Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алма

8 Январь 2019 2486
Хикәя
– Соңга калабыз, тор! – дип пышылдады бер кояш нуры.

Сискәнүдән юрганы ятагының икенче ягына шуып төште. Малай ашыга-ашыга күлмәк-ыштанын киде. Чалбарының бер балагына сары чишмә сазы ябышкан икән, ул шоңк итеп урындык аягына бәрелде. Һәм... аңа рәхәт булып китте.

Шәһәрдә түгел, әбисендә кунакта икән бит. Мәктәпкә дә барасы юк. Малай көзге каршына килеп чәчен тарады, әнисе калдырган чемоданнан ап-ак носкиларын эзләп тапты һәм комлап юылган гәрәбәдәй сары, юеш болдырга чыгып утырды.

Яргаланырга торган тәпиләренә ак оекбашын киеп куйды да чалбар балагын кагып алды. Чишмә сазы тузанга әверелеп оекбашлары өстенә коелды. Тагын шәһәр исенә төште. Әзрәк кәефе кырылудан авызын турсайтты.

– Исәнме, песием!

Малай сәер тавыш килгән якка, күрше йортның биек болдырына күз салды. Анда ике йодрыгы белән күзләрен уып, авызын уймактай түгәрәкләндереп, татлы иснәп торучы бер кызчыкны күрде. Чәчләре тузган, үзе ялан­аяк, үзе эчке күлмәктән. Кыз кояшка, ак болытларга үрелгәндәй итте, чирәмгә йөгереп төште дә яңгыратып кычкырып җибәрде:

– Исәнмесез, чебиләр!

– Чеп-чеп-чеп, чеп-чеп-чеп, – дип җавапладылар чебиләр, болдыр тирәсенә җыелып.

– Исәнме, әтәчкәй!

– Кик-ри-күк! – диде әтәч, аны тавышыннан танып, һәм, затлы койрыгын чөеп, тавыклар төркеменә кушылды.

Бар табигать бу мәлдә кыз күзләренә төбәлгән иде.

Малайда кинәт ак оекбашларын салып атасы килү теләге уянды һәм ул яланаяк өйгә элдерде. Әбисенең суыткычында ике зур алма барлыгы исенә төште. Кичә бакчадан үзе өзеп кергән иде. Җәлт кенә икесен ике кулына тотып болдырдан төште.

– Исәнме, кояш!..

Кыз инде иң өстә, өй бусагасы төбендәге баскычта тора иде. Малайга ул биектә-биектә, кояш тирәсендәге ак болытлар янында булып күренде.

– Әй, кыз! – дип эндәште кыюсыз гына.

Кыз игътибар итмәде, ишетмәде дә бугай.

– Әй, кыз! – диде янә, алсу алмаларны ике уч төбендә әйләндереп. – Әйдә кил, икәү уйныйбыз.

– Алма... – диде кыз шыпырт кына. – Алма!

Һәм ялантәпи баскычлардан йөгереп төшеп, ямь-яшел чирәмле сукмактан малай кулындагы алмаларга таба атлап китте.

Ә урамда аларны бик тиз яланаяклы, пычрак чалбарлы малайлар уратып алды. Күз ачып йомганчы алсу алманың берсе әрсез алабайлар кулына күчте. Кайсыдыр кесәсеннән җәпле пәке чыгарды. Бүлешүләр башланды. Кыз, күзләрен тутырып, малай кулындагы икенче алмага карап тора иде. Малайның да монысын икегә, бары тик икесенә генә бүләсе килде. Әйе, яртысын үзенә, яртысын аңа. Булмады. Пәке сорап тору файдасыз, хәзер кисәкләп, талап бетерәчәкләр. Шул мәлдә аның башында бер уй калыкты һәм шуны тиз-тиз әйтеп калырга ашыкты:

– Әй, кызый, мә, йөгер өеңә. Урталай кис тә яртысын миңа алып чык...
Кызның җил дә тарый алмаслык тузгак чәчләре, йомшак тулы тәпиләре малайның күз алмасында уйнап калды.

Шул көнне, сабыр гына сулап яткан юл тузанын ду кубарып, җиңел машинада әтисе белән әнисе кайтып төште. Өйгә банан, әфлисун, лимон ише шәһәр исе тулды. Бераздан малайның сары сазга баткан чалбарын юып йорттагы кер бавына чыгарып элделәр. Күп тә үтми, ак оекбашын, тузаннан арындырылган туф-лиләрен, туры сыры беленерлек итеп үтүкләнгән чалбарын кидертеп, җиңел машинаның арткы утыргычына кертеп утырттылар.

...Ә тиздән әбисе дә бөтенләйгә авылдан шәһәргә күченде.

* * *

– Мә яртысын, – дип эндәште кояш нуры.

Йокларга дип тә ятмаган иде ләса. Саташа мәллә соң?

– Мә яртысын, – диде хатыны аңа, алсу алма сузып. – Киләсе елга тагын бер шушындый алмагач утыртырга кирәк булыр. Үзе сусыл, үзе баллы...

Ирнең күз алдыннан чуалган чәчле, ялан тәпиле, кара күзле кыз йөгереп узды.

– Аптыратма әле, – диде ул хатынына төксе генә.

– Миңа кирәк мәллә бакчаң. Үзең җенләнгәнгә генә... Синең өчен генә мин... Бала-чагам булса, бер хәл... Әнә, балконда монысы да череп ята...

Хатын авызын бүселдерде, ике ярты алманы тотып, бүлмәдән чыгып китте.

– Әйе, кирәк булыр. Утыртырбыз язга, – дип сөйләнде ир үз-үзенә.

Күзләренә янә ябырылып кояш нуры тулды. Физзарядка ясап алды. Өрфия пәрдәләрне тартып бер почмакка шуыштырды һәм, кемнәндер курыккандай куырылып:

– Исәнме, кояш! – дип пышылдады.

Тагын уе алмагачка күчте. Ә авылда, бәлки, әбисенең бакчасы исәндер әле. Алмалары һаман шулай эредер. Күз явын алырлык матур алсудыр. Алып киләсе иде дә орлыктан шул алманы үстерәсе иде. Башта тәрәзә төбендә. Аннан бакчага күчерер иде...

Ул, уйларыннан бүленеп, урамга карады. Выжт-выжт узган тимер машиналар, салкын юллар күңелен өшеткәндәй тоелды. Кинәт күңелсез булып китте...

* * *

– Алма кайда? – дип пышылдады бер кояш нуры.

– Алма? – дип сорады ул йокы аралаш.

– Әйе, алманы кая куйдың, әни?

– Ә-ә-ә, – хатын айнып китте. Улы икән. – Кызларга ташып бетердең тәмам. Бер капчык иде ләса...

– Бу юлы күп кирәкми, икәү җитә, – диде улы.

– Балконга чыккач та уңга кара, шкаф өстендә, катыргы әрҗәдә...

Улы күтәреп кергән ике алсу алмада балачак хатирәсенең яктысы балкый иде.

– Берсе малайларга. Ә берсен... әйтмим...

Ана елмайды. Димәк, улының алма белән сыйларлык сөйкемлесе бар. «Кешеләрне Ходай яртышар алма сыман бүлгәләп җиргә тараткан, ди, имеш. Һәркем үз яртысын үзе эзләп тапса гына бәхетле була», – ди иде әбисе. Ә ул бербөтен алманы берүзенә алды. Шкафка, затлы савытлар янына кертеп куйды. Авызыннан сулар килсә дә, кисәргә җөрьәт итмәде. Алма череп бетте. Көтсә дә, күрше малай кайтмады. Үсте. Буй кыз булды. Шәһәргә күчте. Тәвәккәлләп ир бала тудырды. Аңа насыйп алманың икенче яртысы бар иде инде. Гомер бакый җаны – авылда, гәүдәсе шәһәрдә яшәде. Фатир юнәткәнче үк җәйгелек өчен бакча сатып алды.

– Улым, икегә бүлегез. Икәү бүлеп ашагыз, – дип калды ул ишектән кош тоткандай чыгып барган бәгырь җимешенә. – Бәхет – бергәлектә...

Һәм торып тәрәзәгә карады. Урамда салкын көз иде. Юеш, караңгы юллар, яңгыр тамчылары сыенган тәрәзәләр...

* * *
Берсен берсе танымыйча, гомер бакый бер подъездда дөнья көтүче ике зат бу мәлдә бер үк алсу алма турында уйлады...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1595
ӨСКӘ