Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Акыллы мөфти халык белән эшләргә тиеш"

15 Март 2013 1125
– Дамир әфәнде, Россиядә милли телләрне ничек итеп үстерергә мөм­кин?

– Халык үзе милли телне сакларга тырышырга тиеш. Халык үзе теләсә, телне яшәтергә була. Билгеле, демократия дә кирәк. Мәктәпләрне булдыру зарур. Мәктәп булмаса, телне саклау бик авыр. Россиядә бу яктан шартлар начар, төрле юнәлештә төбәкләргә каршы басым бара. Мәктәпләрдә милли-мәдәни компонентны бетерү, республика телләрен мәҗбүри укытуны бетерү ул шулай ук телебезнең хәлен какшата. Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә генә бирү телнең позицияләрен киметә.

1980 еллар ахырында Эстониядә руслар бик күп иде. Эстон телен кысрыклап чыгарырга тырышып карадылар. Әмма эстоннар бик үҗәт халык, алар бирешмәде. Телне саклау өчен бөтен җирдә үзләренчә сөйләшергә тырыштылар. Эстон телендә әдәби журналлары чыксын өчен, һәрбер эстон журналга өч-дүрт тапкыр языла иде.

– Татарлар конкрет нәрсә эшли ала?

– Төп ысул: өйдә сөйләшү. Мин үзем унынчы класска кадәр татар телендә укыдым, русча ике-өч китап яздым. Татар мәктәбен бетереп кенә син русча өйрәнмичә каласың дигән сүз түгел. Татар мәктәбендә русча да укыйлар.

Россиядә тел укыту культурасы бөтенләй юк. Күп телләрне өйрәнергә тырышырга кирәк. Яшь вакытта бөтен телне дә өйрәнеп була. Телне белсәң, төрле урыннарда эш таба аласың. Татар телен белгән кеше Төркиягә китсә, төрек телен өч ай эчендә өйрәнә ала. Безнең халык бер даирәдә, беркая да чыкмыйча яшәргә күнеккән. Алдагы көнең ничек буласы билгеле түгел бит, бәлки Россиядән китәсе булыр.

– Россиянең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Пессимистик рухта. Төп чыганак – нефть, газ утыз елдан соң кимиячәк. Технологик яктан илне үзгәртеп кормасалар, безнең балалар чит илгә качачак.

– Дамир әфәнде, соңгы вакытта мөселман илләре хәрәкәткә килде, бу атыш-үтереш озакка барыр микән?

– Мөселман илләре озак вакыт колония буларак яшәде. Колониядән чыккач, элекке колонистлар власть башында үз кешеләрен калдырып китте. Шул кешеләр аркылы бу илләрне талап яшәргә күнектеләр. Колониаль илләрдәге халык хәзер әкренләп үзгәрә. Алар властьны алмаштырырга кирәген аңлады. Яңача яшәү, халыкка якынрак власть сис­темасы булдыру җиңел эш түгел. Бу илләрдәге сугыш озакка барыр дип уйлыйм. Эчке проблемалар тиз генә бетә торган әйбер түгел ул. Дөньядагы мөселманнарның хәрәкәткә килүе Россиягә дә йогынты ясый. Мөселман дөньясында төрле көчләр бар, алар Россия эчендә дә хәрәкәт итәләр. Россия эчендәге сәяси режим мөселманнар өчен яхшы түгел.

– Бандитларны күбрәк мөсел­ман­нар арасыннан “тоту” тенденциясе дә бар бит?

– Алар арасында власть органнарына каршы сугыш алып баручылар да, халыкка ирек кайтару өчен көрәшүчеләр дә бар. Төрле шәхесләр, төрле тенденцияләр, кыскасы... Барысын да соры төскә буярга тиеш түгелбез.

– Бүгенге мөселманнарның җи­тәк­чесе – мөфти нинди булырга тиеш?

– Хәзерге мөфтиләр властька якынайды. Акыллы мөфти халык белән эшләргә тиеш.

– Россия мәгълүмат чаралары Гру­зияне эт итеп сүгә, чынлыкта ничек соң?

– Россиядә элеккеге җитәк­че­лек­нең эшләгән эшләренә һәм аларның сәяси позициясенә каршы пропаганда алып барыла. Аннары, Грузиядә эчке каршылыклар да көчле. Властька яңа төркем килде дә, ул властьта утырып кала дигән сүз түгел. Грузия – христиан иле. Анда 9 миллионга якын Төркиядә яшәгән аҗарлар бар, ягъни мөселман динен кабул иткән грузиннар. Грузия эчендәге Аҗария – ул аның кыйпылчыгы гына. Төркия – НАТО иле, димәк Грузиягә йогынты ясау механизмнары бар. Грузиядәге пропаганда Россия халкы өчен алып барыла, ләкин чынбарлык алай түгел. Саакашвили Грузияне аякка бастыру өчен бик күп эшләде, илгә чын демократия килде. Ул чын демократия оештырды. Шуның белән бергә үзе егылды.

– Дамир әфәнде, халык һәрвакыт патшаларына табынып яшәгәнме?

– Элек халык бөтен тормышыбыз патшадан гына тора, дип уйлаган. Борынгы төркиләрдә Хазар каганлыгында ханны власть башына куйган вакытта сәламәтлеген тикшергәннәр. Әгәр дә хан сәламәт һәм акыллы булса, без яшибез, дип уйлаганнар. Сәламәтлеге какшаса, патшаны юкка чыгарырга кирәк булган. Алдан ук, “син мәңгелек түгел, әмма син безнең белән береккән”, дип кисәтеп куйганнар. Власть башында утырган кешенең җәмгыять өчен әһәмиятле икәненә халык бик ышанган. Ханны властька корылтай җыеп куйганнар. Ханны тәхеткә дүрт бөек бәк утырткан һәм начар идарә итсә, бәкләрнең ханны үтерергә дә хакы булган. Чыңгыз хан заманыннан бирле шундый хокук бирелгән: хан дөрес хөкем итсә, ул яшәгән һәм аның даны зур булган.

– Безнең ханбикәбез – Сөембикә Казан ханлыгы чорында популяр булды микән?

– Популяр ук дип әйтмәс идем. Сөембикәне 20 йөз башында күтәреп чыгалар. Бу – безнең идеологларның эше. Ул – милләт оешканда символ булсын дип соңыннан тудырылган шәхес. Сөембикәне халык өчен начар булган дип әйтмәс идем. Трагик шәхес. Ул киткәннән соң татар дәүләтчелеген югалта.

– Татар-монголлар Россияне яулап алганнар дип гел безнең бакчага таш атучылар бар...

– Урта гасырларда яулап алу ул икътисадның бер төре булган. Яулап алганнар, шуннан ясак җыйганнар. Урта гасырда кем көчлерәк, шул яшәгән. Яулап алу бөтен дөньяда барган. Монголлар гына яулаган, алар башкаларга караганда начаррак икән, дигән фикер дөрес түгел, бөтен халыклар яулап алу белән шөгыльләнгән.

– Татарлардан яхшы сугышчы чыга дип мактыйлар, ни өчен?

– Безнекеләрдә хәрбилек психологиясе борынгы заманнардан калган. Сугыша белү, хәрби эшләрдә актив катнашу гадәте сакланган.

ГАБДЕРӘХИМ
                                                                                              

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2144
16 Ноябрь 2020 09:59 1547
19 Ноябрь 2020 10:02 1477
9 Ноябрь 2020 11:10 1363
ӨСКӘ