Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Алдады, зараза!”

18 Март 2019 1460
Шаян хикәя
Минем машина йөртү тәҗрибәм шактый зур. Унтугыз ел инде рульдә.

Шул дәвердә минем тагын бер осталыгым, сәләтем ачылды, ныгыды һәм шомарды. Юл кагыйдәсен бозып, ГИБДД хезмәткәре туктаткач, ялган сәбәпләр уйлап чыгару, аклану осталыгым турында бара сүз. Инспекторның күңелен йомшартырга, хәлеңә керергә мәҗбүр итәргә, хәтта үзеңә карата аңарда кызгану хисен уятырга омтылу һәр шоферга хастыр инде ул.

Мин кайвакыт үзем дә үз фантазиямә соңыннан сокланып туялмыйм.

Вәләкин төрле очракларга юлыгасың. ГИБДД инспекторларының да төрлесе була. Синең алдавыңа ышанучысы бар, ышанмаучысы бар. Хәлеңә керүчесе очрый, сүзеңне колагына да элмичә штраф чәпүчеләре дә күп.

Күптән түгел булды бу хәл.

Шулай бервакыт, трассада барганда, онытылып, тизлекне арттырганмын. Сәгатенә 50 километрдан арттырырга ярамый дигән билгене абайламыйча үтеп киткәнмен.
Төксе генә чырайлы сержант, туктатып, юл кагыйдәсен бозганымны әйткәч, мин шундук аның кызгану хисләрен уяту нияте белән, ялган сәбәпләр уйлап чыгарырга тотындым.

– Гафу ит, зинһар, – дидем мин аңа. – Зинһар, хәлемә кер. Ашыгам. Шуңа кызу­рак чапканмын. Хатынымның анасы үлде.

–Теща үлдемени? – диде ул, минем документларны караганда.

– Әйе.

Сержант машина эченә күз салып:

– Тещаң үлгәч, нишләп машинада берүзең генә? – дип кызыксынды. – Хатының кайтмыймыни?

Миндә алдашу механизмы кабынган иде инде.

– Хатын бүлнистә ята, сукыр эчәгенә операция булды, – дидем мин хәсрәтле тавыш белән.

Сержант алгарак сузылып борынын мыймылдатты:

– Синнән бераз аракы исе килә шикелле...

– Дару эчтем, – дидем мин. – Пус­тырник. Һаман тынычлана алмыйм әле. – Шуннан соң үзеннән-үзе тагын бер коточкыч ялган әйтелде: – Минем әти плотник. Ялгыш балта белән аягына чапкан. Аны РКБга урнаштырып йөрдем. Бер килсә килә бит ул шулай...

– Бөтенесенә берүзең, ә?! – диде сержант, әле миңа , әле документларыма карап.

– Әйтмә дә! – дидем мин, еламсыраган булып. – Узган атнада абыемны төрмәгә утырттылар. Бер гаепсезгә. Дачасында газ баллоны шартлап, кирпеч кисәге күрше бакча түтәлендә чүп утап йөргән хатынның башына очып барып төшкән.

– Исәнме ул хатын? – дип кызыксынды сержант.

– Исән, – дип ыңгыраштым мин. – Гел бер ноктага карап, елмаеп кына утыра ди хәзер.

– Алайса бер гаепсезгә булмый бит инде , – диде ул миңа.

– Соң, елмаеп кына утыргач, димәк, аңа рәхәт, – дидем мин, булмаган абыемны яклап.

– Ай-яй, бигрәкләр дә күп бәла килгән сиңа берьюлы, – диде сержант, башын чайкап. – Шуңа да карамастан, барыбер нык чабарга ярамый. Юл кагыйдәсен бозу, тирәнрәк уйлап карасаң, җинаять бит инде ул. Теща үлде дип шул хәтле ашыкмыйлар инде. Аның анда туганнары бардыр бит?

– Юк, беркеме дә юк! – дидем мин, ачыргаланып, һәм ялганның өстәмә порциясен бирергә булдым: – Ире узган атнада асылынып үлде. Олы малае чирле, гел урын өстендә ята, нинди чир икәнен беркем дә белми. Кечесе былтыр сабантуйдан соң буада су коенганда батып үлде.

– Күршеләре бардыр бит? – диде сержант.

Минем ялган капчыгым тәгаен чишел­гән иде инде.

– Бер як күршеләре акылга зәгыйфь кешеләр, яз-көз психушкада ятып чыгалар, – дидем чатырдатым. – Икенче як күршеләре – алкашлар – гел талаш, гел сугыш аларда, инде ике тапкыр янгын чыгардылар. Тещамның бердәнбер сау кешесе – мин.

ГИБДД хезмәткәренең күз карашы җылыныбрак киткәнне чамаладым да, уйдырма кайгыларымның бәянен дәвам иттем:

– Үземнең гаиләмдә дә бәла өстенә бәла, кайгы өстенә кайгы, – дидем мин, тавышыма чак кына еламсырау төсмере биреп. – Әле генә армиядән кайткан улым казинода уйнап алты миллион бурычка батты. Уналты яшьлек кызым тәмәке тарта башлаган, артыннан бер наркоман егет йөри.

Үзем сөйләгәннәрдән битем буйлап күз яшем тәгәрәп төште.

Шулчак сержантның кыяфәтендә кызгану чалымнарын абайлап алдым. Нечкә күңелле бугай, хәлемә керер, мөгаен. Протокол да төземәс, акча да сорамас, бәлки.
– Барыбер штраф түләргә кирәк булыр инде, – диде сержант, кыюсыз гына. – Вакытың тар булгач, шушында миңа гына түләсәң дә ярый. – Биш йөз сум.
Биш йөз тәңкәдән мәхрүм калмас өчен, тагын бер тапкыр талпынып карадым:
– Кызу чапмаган да булыр идем бәлки, – дидем мин, чирлеләргә хас шыңшулы тавыш белән. – Әмма миңа ярты сәгать саен ятып торырга кирәк. Врач шулай кушты. Минем бит бер генә бөер.

Тәэсир итте минем аһ-зарларым! Сержантның күзләре дымланды. Ышанды, бичара! Ул миңа документларымны бирде. Мин аларны калтыранган кулым белән алып куен кесәмә тыктым. Җибәрә бугай бу мине!

– Тагын нинди дә булса чирләрең бармы? – диде ул басынкы тавыш белән.

– Бар! – дидем мин һәм документларымны кире сорамасын өчен янә фантазиямне эшкә җиктем: – Мин яшьрәк чакта бик каты тәмәке тарта идем. Күптән түгел тикшерелдем. Минем үпкә бөтенләй беткән. Мин бит хәзер эчәге белән генә сулап йөрим икән.

Сержантның чыраена мәңге кичеп чыккысыз сагыш сарысы сарылды.

Ә мин тагын өстәп куйдым:

– Миңа бит, ичмаса, вакыт-вакыт, хәл алыр өчен, аракы эчәргә дә ярамый.

Миңа аракы эчәргә ярамый, дигәч, сержант елап җибәрде.

Булды! Бик оста алдадым! Әнә бит ничек тәэсир итте. Хәтта гаишникның күңелен җебеттем. Болай булгач, штраф түләмәм инде. Биш йөз сум янга калачак. Бигрәк нечкә күңелле сержант булып чыкты бу.

– Елама, – дидем мин аңа. – Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк.

– Минем үземнең дә кайгы өстенә кайгы, – диде сержант, сулкылдап. – Хатынымда сахарный диабет, парализованный әнисе бездә ята. – Ул читкәрәк каерылып борынын сеңгереп куйды. – Сеңлем иреннән аерылып кайтты да, ике баласы белән бездә торалар, башка торыр урыннары юк, – дип дәвам итте ул. – Бер баласы бик көйсез, алты яшьтә булса да һаман астын юешләтә. Олысы тыныч, ләкин тумыштан сукыр.

Җаным-тәнем буйлап кызгану дулкыны йөгереп үтте. Аның бу зарлары мине тетрәндереп җибәрде.

– Барысын да үзегез карыйсызмы? – дидем мин, шаккатып.

– Әйе, – диде сержант китель җиңе белән юеш битен сыпырып. – Әтибелән әни инде вафат булдылар. Абыем милициядә эшли иде участковый булып, туксан икенче елны юкка чыкты. Мәетен унбиш ел узгач кына таптылар. Аның хатыны марҗа иде, суд аша дачабызны, машинабызны алды. Хахаре һаман да әле угрожать итеп йөри - өч бүлмәле фатирыбызның бер бүлмәсен даулый.

Елый башлаганымны сизми дә калдым.

– Алла ярдәм бирсен инде сиңа, – дидем мин күз яшьләре аша. – Сәла­мәтлегеңне сакла. Сәламәтлек кирәк.

– Сәламәтлек юк инде ул, – диде сержант, минем машина өстеннән каядыр офык тарафына карап. – Көннәр буе аягөсте торып, аякларымда хәзер артроз. Кан басымым югары, баш миен көзән җыера, сул кулым тартыша, нервничать итсәм, тырнаклар сызлый башлый. Миндә бит җитмәсә внутренний геморрой, язын крапивница чыга, өстәвенә, миндә әле хронический гас­трит. Хатынымның – “опу­щение матки”, минем – “неопущение яиц”.

Ул тагын еларга тотынды. Минем кулым үзеннән-үзе пинжәгемнең ян кесәсенә тыгылды.

Сержантның юеш учына биш йөз сум акча тыккач, шундук ниндидер җиңеллек той­дым, әйтерсең лә бөек, изге эш кылдым.

Без аның белән кочаклашып хушлаштык.

Машинам, авыр язмышлы сержантны калдырып, ап-ак болытлы офык юнә­лешенә омтылды. Берничә чакрым ара үткәч, тынычландым. Образдан чыгып, җиңел сулап куйдым. Котылдым... Кинәт сискәнеп киттем. Стоп! – дидем мин үземә. – Штрафны түләмәсәм дә, жәлләп биш йөз сум бирдем бит мин аңа!

Ярар инде, дидем мин, шундук тынычланып. Әнә нинди фаҗигале икән бит сержантның тормышы. Аның кайгылары төшә күрмәсен башыма. Кадалып китсен биш йөз тәңкә! Ә мин исә аңа үзем уйлап чыгарган бәлаләрне сөйләдем. Аллага шөкер, тещам да исән, хатыным да бүлнистә түгел, сәламәт, нәкъ менә хәзерге вакытта әнкәсе белән икәүләп мине көтеп торалар – мунчалар ягып, коймаклар пешереп. Әти дә балта белән аягына чапмаган, үзем дә сау-сәламәт, үпкәм дә урынында, балаларым да тәртипле. Иң мөһиме: миңа аракы эчәргә дә ярый!

Стоп! – дидем мин тагын үземә. Сержант миннән хәйләкәррәк булып чыкты түгелме соң?..

Алдады, зараза! Карале, ничек оста иттереп минем хәйләмә шундый ук хәйләне кулланды! Ә мин ышандым! Аны жәлләдем!

Бигрәкләр дә нечкә күңелле инде үзем!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1385
ӨСКӘ