәсе килгән фикер була бит, сүздән соң мин аны шигырь белән җөпләп карыйм, шигырь белән дә әйтеп бетерә алмасам, җыр белән нокта куям.

– Өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?

– Гафу, өйләнү темасы ябык.

– Буйдак егеткә ашарга пешерү, өй җыештыру эшләрен үзенә башкарырга туры киләдер. Авыр түгелме?

– Ашарга пешерә алам, өйне җыештырасы юк. Бүген бертуган апам һәм аның улы белән яшим. Ул аерылган. Бала белән ялгыз яшәмәсен өчен үз яныма чакырып алдым. Энемне тәрбиялим дип авыз тутырып әйтә алмасам да, мине кабатлап үсеп килә, үз улым шикелле.

Үзем дә шулай якын күрәм. Аңа инде 15 яшь. Хәзер Рафаэльгә әти бик кирәк. Мин аңа әтине алмаштырам.

– Күңелеңне ниләр борчый?

– Социаль челтәрләр заманасы бит. Интернетта йөзләгән яхшы комментарийлар килә. Шулар арасында бер-ике кәкресе була. Әнә шунысы күңелгә тия. Сәхнәдә дә, тормышта да сүз белән юк итәләр дә куялар. Сәхнәдә эшли торган кеше буларак, минем дә төп коралым – сүз. Шуңа үземә дә сак булырга кирәк.

– Күңелең кайткан кеше белән араны төбе-тамыры белән өзәсеңме? Әллә исәнләшеп булса да йөри аласыңмы?

– Элек араны өзеп, еллар буе да сөйләшмичә йөри ала идем. Соңгы вакытта күперләрне яндырмаска дигән принципта торам. Ул бит барыбер күңелдә тора, эчтән ашап, энергияңне генә бетерә. Шуңа да квршылыкларга тынычрак мөнәсәбәттә калырга тырышам. Тормышта иң куркынычы бу.



*    *    *

"Акчарлак" газетасының алдагы саннарында басылган әңгәмә, 14 март № 10
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1385
ӨСКӘ