Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Альфред Якшимбетов: "Бөтен гаиләбез белән бергә яшибез"

1 Март 2016 2725
Балачактан баянчы булырга хыялланган Альфред Якшимбетов Башкортстанның Әлшәй районы Иске Акколай авылында биш балалы ишле гаиләдә узган балачагын әле дә яратып искә ала. Балачак, яшьлек еллары да артта калган, Салават Фәтхетдинов белән иңне-иңгә куеп иҗат итә торгач, инде 55 яшь тә тулып куйган.

– Альфред абый, балаларыгызга нинди әти идегез?

– Бераз кырыс та булганмындыр.

– Алар иҗат юлыннан китмәдеме?

– Көчләп булмый бит. Үзләренең эшләрен бик матур башкаралар.  Салават ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында бүлек җитәкчесе булып эшли. Киленебез Алсу белән Камилә исемле оныгыбызны үстерәләр. Кызыбыз Альбина кооператив институтын тәмамлады. Әлегә декрет ялында утыра. Киявебез Вадим белән Элина исемле оныгыбызны тәрбиялиләр. Бүген бөтен гаиләбез белән бергә яшибез: фатир зур, Аллага шөкер.

Эльза ГАЗИЗОВА

P.S. Альфред Якшимбетов татарда кайсы баянчыларны виртуоз дип саный? Салават Фәтхетдинов белән икесе арасындагы дуслыкның сере нидә? Бу һәм башка сорауларга тулы җавапны "Акчарлак" газетасының 3 март көнне чыгачак 9нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ