Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Альбина Нурисламова: “Кара көчләр җаныңа үтеп кермәсен, эчке дөньяңны җимермәсен”

17 Апрель 2019 751
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан
Альбина ханым Казанда яши. Филологик һәм юридик белем алган. Укытучы булып эшләгән. Кызык өчен генә журналист булып киткән. Төрле елларда газета-журналларда корреспондент, мөхәррир, дәүләт оешмаларында матбугат үзәге җитәкчесе булып хезмәт куйган. Әтисе – инженер, орнитолог, әнисе – китапханәче булган. Ире белән ике ул үстерәләр. Бүгенге көндә Альбина ханым Равил кызы – язучы, мистик вакыйгаларга бай булган әсәрләрне рус телендә язу белән мавыга, ТР Язучылар берлеге рәисе киңәшчесе. Аның әсәрләрен укыганда, тын кысыла, реаль тормыш юкка чыккандай була. Иблис, шайтан тырнагына эләккән кешеләрнең язмышын белми торып, күңел тынычланмый, әсәрне ахырына кадәр укып бетермичә, аерыла алмыйсың. Әдәбиятка, чын мәгънәсендә, язгы ташкын кебек килеп кергән, хатын-кыз язучылардан бердәнбер, триллерлар язучы ул.

– Альбина ханым, моңа кадәр кайда булдыгыз? Нигә әдә­бият сөючеләрне әсәрләрегезне укудан мәхрүм иттегез?

– Үземне белә башлаганнан бирле язам. Әмма, башта “өстәл өчен” яздым. Нәрсә генә эшләсәм дә, язылачак әсәрем өчен сюжет төзи идем. Аз гына буш минут булдымы, утырам да язып куям. Мин “йокы чүлмәге” түгел, тәүлеккә дүрт кенә сәгать йокласам, җитә. Шуңа күрә төнлә, барысы да йокыга талгач, эшләп утыру мөмкинлегем бар иде.

– Язучы кешегә тынычлык һәм ялгызлык кирәк дип беләм. Ә сезнең: эш, ике бала, гаилә... Ничек барысына да өлгерәсез?

– Мине тормыш иркәләмәде. Әти-әниемне бик иртә югалттым. Төрле хәлдә калырга туры килде. Авырлыклар миңа көч өсти. Үземне кызганып утырырга вакытым да, теләгем дә юк.

– Ирегез эшегезгә ничек карый?

– Ияләнде инде... Язмыш шаяруыдырмы, аның туган көне 19 майда. Бу – вакытлы матбугат көне. Гомерем буе нидер язам: мәкаләләр, хикәяләр, хәзер романнар... Ул минем компьютер каршында утырганыма күнегеп бетте инде.

– Күпләр бер хикәя, яки ике шигырь яза һәм редакция, нәшрият йортлары бусагасын таптый башлый. Ә сез, озак еллар иҗат итүгә карамастан, күләгәдән яңа гына чыгып киләсез.

– Бәлки миндә үземә ышаныч җитеп бетмәгәндер? Язганнарым язучы Әхәт Мушинский кулына килеп кергәнче, мин уннарча хикәя һәм ике роман язган идем инде. Әсәрләремне укып чыккан да очрашуга чакырды. Ул чакта мин өченче катта кухня тәрәзәсен юа идем. Сөенечемнән егылып төшә яздым! Чөнки белә идем, “Казан альманахы”нда басылып чыгу – язучының хезмәтенә яхшы бәя, киләчәктә уңыш нигезе! Мин үземә бәхет елмайды дип саныйм. Әхәт Хәй улы – үз эшенең остасы, русчалап әйткәндә “редактор от Бога”! Аның киңәшләре бәһасез, мин аны үземнең әдәби укытучым дип саныйм, әтием кебек якын күрәм.

– Язганнарыгызны иң беренче кемгә укытасыз?

– Әти-әнием исән-сау булса, аларга укытыр идем. Кызганыч, янымда алар юк... Туганнан туган апам белән иң якын дустыма укытам. Алар – минем гадел тәнкыйтьчеләрем, дөресен әйтүчеләр. Беренче романымны язгач, дустым белән аралар бозыла язган иде.

– Ничек?

– Романны укып чыккан да төнге өчтә электрон почтама җавап язган. “Хәзер без ничек яшәргә тиеш? Шул хакта уйладыңмы?! Әгәр дә безнең белән дә шундый хәл булса? Паша өчен дә җавап бирерсең, белеп тор!” – дигән. Паша – “Мирас” (“Наследница”) романының төп героен иблистән аралап алырга тырышучы чын ир-егет, роман ахырында мин аны “үтерәм”.

– Ничек шундый стильдә язарга алындыгыз? Бу – тормыштан алынган хәлләрме? Әллә сезнең фантазия шулай көчлеме?

– Икесе дә бар. Журналист булып эшләгәндә, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде. Һәркемнең үз тарихы, вакыйгасы, башыннан кичкәннәре. Мине кемнең нинди төш күрүе дә кызыксындыра! Миндә балачактан күзаллау көчле булган.

Хәтерлим әле, өч яшемдә үземә “дус” уйлап чыгардым – бүре! Мин бүре белән сөйләшәм, ашатам, тәрбиялим... Әти белән әни шок хәлендә! Бервакыт әни минем янга килеп утырмакчы булды. “Әни, күрмисеңме әллә, анда минем бүре утыра!” – дип кычкырып җибәрдем. Әни: “Син аны үзең күрәсеңме соң?” – дип сорады. “Әйе, күрәм”, – дигәч, куркуга калдылар. Мине шундук белгечкә күрсәттеләр. Табиб аларны тынычландырды: “Кызыгыз белән бар да тәртиптә, анда күзаллау бик көчле, шул гына. Киләчәктә рәссам яки музыка белгече булыр”, – дигән.

– Шигырьләр язасызмы?

– Яза идем, әмма бер вакыйгадан соң... Бер газетаның журналистына әни шигырьләремне күрсәткән. Журналист шигырьләрне бик ошаткан, “атаклы язучыга күрсәтәм” дип алып киткән. Шуннан соң җавап булмады. Ике айдан соң гына әни өлкә газетасында ике шигыремне күргән, әмма минем исем белән түгел, бөтенләй чит кеше исеме белән басылган алар. Кем икәнен әйтеп тормыйм.

– Кызганыч... Шуннан соң “кеше ышанмастай” нәрсәләр яза башладыгыз, әйеме? “Мирас” романын укып бетергәч, озак вакыт “айный алмадым”, тиз генә җибәрмәде ул мине үзеннән. Шуның дөрес түгеллеген дә беләм кебек. Әмма һич аңлатып булмаслык хәлләрнең булуын да ишетеп торабыз...

– Кеше һаваны күрми, әмма ул бар бит! Шуның кебек, романдагы хәлләр безнең белән дә булмас дип кем әйтә ала? Бер теологның сүзләре мине гаҗәпләндергән иде. “Шайтанның иң зур җиңүе – безгә үзенең барлыгын оныттыру”, – дип язган ул. Без шайтанны күрмибез, күрмәгәч, аның барлыгына ышанмыйбыз, аның белән көрәшмибез. “Нәрсәгә дип күзгә күренмәгән көч белән көрәшергә?” – дип уйлыйбыз. Ә шайтан тыныч кына үз эшен эшли...

Дөрес, романнарымда язылганнар фән буенча расланмаган, әмма кире дә кагылмаган. Гап-гади кешеләр белән кеше ышанмастай хәлләр була. Моның дәлилләре бик күп. Аннан соң, кайсы дөнья чын, кайсы ялган икәнен кем белә? Романнарымда: “Тормышның кадерен, бәһасен белеп яшәргә кирәк. Шундый итеп яшә: кара көчләр синең җаныңа үтеп кермәсен, эчке дөньяңны җимермәсен, җан һәм тән гармониясе югалмасын”, – дип әйтергә телим. Безгә, кешеләргә, сайлау мөмкинлеге бирелгән. Сайла: син бу гамәлеңне кылырга тиешме? Синең бер адымың, кылган гамәлең, хәтта әйтелгән бер сүзеңнән язмышың хәл ителергә мөмкин. Синеке генә түгел, кайвакыт синең даи­рәңдә булган кешеләрнеке дә.

– Әсәрләрегезне нинди максат белән язасыз?

– Кешеләр өчен язам, мине мактасыннар өчен түгел. Әгәр дә романнарым уйланырга мәҗбүр итә икән, мин бик шат! Романнарым ниндидер албастылар хакында түгел, кешенең эчке дөньясы, үз-үзе белән каршылык­лары, үз-үзе белән көрәше, теге яки бу вакыйгада үзен ничек тотуы хакында.

“Бөтереп” үз эченә алып кереп китә торган романнар язарга яратам. Укучыны “йоклатмаска” иде: уйлансыннар, әсәрнең герое өчен кайгырсыннар, үзләре өчен нәтиҗә ясасыннар... Тиз язарга яратам, бәлки ниндидер вак детальләр керми дә каладыр. Үз өстемдә эшләргә дә эшләргә әле.

– Үзегезне бәяләп бетермисез кебек тоела. Нидер җит­мәсә, Россиянең иң эре нәшрият йорты “Эксмо” сезнең мистик триллерларыгызны нәшер итүгә алыныр идеме икән? Романнарыгызга иң югары бәя бит бу! Шул уңайдан безнең котлауларыбызны кабул итегез, Альбина ханым! Сез Мәскәү каласын яуладыгыз!

– Рәхмәт, романнарым үз укучысын табар дип өметләнәм.

* * *

"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының 2017 елгы архив саннарыннан алынды (март).
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Лилия Галиева

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1152
ӨСКӘ