Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Аллергия “чәчәк ата”

11 Июнь 2019 236
Серкәгә аллергия булган кешеләр өчен үсем­лекләрнең чәчәк ату чо­ры мәхшәргә әйләнә. Шун­дый кешеләр өчен авы­рудан саклану чаралары тәкъдим итәбез.
Аллергиянең беренче билгеләре күренгәндә нишләргә?

Урамда барганда кү­зе­гездән яшь ага баш­лады, борыныгыз ты­гылды, ди, тизрәк табиб­ка мөрәҗәгать ите­гез. Гадәти аллергия җитди авыруларга ките­рергә, мәсәлән, аст­мага әйләнергә мөм­кин.

Табиб тирегезне тикшертергә, кан анализы бирергә һәм шул рәвешле аллергиянең чыганагын ачыкларга киңәш итәр.

Аллергия ел саен кабатланса, чәчәк серкәсе оча башларга берничә атна алдан ук табибка күренергә кирәк. Ул сезгә аллергияне кисәтү өчен дару билгеләр.

Серкәдән ничек сакланырга?
Иң мөһиме – аллерген өегездә булмасын.

Тә­рәзә, ишекне һәрвакыт ябып йөрегез. Өйне яңгыр явып киткәч, кич белән һәм җилсез көнне генә ачып җилләтегез.
  
Урамда йөреп кергәч, шундук өс киемегезне салыгыз. Душ керегез, чәчегезне юыгыз.

Аллергия кискен­ләш­кән чорда борын эче һәм тамак төбен тозлы су белән чайкагыз.

Эремә ясау өчен 1/4 чәй кашыгы тозны 1 стакан кайнаган суга салып болгатыгыз.

Ничек дәваланырга?

Аллергияне дәва­лау­ның классик һәм альтернатив ысуллары бар. Кагыйдә буларак, табиблар антигистамин препаратлар язып бирә яки тире астына бик аз күләмдә аллерген кертә. Әкренләп аллергенның күләмен арттыра баралар һәм организм аңа ияләшә.

*     *     * 

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 07 июнь 2012 ел №23
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ