Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алимә әби: “103 яшемне тутыргач, “дәвление” ябышты”

19 Ноябрь 2015 1607
“Кечкенәдән кешеләргә ярдәм иттем. Мин балачакта күршебездә карт белән карчык бар иде. Аларның балалары читтә булды. Мин иртән-иртүк кереп мичләренә яга, сарык-кәҗәгә ашарга бирә идем. Мөгаен, шуның өчен Ходай үземне дә озын гомер белән бүләкләгәндер”.
Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында яшәүче 103 яшьлек Алимә әби Абитова озак яшәвенең серен әнә шуннан күрә.

Йөз дистәне тутырган әбиләрнең төрлесен күрергә туры килде. Урын өстендә ятучылары да, утырып кына торучылары да, дөбердәтеп эшләп йөрүчеләре дә бар. Һәркайсының үзенчәлекле якларын табарга тырышам.

Абитовларга кереп, исәнләшүгә үк, түр яктан “яхшы без” дигән тавыш ишетелде. Әһә, хуҗабикә шунда икән дип уйладым. Үрелеп карасам, язмамның булачак герое дәшеп, кул болгый. Исәнлек-саулык сорашкач, әби мине залга дәште. “Анда фотога төшәргә матуррак” дип тә өстәп куйды.

Әңгәмәне башлаганда эшләрен бетереп, йөзьяшәр әбинең килене Сатирә апа да керде. Гадәттә, әбиләрнең хәтере аксый, колакка да катырак булалар. Әмма Алимә әби бу очракта искәрмә. Аның колагы пышылдап әйткәнне дә ишетә, хәтеренә дә күзләр тимәсен!

– 1912 елның 18 июнендә туганмын, – дип башлады ул сүзен. Латинча укый-яза беләм. Ачлыкны да, сугышны да күрдек. Аларны искә төшерәсе килми инде...

Алимә әби шундый тәмләп, көйләп сөйли. Тавышы да көр һәм матур.

– Ике балага гомер бирдем, – ди ул. – Ашарга да, өскә кияргә дә юк. Бераз өс-баш юнәтеп булмасмы икән дип, гаиләбез белән Кемеровога барып төпләндек. Тамагыбыз туйганчы ипи ашый гына башлаган идек, каһәр суккан сугыш чыкты. Иремне сугышка алдылар, мин ике баламны күкрәгемә кысып туган авылга кайтып сыендым...

Алимә әби колхозда хезмәт куя, озак еллар район хастаханәсендә санитарка булып эшли. Лаеклы ялга исә балалар бакчасыннан чыга. Ире вафат булганга да 21 ел икән инде. Ул хәзер төп йортта килене һәм аның улы тәрбиясендә яши.

– Иремнең вафатына да байтак инде, – ди килене Сатирә апа. – Күршедә генә Фәһимә исемле кызы яши, әмма аның янында торасы килми әбекәйнең. Үз өен ярата. Улым өйләнгәнгә 15 ел. Киленем Лилия белән әби аеруча дус. Иртән эшкә киткәнче киленем кан басымын үлчәп, даруларын биреп китә, – ди Сатирә апа.
Алимә әби үз гомерендә ике тапкыр хастаханәдә яткан. Берсендә сукыр эчәгенә, икенчесендә күзенә операция ясаткан. Авызында ясалма тешләр.

– Коймак пешер, дип заказны биреп кенә тора. Бөтен нәрсәне ашый, Аллага шөкер. Соңгы арада кабак турап пешерелгән геркулесны ярата башлады, – ди килене.

Йөзьяшәр әби көннәрен ничек үткәрә соң? Телевизор карый, радио тыңлый икән. Газета укуны ике ел элек ташлаган. “Вакыт күп кирәк” ди.

– Үзегезнең шулай зур яшькә җитүегезне беләсезме, әби? – дип сорыйм.

– Беләм инде! Белеп нишлим соң? Кеше имгәге булып торам бит, зур мәшәкать ич. Бәдрәф өйдә, шунысы рәхәт, анда үзем барам. Урамга чыгып эскәмиядә утырып торам, – ди ул.

Аның сүзен бүлеп, әңгәмәгә Сатирә апа кушылды:

– Эш бирсәк, ничек куануын күрсәгез! Бәрәңге әрчи, бәйли, ул бәйләгән свитерлар белән бер бүлмә тулды. Йон эрли. Хәзер бик бирмибез инде эш. Аннары “эшләтмисез” дип үпкәләп тә утыра әле. Әле ике ел гына мал арасында йөрүдән туктаганына. Ишегалдын себермәсен дип себеркене яшереп куя идем, аска карап, башы әйләнеп егылып ятса, Алла сакласын! Җаен тапкан бит: урамнан әрем җыеп керә дә шуның белән себерә. Беркөнне кунактан кайткан төшемә эш эшләп куйган. Иске кер юа торган машинаның мичкәсенә сыерларга дигән азыкны салып куйган идем. Шуны чиләккә тутырып алып, сыерлар алдына илтеп куйган. Анда иелергә, тутырырга да кирәк бит әле!

Алимә әбинең хәтере дә сөбханалла икән. Тыңлаучы булса, авыл тарихын сәгатьләр буе сөйләп утыра ала.

– Әле беркөн генә нәрсәдер исемә төшеп сораган идем, энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде, – ди килене.

Әби үз янына килгән һәр кешене таный. Алай гына да түгел, 4 онык, 9 оныкчык, хәтта оныкчыгының баласын да сагынып көтеп ала, озак күренмәсәләр, “ул килмәде”, “бу күренми” кебек сораулар яудыра башлый икән.

– Әби, 110га җитәргә ерак калмаган инде!

– Бүген үлсәм дә риза.

– Ник, яшисе килмимени?

– Ай! Йитәр! Кеше тамить итепме?

– Тамагыгыз тук, урыныгыз җылы, күзегез күрә, колагыгыз ишетә, аягыгыз йөри.

– Анысы шулай инде дә бит...

– Алайса ник үләсе килә соң?

– Кем белә инде? Авылда да бер иптәш калмады.

– Берәр җирегез авыртамы соң?

– Әрбирләр авырта инде. Болар бар да авырта (тезләрен уа – Ч.Ш.). Дәвлиние ябышты әле быел. Бу чирне беркемгә дә күрсәтмәсен дип теләп ятам.

Фотога төшерергә җыенгач, әби үз янына киленен дә чакырып алды. Безне озатырга җыенганда да артыннан “Озак йөрмә” дип калды.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Чүпрәле – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 930
ӨСКӘ