Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Акыллы” Апас башлыгы – 2

28 Апрель 2015 4667
Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллинның өч бертуганы бар. Абыйсы Рифат, сеңелләре Резидә һәм Тәнзилә. Тагын да ишле гаиләдән чыкса, мөгаен, Заһидуллин кулына зуррак район дилбегәсен тоттырасы булыр иде. Алар аппетитына бер Апас кына чыдамас иде диюем...

Дәвамы. Башы газетабызның узган санында.


Декларация читтә торсын...

Дөрес, рәсми рәвештә Заһидуллин череп баеганнар рәтендә түгел. Тапшырган декларациясенә күз салсак, 2013 елда ул 2 миллион 480 мең сум акча эшләгән. Айларга бүлеп карасак, бер айга 206 мең сум хезмәт хакы чыга. Моннан тыш, Рәшит Нәҗип улының җәмгысе дүрт гектарлы ике җир кишәрлеге, 247 һәм 122 квадрат метрлы ике йорты, 95 квадрат метрлы фатиры бар. Үзе өч миллионлык “Лексус”та җилдерә, хатынында “Тойота Рав4” машинасы. Башка түрәләр белән чагыштырганда, “аһ” итәрлек милек түгел бу. Ләкин Заһидуллинның чынбарлыктагы мал-мөлкәте декларация белән тәңгәл килеп бетми шул. Апаста бүген аның туганнары кулына эләккән түгел, эләкмәгән оешмаларны бармак бөгеп санарлык.

Мәсәлән, данлыклы “Сельхозхимия” хуҗасы булу бәхете тәтеми аларга. Бу көчле оешмага Заһидуллинның күзе төшми калмый, әлбәттә, тик теше үтми. Чөнки аның элекке җан дусты Наил Гобәйдуллин бу мәсьәләдә өлгеррәк булып чыга. Заһидуллин белән уртак тел таба алмый башлагач, Гобәйдуллинны районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелегеннән куалар. Әмма ул югалып калмый, тагын да югарырак – “Республика Татагрохим” берләшмәсенә үк үрмәли. Ә “Сельхозхимия” (соңрак “Агрохимсервис”ка әйләнә) – “Татагрохим”ның филиалы. Шул рәвешле, “Татагрохим” җитәкчесе Наил Гобәйдуллин “Сельхозхимия”не җиңел генә үз кармагына эләктерә. Теләсә кем кулына калмасын, дигәндер инде. Хәер, кем кулына калса да, бу оешманы традицион язмыш көткәндер – бетү. Төпкә төшүдән коткарырга талпыныпмы, башка максатлар беләнме, 2013 елда банкротка чыккан “Апастово Агрохимсервис” базасында “Агросервис “Апас” оештыралар. Ә учредительләре... бик гаҗәп кешеләр! Сибгатуллина Илнара Наил кызы һәм Гобәйдуллина Илнара Наил кызы. Адреслары, туган еллары һәм көннәре дә бер үк. Әллә ялгыш күрәмме дип, алар турындагы мәгълүматны кат-кат, күземне уа-уа укыдым. Бу кадәр охшашлык игезәкләрдә дә юк бит! Баксаң, болар икесе дә бер үк кеше икән – Наил Гобәйдуллинның кызы. Берсе – Илнара ханымның кыз фамилиясе, икенчесе – ир фамилиясе. Учредитель дә берәү генә булып чыга инде, димәк.

Район башлыгының улы ниләргә хуҗа?

Тортның бу зур кисәген Гобәйдуллин эләктергән арада, Заһидуллин бишне йотып өлгерә. Мәсәлән, “Апас сельхозтехникасы”ның төп хуҗасы – аның улы Марат Заһидуллин. Моннан тыш, район башлыгының улы исеменә түбәндәге оешмалар да теркәлгән: “Свияжный”, “Мэнд Консалтинг Груп”, “Весна”, “Кама Тамагы агрофирмасы”. Хәтта “Татфондбанк” хуҗалары исемлегендә дә Маратның исеме бар. Менә кем ул Апасның иң эшлекле кешесе! “Алтын” малайлар рәтенә район башлыгының абыйсының малайлары Илфат һәм Ринат Заһидуллиннар, сеңлесенең улы Илшат Вахитов та керә. “Апас сельхозтехникасы”нда башта Илшат директор вазыйфасын үти, аннары ул җылы урын Ринатка кала. Әллә җитәкчеләре күбәеп эшләргә кеше калмаганга, әллә тәҗрибәсезлектән, малайлар әллә ни эш кыра алмый.

Гади генә мисал. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү бурычы “Апас сельхозтехникасы”на зур өметләр белән тапшырылса да, нигездә ул мәшәкатьләр белән авыл җирлеге рәисләре йөгерә. Бер карасаң, “Апас сельхозтехникасы”ның исеме җисеменә туры килгән очракта ул авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау белән генә шөгыльләнергә тиеш. Ләкин Апастагы барлык төзелеш оешмалары да банкротка чыгып бетү сәбәпле, бөтен акчалы эш Марат Заһидуллин кулындагы оешмага керә.

Ни өчен банкротка чыгалар, ник эшләре бармый соң? Менә “Апасстрой” язмышын гына искә төшерик. Район башлыгы вәгъдәсе белән бер бина төзеп, аннары шуның өчен акча ала алмыйча чиләнгәннән соң эшләре шырыкка китә аларның. Нидер эшләтеп, акча түләмәү – конкурентны банкротка чыгаруның иң җиңел юлы. Ә “Апас сельхозтехникасы” нидер төзергә алынса, аңа акча алдан ук түләнеп куела. Аның юлында һәрчак ак җәймә.

“Апас сельхозтехникасы”на кагылышлы тагын бер истәлекле вакыйга тарих битләренә сеңеп кала. Студентларга ярдәм булсын дип, Апас агролицеена техника кайта. “Апас сельхозтехникасы”ның үз тракторлары җитмәү сәбәпле, ул агролицей белән килешү төзеп, берничә техниканы Борнаш җирләрен эшкәртергә чыгарып җибәрә. Гозерен үтәгән, кире бормаган өчен рәхмәт укып кына ят бит инде! Юк, Марат Заһидуллин оешмасы мөгез чыгара. Алдан килешенгән сумманы лицейга түләми. Шуннан соң атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, лицейның директоры Габдулла Хафизов ике уйлап тормый, “Сельхозтехника”ны бу оятсызлыгы өчен судка бирә. Тик күпме яшәп тә, Габдулла әфәнде суның каян акканын аңламаган, бу оешманың чын хуҗалары кемнәр икәнен абайлап өлгермәгән, күрәсең... Абайлап өлгергәндә соң була инде – эшеннән оча! Үзе үк элекке “Сельхозтехника” базасын оештырган, җитәкләгән кеше дип тә жәлләп тормыйлар аны.

Райпо кибетләрен – шалкан бәясенә

Гомумән, Апастагы оешмаларны тикшерә башласаң, районда Рәшит Заһидуллин балаларыннан һәм аның туганнарыннан да яхшырак белгеч юк икән, дигән фикергә киләсең. Кая карама, җитәкчелектә Заһидуллиннар нәселе! Үзләре җитәкче, үзләре депутат, район бюджетына кадәр алар хәл итә. Җир җимертеп эшләсәләр, нәтиҗә күрсәтсәләр ачу да килмәс иде. Эшли генә күрсеннәр дип кул селтәп, төкереп китәр идең. Тик алар кулы тигән күп оешманың ахыры бертөсле тәмамлана – банкротлык белән. Хәллерәк җиргә урнашалар да, туйганчы имеп, саранча кебек корытып, юкка чыгарып икенчесенә күчәләр. Башлаган эшләрен ерып чыга алмыйлар. “Менә моны алар күтәрде, биредә алар эш күрсәтте!” – дип төртеп күрсәтерлек бер генә оешма да юк анда. Соңгы арада Апас халкыннан: “Безнең район хакимиятендә җыен белемсез кеше эшли хәзер, әллә ПТУ тәмамлаучыларны махсус җыялар шунда!” – дип зарланулар еш ишетелә. Нигезле дәгъва бу. Апас районы Башкарма комитеты рәисләре дә перчатка урынына алышынып тора. Ситуацияне аңлап алгач, баш исәнлеген өстен күрепме, күбесе бу районнан чыгып ук кача... Бәлки белемсез кешеләр белән идарә итү җиңел булганга Заһидуллин үзен шундыйлар белән уратып алгандыр? Кәгазьләрне артык сорау бирмичә генә имзалыйлар, кирәкмәгәнне күрмиләр, каршы дәшмиләр. Җайлы бит!

Әнә, райпо системасы тирәсендә генә күпме махинация! Барлыгы 49 кибет, ресторан, ашханә, ипи комбинаты, заготконтора – һәммәсе дә бүгенге көндә шәхси кулларда. Бу – 39 миллион 543 мең сумлык байлык. Аны күпмегә сатып җибәргәннәр дип уйлыйсыз, йә? Айрат Садыйков атлы берәү әлеге дәүләт милкен нибары 7 миллион 306 мең сумга сатып ала (ул да чит кеше түгелдер, “Татагропромбанк” хуҗалары исемлегендә Илшат Вахитов белән бергә аның исеме дә ялтырый). Чит кулларга җибәрмиләр, әлбәттә. Әлеге дә баягы Заһидуллиннар нәселе тирәсендә генә шәйләнә бу байлык.

Заготконтораны “йоту” схемасы исә иң гадиләрдән була. Башта исемен үзгәртәләр – “Апас заготконторасы” оеша. Ә аның төп учредительләренең берсе – “Борнаш” хуҗалыгы. Әлеге хуҗалык район башлыгының кызы Тәзкирә Заһидуллина һәм абыйсының улы, югары белеме дә булмаган Илфат Заһидуллинныкы. Апасның читендә үк булса да, 626 квадрат метрлы ит комбинаты да Заһидуллиннардан читтә калмый. Бүгенге көндә анда да эш бармый, кайчандыр гөрләп торган комбинат әрәм булып ята.

Әзме-күпме табыш китерергә сәләтле оешмаларны гына түгел, күзләре төшкән һәр нәрсәне үзләренеке итәргә күнеккән болар. Рәшит Заһидуллин үзе туган авылында эте дә, бете дә аныкы булырга тиеш, дип хыялланып яши бугай. Борнаштагы күлне дә үзләштереп, башка берәү үтеп керә алмасын өчен йозак элеп куйган бит, әнә. Гомер бакый шунда балык тоткан авыл агайлары бу хәлләрне әле дә кичерә алмый, район башлыгына бүген дә рәнҗи. Хәтта Апастагы “Камушки” аучылар клубына да Илшат Вахитов белән Илфат Заһидуллин хуҗа булган. Урмандагы төлкегә кадәр үзләштергәннәр! Үрдәк ату өчен дә алар янына баш иеп барып, рөхсәт сорыйсы. Хәер, эшләре шулай хөрти барса, тиздән Апас кырларында куяннар да калмас. Аларын да йә юк итеп бетерерләр, йә яхшы белгечләр Апастан качкан кебек, куяннар үзләре үк бу район җирләреннән чыгып сызар...

Киң күңелле Рәшит Заһидуллин Апас яшьләренә генә түгел, пенсионерларга да юлны киң итеп ача. Мисал өчен, Борнаш авылында яшәүче бертуган абыйсы Рифат әфәнде кебек дәрәҗәле белгечкә. Андый пенсионерны өйдә тик утыртып булмый бит инде, районны күтәрүдә ул да үз өлешен кертсен! Район башлыгы шулай дип уйлый һәм Рифат Заһидуллинга “Актай” җәмгыятен, “Икмәк” заводын тапшыра. Әмма Рифат әфәнде бизнес дип шашып йөри торганнардан түгел. Апастан 30 чакрым ераклыктагы авылыннан китеп азапланмый ул, текә эшмәкәрләрчә читтән торып кына идарә итә. Ә “Икмәк”тә директор вазыйфасын район җитәкчесенең сеңлесенең иренең абыйсы – Азат Вахитов үти. Анысы Кама Тамагыннан тиклем килеп йөри, Апасның үзендә эшләргә кеше калмый, күрәсең. “Икмәк” – елына бер миллион сум табыш китерә торган, дүрт миллион сумлык капиталы булган оешма. Бөтен Апас халкын ипи белән тәэмин итә. Анысы да бетә генә күрмәсен! Халык куян атмыйча яши ала, ә менә ипи бетсә, ачка үләргә генә кала бит.

Апас райпосының калган милке банкротка китә. Инде Заһидуллиннарның гаилә дустына әверелеп бетә язган конкурс идарәчесе Алмаз Сабитов аларына берәм-берәм ясин чыга.

“Тендерлар да безнеке!”

Район хакимияте тирәсендә тагын бер майлы калҗа бар – тендерлар һәм дәүләт килешүләре. Шәхси оешмаларга мантып китәргә, мәшәкатьсез көн күрергә менә дигән форсат бу. Ләкин халык әйтмешли, кемнең кулында – шуның авызында. Апаста бигрәк тә. Аеруча мәгариф бүлеге төшемле урын, чөнки район бюджетының 43%ы мәгариф бүлеге аша үтә. Ә РОНО бухгалтериясендә тагын үз кеше – Илфат Заһидуллинның хатыны Миләүшә. Кыскасы, бу калҗаны йотып куяр өчен дә барлык шартлар тудырылган. Мәгариф тармагындагы тендерларны нигездә ике оешма – “Апас” кулланучылар җәмгыяте һәм “Апас сельхозтехникасы” ота. Мәгариф тармагы, ягъни мәктәпләрне азык-төлек белән тәэмин итү кебек җаваплы эшләрнең шактые “Апас” кулланучылар җәмгыятенә туры килә. Мәсәлән, 2012 елның 23 мартында аукционда 816 меңгә тендер җиңә ул. Гаҗәп тә түгел – “Апас” кулланучылар җәмгыятенең тугыз учредителенең берсе – Рәшит Заһидуллин үзе бит! Әлбәттә, улына да өлешне мулдан чыгара ул. Районның Башкарма комитеты “Апас сельхозтехникасы” белән соңгы елларда гына да 17 килешү төзегән, җәмгысе 14 миллион сумга! Зур сан бу. Мәсәлән, «Апас сельхозтехникасы» 1 миллион 280 меңгә биометрик чокыр (үләксә базы) ремонтлаган, 500 меңгә кар чистарткан, Апасның горурлыгы булган Җиңү паркында җир эшләре башкару өчен дө аңа 1 миллион сум бирелә.

Кайчак башкалар алдында сүз чыгармас, мәшәкатьләнеп тормас өчен Башкарма комитет тендер да уйнатып азапланмый. Туры килүен кара – закон да мондыйлар өчен махсус язылган кебек. Әгәр башкарылачак эшнең суммасы 100 мең сумнан артмый икән, тендер уйнатып тормаска, килешү нигезендә генә эш итәргә рөхсәт бар. Заһидуллиннар законның шушы нечкәлегенең рәхәтен күрә дә инде. Юл тирәләрендәге үләнне чабу өчен дә “Апас сельхозтехникасы”на 99 мең сум түлиләр, трактор белән ике әйләнеп чыгып, кар чистарту да ат бәясенә – 99500 сумга төшә. Кыскасы, юк-бар йомышны сәбәп итеп, район бюджетын төрле яклап талыйлар.

2011-13 елларда Апас районы Башкарма комитеты Фәнис Сафиуллин дигән кеше белән килешү төзи. Килешүнең нигезендә Фәнис әфәндене спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек җитәкчесе вазыйфасына тәкъдим итү мәсьәләсе ята. Әмма расланган штат расписаниесеннән тыш. Тикшерү нәтиҗәсендә, бу адым бюджет акчаларын максатсыз куллану дип бәяләнә. 2014 елда Апас районы Башкарма комитеты аның белән килешү төзеп тормый, чөнки Фәнис Сафиуллинның хатыны Лилия “АПК Апас” идарә итү компаниясе оештыра. Ә аның директоры итеп хәләл җефетен билгели. Үз гомерләрендә төзелеш белән шөгыльләнмәгән, кулларында китап белән дәфтәрдән тыш берни булмаган ир белән хатын тиз арада Апас төзелешен җитәкли башлый. Кыска вакыт эчендә алар белән барлыгы 17 миллион 400 мең сумлык килешү төзелә. Нинди генә эшләр майтармый алар! Иң кызыгы – төзелеш буенча тендер һәм аукционнарда шушы “АПК Апас” һәм “Апас сельхозтехникасы” гына катнаша. Һәм җиңүчене үзара билгелиләр. Бу оешманың ничек кинәт кенә шундый дәрәҗәгә күтәрелүе күпләрдә сорау тудыра торгандыр. Монысын инде тикшерү ачыклап бетерер.

Тендерларга килгәндә, законның икенче ягы да бар: әгәр оешманың бурычлары бар икән, ул тендерга якын да килә алмый, аны комиссия үткәрмәскә тиеш. Тик Апаста төкерәләр бу законга, алар үз кагыйдәләре белән яши. Менә сезгә бурычлар буенча рекорд куючы оешмалар исемлеге: “Апас сельхозтехникасы”, “Зөя”, “Икмәк”, “Яңа юл”. Алар халыкка хезмәт хакларын вакытында түләми, пенсия фондына бурычлары муеннан җыелган. Мәсәлән, “Зөя” буенча 2014 елгы саннар: анда 1661 хезмәткәр эшли, пенсия фондына 18 миллион сум бурыч җыелган. Коточкыч! “Апас сельхозтехникасы”нда да хәлләр мөшкел, Арбитраж суд юлына сукмак салганнар.

“Йолдыз” йолдызы

Район башлыгы туганнарын гына түгел, үзен дә нык ярата. Апас районының “Йолдыз” газетасын ачып карагыз – кайбер саннарда аның фотосы бишәр урында балкый! Беренче битне тутырып, башлыкның йә берәр әбигә яулык бирүен куялар, йә тагын нәрсә... Әйтерсең, Апасның иң чибәр кешесе – Рәшит Заһидуллин! Әйтерсең, бөтен кешене бары ул гына кызыксындыра, гади халык җитәкченең кайда кәнфит өләшүен, кайсы бәхетлесенең кулын кысканын гына белергә хыялланып яши. Патшаларны да бу кадәр зурламаганнардыр, билләһи! Апас халкы Заһидуллинның эшкә кайсы көнне чыгуын, ничә атна отпускта булуын да матбугат чаралары аша гына күзәтеп, белеп тора икән. Газетаның исеме үк аның турында диярсең. “Апас хәбәрләре” телевизион тапшыруы да кимен куймый. Бу каналны беренче мәртәбә кабызган кеше аны шәхси телевидение дип тә уйлыйдыр. Анда ярты сәгать эчендә Заһидуллинны 30ар мәртәбә күрсәтәләр. Хакимият башлыгының туган-тумачалары язмышы да бергә үрелеп бара, аларны да читтә калдырырга ярамый бит инде. Ә менә Заһидуллинның җене сөймәгән кешеләрне район матбугатында мәңге очратмыйсың. Кыскасы, матбугат күзәтүе бенча, Апаста бар да яхшы, ал да гөл!

Әлбәттә, ялагайлану гына түгел бу, чираттагы тикшерү моның тормышчанрак сәбәпләрен дә ачыклады. Баксаң, район Башкарма комитеты район газетасына 2011-13 елларда 4 миллион 596 мең сум акча күчергән икән. Елына уртача 1 миллион 700 мең сум туры килә. Түләгән кеше музыкага да заказ бирергә тиеш кебек. Әмма “Йолдыз” бит “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә карый, аны “Татмедиа” ашата! Һәм бу очракта район бюджетын шул рәвешле туздыру законга каршы килә.

Менә шулай, җәмәгать, район эчендәге “Йолдыз”да макталу чүп кенә ул. Эшкә керешкәндә: “Апас халкы өчен тырышасым килә”, – дип шапырынган, “Халыкка хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән Рәшит Заһидуллинның чын йөзе, район белән ун ел хакимлек итүенә нәтиҗә шушы. Ниһаять, Татарстан күләмендә “зурлауга” да ирештек үзен. Инде республика җитәкчелеге дә бу бөек шәхескә игътибар итми калмас, дип ышанам.

P.S. Әлеге язмаларны Татарстан республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш идарәсенә һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка юллыйбыз. Алар тарафыннан үткәрелгән тикшерү, бәлки, Апас хакимиятендәге башка хилафлыкларны да калкытып чыгарыр. Мондый мисаллар Буа, Чистай, Менделеевск, Минзәлә районнарында булды инде.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1168
ӨСКӘ