Язмалар исемлегенә күчү
– Иң беренче пешергән ризыгыгыз?
– Ялгышмасам, печенье иде.
– Ир кеше тәмлерәк пешерә, диләр. Дөресме? Ирләргә повар булу килешәме?
– Дөрес, килешәм. Күп рәхмәтләр ишеттем һәм ишетәм әле, Аллага шөкер. Укыганда да төркемебездә ир-егетләр шактый иде. Хәзер дә кафе-рестораннарның күбесендә ир-егетләр эшли.
– Укып кына повар булып буламы? Әллә аның өчен сәләт кирәкме?
– Ризык тәмле булсын өчен күңелеңне биреп эшләргә кирәк. Эш башлар алдыннан “бисмилла”ны әйтергә. Повар булу өчен сәләт кирәк инде, ләкин аның белән генә эшкә алмыйлар. Укырга кирәк, диплом алырга. Укыганда практика узасың, шунда ризык пешерүнең күп серләренә төшенәсең.
– Сезнең берничә татар эстрадасы җырчысына да өстәл әзерләгәнегез бар дип беләм.
– Әйе, ләкин исемнәре сер булып калсын. Эшемне яратып башкарам. Күбесенчә мәҗлес өстәлләрен туганнарга, дусларга әзерлим.
– Иң яратып пешерә торган ризыгыгыз?
– Татар халкының камыр ашлары: өчпочмак, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия.
– Быел Яңа елда эшлим, дидегез. Сатып алучылар күпме?
– Күп, бәйрәм көн – поварларның кызу эш көне. Хәзер күпләр өйдә әзерләми бит. Кибеттән әзер продукцияне алып кайта да өстәлгә тезеп кенә куя. Шуңа күрә безгә 31 декабрь көнне эшләргә дә эшләргә.
Марат Фәсхетдиновтан тутырылган үрдәк
Чистартылган үрдәкне 12 сәгатькә тозлы суга салып куябыз. Аннан соң алып, эченә корица дигән тәмләткеч сөртәбез. Шуннан үрдәкнең эченә дүрткә бүлеп, чистартылган ике яшел алма, ике әфлисун тутырабыз һәм фольгага төреп, 1,5 сәгатькә духовкага куябыз. Аннан фольгасын ачып, алдан әзерләп куелган әфлисун сиробын сөртәбез дә, кире духовкага куеп, кызартып алабыз. Сиропны болай ясыйбыз: 50 гр сок, 10 гр бал һәм 25 гр шикәр комын бергә кушып, яхшылап туглап, кайнатып алырга кирәк.
Аш-су остасы Марат Фәсхетдинов белән әңгәмә
12 Январь 2019 924

"Мин тумышым белән Кукмара районы Югары Арбаш авылыннан. 11 сыйныфны тәмамлаганда теләгем – Казанга килеп, педагогика көллиятенә кереп, укытучы һөнәрен үзләштерү иде. Шул вакытта сыйныф җитәкчем Ләлә апа миңа: “Марат, бәлки поварга укырсың, синең бит пешерергә осталыгың бар”, – диде. Шул чакта аңа: “Повар эше хатын-кызлар һөнәре бит, ир-егетләрнеке түгел”, – дигәнем истә. 11 классны тәмамлап Казанга килдем, ләкин педагогика көллиятенә имтихан тапшыра алмадым һәм документларымны 17нче кулинария училищесына биреп кайттым. Ике ел укыдым. Уку белән бергә, практиканы Казан Кремлендә урнашкан ашханәдә үттем. Шушы көнгәчә повар мин. "
– Ялгышмасам, печенье иде.
– Ир кеше тәмлерәк пешерә, диләр. Дөресме? Ирләргә повар булу килешәме?
– Дөрес, килешәм. Күп рәхмәтләр ишеттем һәм ишетәм әле, Аллага шөкер. Укыганда да төркемебездә ир-егетләр шактый иде. Хәзер дә кафе-рестораннарның күбесендә ир-егетләр эшли.
– Укып кына повар булып буламы? Әллә аның өчен сәләт кирәкме?
– Ризык тәмле булсын өчен күңелеңне биреп эшләргә кирәк. Эш башлар алдыннан “бисмилла”ны әйтергә. Повар булу өчен сәләт кирәк инде, ләкин аның белән генә эшкә алмыйлар. Укырга кирәк, диплом алырга. Укыганда практика узасың, шунда ризык пешерүнең күп серләренә төшенәсең.
– Сезнең берничә татар эстрадасы җырчысына да өстәл әзерләгәнегез бар дип беләм.
– Әйе, ләкин исемнәре сер булып калсын. Эшемне яратып башкарам. Күбесенчә мәҗлес өстәлләрен туганнарга, дусларга әзерлим.
– Иң яратып пешерә торган ризыгыгыз?
– Татар халкының камыр ашлары: өчпочмак, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия.
– Быел Яңа елда эшлим, дидегез. Сатып алучылар күпме?
– Күп, бәйрәм көн – поварларның кызу эш көне. Хәзер күпләр өйдә әзерләми бит. Кибеттән әзер продукцияне алып кайта да өстәлгә тезеп кенә куя. Шуңа күрә безгә 31 декабрь көнне эшләргә дә эшләргә.
Марат Фәсхетдиновтан тутырылган үрдәк
Чистартылган үрдәкне 12 сәгатькә тозлы суга салып куябыз. Аннан соң алып, эченә корица дигән тәмләткеч сөртәбез. Шуннан үрдәкнең эченә дүрткә бүлеп, чистартылган ике яшел алма, ике әфлисун тутырабыз һәм фольгага төреп, 1,5 сәгатькә духовкага куябыз. Аннан фольгасын ачып, алдан әзерләп куелган әфлисун сиробын сөртәбез дә, кире духовкага куеп, кызартып алабыз. Сиропны болай ясыйбыз: 50 гр сок, 10 гр бал һәм 25 гр шикәр комын бергә кушып, яхшылап туглап, кайнатып алырга кирәк.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ
Автор: Румия Сәйфуллина