Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Акыллы”Апас башлыгы...

28 Апрель 2015 4948
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты булуына биш ел тулу уңаеннан, аның эшчәнлегенә багышлап фильм төшерделәр. Баксаң, быел республикада андый түгәрәк даталар шактый икән. Мәсәлән, Апас районы хакимият башлыгы Рәшит Заһидуллинның җаваплы вазыйфага керешүенә төгәл ун ел. Эстафетаны дәвам итеп, мин дә Рәшит әфәнденең бу срок эчендә майтарган эшләрен барларга булдым.

Хакимияткә килү

Гадәттәгечә, эшне тәртип буенча, ерактан – Рәшит Заһидуллинны бу кәнәфигә китергән сикәлтәле юллардан башлыйк. Элеккеге башлык Азат Хәнифәтуллин заманында ул “Каратун” элеваторы директоры вазыйфасы белән генә чикләнә. Үзегез аңлыйсыз, йола шулай куша – райондагы йомшаграк кәнәфигә фамилиядәшләр генә сикерә ала.

Менә Хәнифәтуллинның улы Алмаз исә, Апастагы бар ишекләрне тибеп ача. Егет башта кошчылык фабрикасын җитәкли – эше барып чыкмый. Аннары ит комбинатына тотына – анысын да тарата. Каяндыр ишетепме, 2000 елларда башлык малае Апас суы чыгару идеясе белән яна башлый. Азат Хәнифәтуллин бу юлы да улының башыннан сыйпый. Әмма “вак” кына сорау туа – Алмазга эшкә тотыныр өчен өч миллион сум акча кирәк. Хәнифәтуллиннар гаилә советында баш кашый торгач, әлеге сорауга да җавап табыла: район башлыгының хатыны “Саклык банкы”ның Апастагы бүлекчәсе җитәкчесе бит. Әнисе акча эчендә кайный! Ә залог проблемасын әти кеше хәл итә. Районның “Заря” һәм “Ялкын” хуҗалыкларының өч мең терлеге “Саклык банкы”на залогка күчә. Кредит алына алынуын, тик “Апас суы”ның гомере бик кыска була. Оешма өчен алынган җиһазлар урланган була, эш туктала, ә әни белән әти алып биргән кредит түләнмичә ята. Җыелып барган – инде биш миллионга әйләнгән бурычны күреп, “Саклык банкы” идарәсеннән Апаска тикшерү килеп төшә һәм Хәнифәтуллиннар безе капчыкны тишеп чыга. Шушы хурлыклы шау-шу белән, Апасның элекке башлыгы Азат Хәнифәтуллинны хакимияттән кулъяулык болгап озаталар. Әмма бер детальгә игътибар итегез: колхозларның теге өч мең сыеры исән кала. Әлегә...

Рәшит Заһидуллинның ул заман­дагы дәрәҗәле кеше – гөрләп торган “Алтын башак”ны җитәкләгән Ринат Гобәйдуллин белән дус чагы. Ул кирәкле урында Заһидуллин турында җылы сүз кыстырмый калмый, күрәсең. Шулай итеп, 2005 елның 28 июлендә Рәшит Заһидуллинны Апас районы башлыгы итеп билгеләп куялар. Әлеге вазыйфага керешкәнче Рәшит әфәнде район советы сессиясендә нотык тота, аның ул чактагы сүзләрен ишетүчеләр бу моментны әле дә оныта алмый өзгәләнәдер. “Мин бай кеше, бөтен нәрсәм бар, – ди Апасның булачак башлыгы. – Үземә дә, туганнарыма да берни кирәкми. Бары тик Апас өчен эшлисем, район халкының тормышын яхшыртасым килә...”

Бөтен район – бер йодрыкта

Бу сүзләрен ничегрәк тормышка ашыра соң ул? Халык өчен тырышуны нидән башлый? Җиң сызганып эшкә ябышкан минутларында ук Заһи­дул­лин дусты Ринат Гобәйдуллинга бу кәнәфи өчен рәхмәт әйтергә тиеш икәнен чамалый. Беренче эш итеп, Хәнифәтуллин бирешмичә, саклап торган колхозларның һәммәсен “Алтын башак”ка куып кертә. Рәхмәте шул була аның. Хәнифәтуллин юк итә язган өч мең терлек чүп кенә булган икән, ул чакларны күреп өлгерүчеләргә хәзер инде сагынудан мендәр чылатырга гына кала. Заһидуллин районның 15 мең баш терлеген “эх” тә итмичә өч хуҗалыкка берләштерә. Дәүләкидә “Горбунов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” (8 хуҗалык), Югары Акхуҗада – “Апас” (5 хуҗалык) һәм Апасның үзендә “Агросоюз” (7 хуҗалык) оеша. Иң кызыгы – әлеге хуҗалыкларның төп оештыручылары булып Наил Гобәйдуллин, Рәшит Заһидуллин һәм Азат Хәнифәтуллинның кызы Лилия тора. Өчесенең дә өлеше бертигез. Шулай итеп, Апас авылларындагы хуҗалыклар бу дәү кешеләргә буйсына башлый, башкалар вак-төяк филиал гына булып кала. Ник бер кеше дә тавыш чыгармаган, ничек мондый башбаштаклыкка юл куйганнар, диярсез. Хуҗалык рәисләрен җайлау-майлау эше әллә ни катлаулы булмый. Урып-җыю эшләре менә-менә башланам дип торганда, солярка белән бензин вәгъдә итеп, һәммәсен отпускка озаталар. Шуның белән шул. Дөрес, үз сүзендә нык торучы, бирешмәүче рәисләр дә була үзе.

“Утрау” колхозлар язмышы

Мәсәлән, “Башак”, “Дуслык”, “Яңа юл” колхозлары утрау кебек аерым утырып кала. Ябалак авылындагы “Дуслык”ка элекке район башлыгы Хәнифәтуллин да заманында күз салып йөри. Ләкин колхозның данлыклы рәисе Таһир Ибраһимов моңа теше-тырнагы белән каршы килә, халык сәнәкләр белән урамга чыга – “Дуслык”ны “йотарга” ирек бирмиләр, берләшеп саклап калалар.

Әмма Заһидуллиннан бу өч колхозның икесе исән-имин килеш котыла алмый. “Яңа юл”ны 30 ел буе җитәкләгән көчле шәхес – Мансур Галәветдиновны 2011 елда төп башына утырталар. Район хакимиятеннән: “Җыелыш җый, рәислекне яшь кешегә тапшырырга кирәк, синең урынга улыңны калдырабыз”, – дип хәбәр итәләр. Татар кешесе баласын муенына атландырып булса да зур кеше итеп күрергә тели бит инде. Мансур әфәнде дә әлеге яңалыкка ышана, сөенә, улын кайтарта. Җыелышка мөхтәрәм Рәшит Заһидуллин килә. Ләкин көтмәгәндә Галәветдиновка сюприз ясыйлар – “Яңа юл”ның “Сельхозтехника” карамагына күчәчәге ачыклана. Ә аның директоры – Кама Тамагы егете Илшат Вахитов, район башлыгының сеңлесенең улы. Хуҗалыкның максатчан юкка чыгарылуы шушы минутта гади халыкка да аңлашыла, аның аянычлы нәтиҗәләре дә озак көттерми. Гөрләп торган колхоз санаулы айлар эчендә төпкә тәгәри.

Хәер, Илшат Вахитов аңарчы ук ясин чыгу остасы буларак дан казана. Әнәле авылында 2010да “Каратун” дигән оешма теркәп, дуңгызчылык белән шөгыльләнә башлый ул. Район хакимияте дә бу фермага зур өметләр баглый. Алты гектар муниципаль җирне дә җиңел генә “Каратун”га бирә, аренда хакын да алып тормый. “Каратун”да дуңгызларны яңа ысул белән асрыйлар. Фәнни телдә әйтсәк, “салкын метод” белән. Төп максат – аларны салкында һәм пычракта тилмертү була, аслары язын гына чистартылырга тиеш. Ләкин бу кадәресен дә эшлисе булмый: салкында тилмергән 980 мыркылдыкның күбесе салкын кышны чыга алмыйча җан бирә. Өч ел эчендә “Каратун”га да ясин чыгалар. Дөресен әйтергә кирәк, “салкын метод” буенча дуңгызчылык үрчетү дә Рәшит Заһидуллинның фантазия җимеше була.

Инде “Башак”ның аянычлы язмышына килсәк, ул да шул ук кешеләр кулына күчеп, “Рәхимов” хуҗалыгына әйләнә. Башка колхозларның төшенә дә кермәгән сумма – 1 миллиард сумлык инвестиция кертәләр анда. Ләкин аталы-уллы Рәмис һәм Фәрит Рәхимовлар әлеге хуҗалыкны 600 миллионга банкротка җибәрә. Монысын да Рәшит Заһидуллин күреп-күзәтеп тора, аның да кулы уйный (әлеге көчле колхозны ничек юкка чыгарулары турында “Акчарлак”та тәфсилләп язган идек, акчарлак-газета.рф/ru сайтыннан “Апас байлыгын кем тарата?” дигән язманы табып укый аласыз).

Банкротлык сукмагы

Заһидуллин зур өметләр багласа да, бөтен район хуҗалыкларын җитәкләү җиңел генә барып чыкмый. Дәү абзыйларның көймәләре комга килеп терәлә. “Әһә, өч кисәккә бүленгәнгә идарә итә алмыйбыз, әйдәгез, барысын да бер йодрыкка туплыйбыз”, – диешә дуслар. Һәм 2007 елда Апаста “Әнәле” дигән гигант авыл хуҗалыгы предприятиесе пәйда була.

“Әнәле”нең учредительләрен дә әйтсәм, тәгәри-тәгәри көләрсез, билләһи: Лилия Азатовна, Тәзкирә Рәшитовна, Илнара Наилевна. Элекке башлык Хәнифәтуллин, хәзерге җитәкче Заһидуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән Наил Гобәйдуллинның кызлары! Апасның бөтен байлыгы, мал-мөлкәте, меңләгән баш терлеге һәм иген-кырлары менә шушы өч “колхозчы” кыз җилкәсендә кала. Ферма эчләрендә бу кызыкайлар ничек йөрде икән дә ниләр күрде икән? Ниләр майтарды икән дип әйтеп тә тормыйм...

Хәер, озак күз буярга туры килми аларга, башлаган эшләрен ахырына тиз арада җиткерә торганнардан булып чыгалар. “Әнәле”не дә бу өч кыз турыдан-туры банкротлык капкаларына таба илтә.

Әле “Әнәле”гә күктән тамып торган өс­тенә хәлләре шул дәрәҗәдә мөшкелләнә. Ни сәбәпледер, район хакимияте дә мат­ди яктан тәэмин итеп тора үзләрен, тиешме-тиеш түгелме – милек субсидияләре бирә. Дөрес, монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре соңыннан бу ярдәм­не законсыз дип таба...

Кызларның “Әнәле”се тагын бер факт белән дөнья шаулата. Заманында шундый закон гамәлгә кереп ала: эш урыныннан кыскартылган хезмәткәрләр хезмәт куйган урыннарында селкенеп йөри, ә мәшгульлек үзәге матди ярдәм күрсәтүне, ягъни хезмәт хакы түләүне үз өстенә ала. Үзенчә, хезмәт хакы түли алмаган оешмаларның эшен дә җиңеләйтә, халыкка да бераз файдасы була. “Әнәле”гә дә заманында мәшгульлек үзәгеннән 26 миллион сум акча килеп керә. Моңа шөкер итеп, барысын да закон кушканча үтәү урынына, “Әнәле” җитәкчеләре тагын утын ярып ташлый. Бу акчаны эшләп торган, мәшгульлек үзәге аша теркәлгән хезмәткәрләргә түгел, элек эшләп киткән эшчеләргә түлиләр. Ягъни элекке бурычларын каплауга тоталар. Аннары бу урында китә тавыш, китә гауга... Районның башкарма комитеты рәисе Рәис Зиннәтуллин Апастан ук чыгып кача, районның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Рафаэль Солтанбәков эшеннән колак кага, “Әнәле” директорына җинаять эше ачыла. Ләкин ни хикмәттер, ул җинаять эше тиз арада туктатыла да. Бу шау-шудан район башлыгы Рәшит Заһидуллин белән хакимиятнең баш бухгалтеры Ләйлә Хәйруллина гына читтә кала. Иптәш Хәйруллина – Рәшит әфәнденең бертуган сеңлесенең кызы икәнен дә әйтсәк, барысы да үз урынына утыра, аңлашыла кебек...

Бу очракта бары тик “Әнәле” директоры гына читтән килеп эләккән кеше, майлы калҗага аны ничек шул дәрәҗәдә якын китергәннәр – гаҗәп. Хәер, рәсми рәвештә ул җитәкчелек итсә дә, анда мөһим мәсьәләләрне Гомәр Хәйруллин атлы берәү хәл итеп ята. Анысы – Ләйлә Хәйруллинаның әтисе, ягъни Рәшит Заһидуллинның сеңлесенең ире.

Акчаны шул рәвешле 3-4 ел әвеш-тәвеш китергәч, җитәкчеләр “Әнәле”нең дә очын яшерергә карар кыла. Бу хуҗалык 2011 елның 24 августында банкрот дип игълан ителә. Банкротлыкка кадәр 1 миллиард 509 мең сумлык мал-мөлкәте исәпләнсә, ахырда 1 миллиард 564 мең сум бурычы бар дип табыла. Каян килеп чыккан бу кадәр бурыч – менә зур сорау!

Бер миллиардлык хуҗалыкны – 6 миллионга!

Банкротлык кыйссасы да кызыклы. Шул ук болгавыр елларда Апаста “Лидер” дигән яңа бер оешма барлыкка килә. Хуҗасы – Марат, Рәшит Заһидуллинның сөекле улы. Нинди яхшылыклары өчендер, республика бу оешмага 82 мең гектар җирен кул кысып тапшыра. Шул кишәрлекләренең бер өлешен, төгәлрәге 17 мең 180 гектар җирен “Лидер” “Әнәле”гә арендага бирә. Аренда өчен ай саен 88 мең түләп барырга тиеш була тегесе. Ләкин, имеш, “Әнәле” бурычларын капларга “оныта”, көннәрдән бер көнне җәмгысе 905 мең сум әҗәте җыела. Янәсе, “Лидер” моңарчы дәшмәгән дә, еллар үткәч кенә хәтере яңарган. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре нигездә бер үк кешеләр икәнен дә искәртсәк, моның хуҗалыктан акча суырып калуның бер гап-гади ысулы икәнлеге аңлашыла.

Бу дөньяда мәңге аерылмас сыман тоелган дуслар да бервакыт дошманлаша бит, җәмәгать. Гобәйдуллин белән Заһидуллин да нидер бүлешә алмый башлыймы, араларыннан кап-кара мәче йөгереп чыгып китәме, тотыналар берзаман бер-берсеннән милек дауларга. “Алтын башак” Тәзкирә Рәшит кызын Арбитраж судка бирә, “Әнәле”дән 93 мең сум сорый. Район башлыгының икенче баласы – Марат та суд сукмагын шактый таптарга мәҗбүр була. “Дуслар” арасында моның ише пүчтәк суммалар өчен “разборка”лар шактый була әле, һәммәсендә казынып торсак, газета битләре җитмәс...

“Әнәле” тәмам юкка чыгарылгач, аның базасында “Зөя” оеша. Апас халкы бу оешманың җисеме түгел, исеме генә үзгәргән дип уйлыйдыр. Алай түгел. “Әнәле” тулысынча бетә һәм өр-яңа “Зөя” барлыкка килә. “Әнәле”нең милкен, башка сатып алучылар булмау сәбәпле, конкурс идарәчесе Алмаз Сабитов “Зөя”гә сатып котыла. Нинди хакка, дип сорагыз? Нибары 6 миллион 166 мең 221 сумга! Миллиард ярымлык хуҗалыкны шул бәягә олактырганнарын ишеткән булсам, үзем алыр идем – чын!.. Туганнардан бурычка җыеп, кредитка батып-чумып булса да... Ләкин мондый алу-сату турындагы мәгълүматны көндез чыра белән эзләсәң дә таба алмыйсың. Югыйсә, мин дә Заһидуллина бит! Калган фамилиядәшләрем белән беррәттән, минем колакка да бу хакта пышылдасалар ярар иде...

Ә башлык тирәсендә кайнаган, бу эш­кә әзме-күпме катнашы булган кешеләр акчага чума. Конкурс идарәчесе дә, әнә, үзенең чыгымнарын 4 миллион 546 мең сумга бәяли. Документларда казына башласаң, ул вакыттагы әллә нинди кызыклы кәгазьләр килеп чыга. Мәсәлән, 2012 елның 5 октябрендә Татарстанның Арбитраж суды “Әнәле”дән “Зөя”гә 33 миллион сум акча түләтү турында карар чыгара. Бу бурыч һавадан төшмәгән, әлбәттә. “Татфондбанк” “Әнәле”гә 2006 – 2010 елларда кредитка 33 миллион сум акча бирә. Ә “Зөя” ул чакта ук боларның поручительләре булып бара. Рәсми рәвештә 2010да гына оешкан “Зөя” ничек дүрт ел алдан ук шундый зур хуҗалыкның поручителе була алгандыр – монысы тагын бер табышмак.

Ахыры киләсе санда.
                                                                                                               
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ