Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алмаз Галимҗанов: “Борчылмагыз, мәхәббәтне рәхәтләнеп уйныйм...”

4 Март 2019 676
Яңа ел башында “ТНВ” каналыннан Нурания Җамалиның “Җылы эзли җаннар” дигән яңа фильмын күрсәттеләр. Тамашачы яратып кабул итте аны. Ә менә фильмда төп рольләрнең берсен уйнаучы Камил исемле чибәр егет күп кызларның хушын алды. Кем соң ул? Артистлык белеме бармы? Фильм вакытында нинди кызык хәлләр булган? Алмаз Галимҗанов барысын да тәмләп сөйләде.
– Алмаз, кинода төшү балачак хыялың идеме?

– Әйе. Әмма бу хыялымны үземнән башка беркем дә белми иде. Мәктәптә укыган елларда театр түгәрәген Фердинанд абый Хафизов җитәкләде. 9 сыйныфта укыганда, ул мине күреп алып “Татар егете” бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясады. Анда гран-при яуладым. Шул көннән тормышым, гомумән, дөньяга карашым тулысынча үзгәрде. Мәктәпне тәмамлагач, кая укырга барырга, кайсы юлны сайларга дигән сорау алдында калдым. Чөнки минем алдымда ике юл иде. Беренчесе –төзүче булу. Икенче юл – мәдәният университетына керү. Әти-әнием белән киңәшләшкәннән соң, ир-егетләр өчен җитдирәк һөнәр алырга кирәк, дигән фикергә килдем. Шулай да күңелем һаман сәнгатькә тартылды. Ике ел Миңгол абый Галиевтан җыр дәресләре алдым, бер ел “Сорнай” ансамблендә эшләдем.

– “Җылы эзли җаннар” фильмына ничек килеп эләктең?

–“Манзара” тапшыруында Нурания апа Җамалиның яшьләрне кастингка чакыруын ишетеп калдым. Килеп керсәм, шыгрым тулы халык, барысының да кулында кәгазь, нәрсәдер ятлыйлар. Башта берникадәр куркып калдым. Шулай да теләк көчле, чират алдым. Берәм-берәм кертәләр, мин иң соңгы булып кер­дем. Кулымда текстым да юк иде, телефоннан нидер укырга азапландым. Жюри әгъзалары да инде арыганнар иде. Шулай да телефон номерымны алып калдылар. Икенче көнне Нурания апа шалтыратып, кастингның икенче турына чакырды. Бу юлы инде без аз идек. Барыбызга сценарий текстларын биреп җибәрде һәм кайсы рольдә үзебезне күрүебез турында уйларга кушты. Мин кайткач та бер төн эчендә әсәрне укып чыктым һәм Камил роле миңа якын булуы хакында иртүк Нурания апага язып җибәрдем.

– Камал театры артистлары бе­лән бергә уйнау нинди хисләр калдырды?

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1127
ӨСКӘ