Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Альбина КАРМЫШЕВА: “Минем өчен мәхәббәт беренче урында”

29 Октябрь 2020 453
БЕЛЕШМӘ:
Җырчы, тамада Альбина Кармышева Мордовиядә туган.Татарча видео-котлаулар яздырырга, сюрпризлар ясарга, матурлык белән уртаклашырга ярата. Беренче чиратта җырның эчтәлегенә, кабат көенә игътибар итә. Яраткан җырчысы – Тина Кароль.
– Альбина, татар телен кечкенәдән беләсеңме?

– Әйе. Ләкин минем якташларымның татарчасы тәрҗемәсез аңлашылмый. Үзем дә шундый булганмындыр инде. Миң­гол абыйда укуымның шактый фай­дасы тиде. Иремнең татар булуы да.

– Ирең дөрес әйтмәгән сүзләреңне төзәтсә үпкәләмисеңме?

– Киресенчә, тапшыру, җыр яздырырга барасы булсам, янына килеп: “Айзат, мине тыңла әле. Кайсы җирен дөрес әйтмим, төзәтик...” – дим. Әзерләнеп бармыйча ялгышлар китсә, үртәләм мин. Хаталарымнан бик нык оялам. Дөрес сөйләшәсем килә.

– Балалар белән дә татарча сөйләшә­сеңме?

– Чын татар, мөселман балалары үстерәбез: кызым Әминә, улым Әскәр.

– Киленең нинди булырга тиеш?

– Бу темага Алмаз Хәмзин язган “Урыс кызы урыс түгел” дигән җырым да бар. Минем өчен мәхәббәт – беренче урында. Егетне яраткан, аңа кияүгә чыгарга теләгән кыз барысына да әзер була: телне дә өйрәнә, коймак-бәлешен дә пешерә. Рус милләтеннән хатын алган имамнарыбыз азмы? Динне кабул итеп, ирен олылап, яратышып торсыннар гына.

– Әти-әниләрең турында сөйләшик...

– Әнием укытучы, хәзер пенсиядә. Ул Ростов өлкәсеннән, украин милләтеннән, әтием татар. Гомер буе шофер булып эшләде, бик матур итеп тальянда уйный, җырлый.

– Гаиләгездә татар телен саклауга кем өлеше күбрәк кергән дип уйлыйсың?

– Әнинең. Ул татарча сөй­ләш­мәсә дә, аңлый. Әти тальянда уйнап, җырлап җи­­бәрсә, кушылырга мөм­кин. Минем дә татарча җырлаганымны бик ярата. Татар телен белсәм, татарча җырласам, киләчәгем зур, өметле булуына ихлас ышана.

– Ике телне бергә кушып җырлау идеясе каян килде?

– Тулай торакта миңа еш кына: “Альбина, син нинди милләт? Бер дә татарга охшамагансың”, – диләр иде. Кимсенә идем шул сүздән. Бервакыт бик горур кыяфәт белән татар икәнемне әйтмәкче булып авызымны ач­­тым һәм “мин тутарка” килеп чыкты.

– Шунда ук җыр да тудымы?

– Анда кушамат “туды”, җырын 13 ел узгач кына яздык. Хәзер төрле тө­бәкләрдә чыгыш ясаганда, Сабан­туйлар алып барганда “татарның бердәнбер тутаркасы” дип әйткәч, үземә дә рәхәт булып китә. Юмор нечкәлегенә төшенеп бетмичә гаеп­ләүчеләр дә бар, әлбәттә. Ә асылда сүзнең башын бер телдән, азагын икенче телдән ялгап, “деньгалар”, “буш карманнар” дип сөйләшүчеләр күп бит. Ирония белән язылган кызык-мызык җыр ул.

– Ирең эшләргә рөхсәт итмәсә, өйдә утыра алыр идеңме?

– Карьера артыннан кумыйм, гаилә минем өчен беренче урында. Җыр яздым дип, аны халыкка танытыр өчен миллионнар түгәргә, яки гаиләмне ташлап ике айга гастрольгә китәргә җыенмыйм. Чакырган җиргә барам. Иремә андый чыгышларның миңа никадәр мөһим икәнен җайлап кына аңлатам.

– Ирең көнләшәме?

– Бар бераз. Ул бик таләпчән кеше. Бу начар түгел, ләкин җайламыйча булмый үзен. Мин счетларның, кви­тан­цияләрнең ни икәнен дә белмим, барысын да ирем түли, азык-төлекне үзе ала. Андый ир белән ничек уртак тел тапмыйсың?! Мин хәйләкәрлегемне яшермим. Үз дәрәҗәмне белеп, сабыр гына көйләп, җайлап куям.

– Гитарада күптән уйныйсыңмы?

– 12 яшемнән. Соңрак башкаларны өйрәтә башладым. Шулай ук вокал дәресләре дә бирәм.

– Укыган чакта ук эшли башладың, димәк?

– Башкача булмый иде, Мордовиягә кайтып китәсе килмәде. Яшьтәшләрем кәеф-сафа корып йөргәндә, мин мәҗлесләр алып барып, гитарада уйнау дәресләре биреп акча җыя идем. Әти-әнидән ярдәм соравы уңайсыз, ә фатир кирәк, матур киенәсе, кешечә яшисе килә. Бишенче курста укыганда шул эшләгән акчама бераз кредит кушып үз фатирымны алдым. Аллага шөкер, бар ирешкәнем – үз тырышлыгым нәтиҗәсе.

Укучыларың арасында мөм­кинлек­ләре чикләнгән Тимур Фазлыев та бар. Уңышларыгыз ничек? Син аңа карата йомшагракмы, таләпчәнме?

– Тимурның әнисе белән без күптән таныш, мин аларның хәйрия концертларында да катнаштым. Менә быел вокал буенча шөгыльләнергә уйладылар һәм аны бик яратып кабул иттем. Бушлай укытам. Минем өчен Тимур гади бала: әрлим дә, мактыйм да, таләпләрне дә ничек бар, шулай әйтәм. Ул үзе дә: “Мине кызгануларын теләмим”, – дип тора. Бик сәләтле һәм көчле рухлы егет. Без аның белән ничектер бик охшаш, башларыбызны да бергә күтәрәбез, мимикаларыбыз да кабатлана. Ул да минем кебек җырны күңеле аша үткәреп ихлас җырлый. Хәзер без дуэт әзерлибез, әлегә репетицияләр, яздыру эшләре бара.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 14 ноябрь 2019 № 45

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ