Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Альбина ГАЙЗУЛЛИНА: “Соңгы бер елда тормышыбыз үзгәрде”

4 Май 2020 1215
Артист халкы ничек чыдый икән ул үзизоляциядә? Бигрәк тә гаиләсендә ире дә, хатыны да артист булса... Ярый Рөстәме “Болгар” радиосында хәерле иртә теләп булса да кайта, ә энергиясе ташып торган Альбина нишли бу көннәрдә? Кариев театры артисты Альбина Гайзуллина белән аралашканнан соң, аның энергиясе үземә күчеп, әллә никадәр эш эшләдем. Шундый рәхәт кешеләр була бит...
–... Сез Рөстәмнең әти-әнисе белән бер йортта яши идегез. Хәзер дә бергәме?

– Бергә 14 ел тордык. Менә бер ел инде, аннан китеп, үз фатирыбызда яшәп ятабыз. Балалар да мәктәпләрен алыштырды. Шушы бер елда тормышыбыз шактый үзгәрде, чөнки без күкәй эчендәге сарылар кебек әниләр канаты астында яшәдек-яшәдек тә, кинәт олы кешеләр булып аерым тора башладык. Балалар да мөстәкыйльрәк булып киттеләр. Элек мәктәптән дәү әти, дәү әниләре каршыласа, хәзер үзләре бара, үзләре кайталар. Ләкин әти-әниләр белән араны өзмәдек, аралашабыз, килеп-китеп йөрибез. Исән-сау, дус яшәргә язсын...

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 2023
12 Октябрь 2020 09:36 1373
5 Октябрь 2020 10:16 1342
ӨСКӘ