Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Актанышта читтән килүчеләргә көн юк

21 Ноябрь 2013 1207
Күптән түгел Актаныш районына читтән күчеп кайткан берничә гаилә белән аралашырга туры килде миңа. Аларның барысы да җирле түрәләрдән зарланды. Читтән кайтучыларны пропискага кертмичә газаплыйлар икән.
Имештер, районда татар авылларына читтән килгән русларны һәм башкортларны якын да җибәрмәскә дигән яшерен карар бар. Җирле хакимиятнең бу гамәлләре ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Моны ачыклау өчен без Актанышка чыгып киттек.

“Татар авылында килмешәк булып яшәргә дә риза”

Надеҗда Соседова бирегә Башкортстанның Краснокамский районыннан күчеп килгән. Хәзерге вакытта Җанҗегет авылындагы иске генә бер йортта карт әнисе һәм ике баласы белән яшәп ята. Быел Соседовлар ана капиталына Кәзкәй авылыннан йорт сатып алган. Торакны Лилия Нәбиева исемле риелтор табып биргән. Әлеге агач йортка уты, суы, газы кергән. Банктан килгән бәйсез эксперт аның 40%ка тузуын, ләкин яшәргә яраклы булуын раслап киткән. Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүм Хөрмәев тә быелның 17нче сентябрендә бирелгән белешмәдә “Первомайская урамындагы 38 йортта яшәү өчен шартлар бар”, дип язган.

Нәтиҗәдә, ана капиталы аша торакны рәсмиләштерәләр. Тик озак та үтми, билгесез сәбәпләр аркасында җирлек башлыгы үз фикерен кинәт үзгәртә. БТИ җитәкчесе катнашында махсус комиссия чакыртып, Хөрмәев 38 йортны инде тору өчен яраксыз дип таба. Мәхтүм әфәнде белән без очрашып сөйләштек. Аның фикеренчә, 38 йортта яшәргә була, ләкин балалар белән түгел. Анда торбалардан су ага, мич тарт-мый, янгын чыгу куркынычы бар, ди ул.

Риелтор Лилия Нәбиева исә 38 йорт-ны яшәргә яраксыз дип раслаган комиссия акты белән килешми: “Бу документ күп сораулар тудыра, – ди ул. – Комиссиядә, имештер, 8 кеше булган. Һәрхәлдә, документта 8 имза һәм мөһер тора. Чынбарлыкта йортны тикшерергә нибары бер кеше килде. Ул да булса – районның БТИ бүлеге башлыгы Сәетова Лилия Камаевна. Ул үзе генә өйгә керде дә, “монда салкын, торып булмый, бу йортны мин яшәргә яраксызга чыгарам”, диеп чыгып китте. Иң кызыгы: тикшерү акты белән комиссия пенсия фонды запросы буенча килергә тиеш иде. Тик ни өчендер Хөрмәев комиссияне запрос килгәнче үк чакыртты”.

Авыл җирлеге башлыгы Хөрмәевне бәлки Надежда Соседованың үткәне куркытадыр? Без Актаныш районының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Хәертдинова белән дә элемтәгә кердек. Соседова Актанышта теркәлмәгән икән. Шуңа да аның турындагы мәгълүматны Гөлүсә ханым Башкортстанның Краснокамский районына шалтыратып ачыклаган. Надеҗда Соседова элегрәк аракы белән мавыккан, аны вакытлыча ана хокукыннан да мәхрүм итеп алганнар. Ире белән аерылган. Алай да икенче баласын тапкач акылына килеп эчүен ташлаган.

Актанышка күчеп килгәч ул үзенең үткәнен онытырга җыенып, яңача яшәргә теләвен әйтә: “Хөрмәев ике балаңны да приютка тапшырам дип куркыта, – ди Надежда ханым. – Әмма мин үзем исән чакта аларны беркемгә дә бирмәячәкмен! Кешене үткәне өчен хөкем итәргә ярамый. Әйе, мин заманында тәртипсез тормыш алып бардым. Бүген исә башка планнар белән яшим... Мин аңлыйм, Кәзкәй – татар авылы. Анда бер генә рус гаиләсе дә юк. Татарлар мине биредә “марҗа”, “килмешәк” дип йөртәчәк. Әмма мин болардан курыкмыйм...”

Надеҗда Соседова үзе сатып алган йортка пропискасыз да кереп утырачагын әйтә. Ләкин түрәләр бу очракта аңа суд белән яный: “Без бу хатынны тору өчен яраксыз йортка кертмәячәкбез, – ди Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев, – әгәр инде ул анда үз теләге белән пропискасыз кереп утырса, эшне суд аша хәл итәчәкбез!”

Ана капиталына –җимерек йорт

Без танышкан икенче гаилә – Актанышбаш авылының Школьная урамыннан. Рәҗәповлар 1998 елда Таҗикстаннан күчеп кайткан. Умриниса Рәҗәпова – ике бала анасы. Хәзер өченчесен көтә. Ире белән хуҗалыкта эшлиләр. Эш урыныннан берничә ел элек йорт биргәннәр. Иске мәктәп бинасы. Йортның бер ягында әрмәннәр гаиләсе яшәсә, икенчесендә – Рәҗәповлар. Әрмәннәрнең пропискасы бар, ә менә Рәҗәповларны теркәмиләр. Узган ел күршеләр Рәҗәповларга кереп, “бу йортны авыл җирлеге башлыгы безгә бирде, сез аннан чыгып китәргә тиеш”, дип яный башлый. Умриниса Рәҗәпова сүзләренә караганда, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Фазлыева тулысынча әрмәннәрне яклый һәм Рәҗәповларны бу йорттан китегез дип куа икән.

Әмма Лилия Фазлыева әлеге сүзләрне кире какты: “Рәҗәповлар торган йорт минем җирлек балансында түгел, ул Актаныш авыл советына карый, – диде җирлек башлыгы. – Юк, мин аларны китегез дип кумыйм. Киресенчә, аларның Актанышбашта законсыз, пропис-касыз яшәвенә күз йомам. Алар бит Татар Суыксуы авылында ана капиталына йорт алды. Әмма анда яшәргә шартлар юк. Рәҗәповлар торган иске мәктәп бинасы исә бүген аукционга куелды. Анда катнашып, алар бу йортны үзләренеке итә ала”.

Баксаң, узган ел чыннан да ана капиталы буенча Рәҗәповлар Татар Суыксуы авылыннан ярым җимерек бер йорт сатып алган икән. Бик арзан бәягә. Капиталның зур өлешен Умриниса өлкән кызын дәвалауга тоткан.

“Безнең районда икенче төбәкләрдән күчеп килеп, ана капиталына җимерек йортлар сатып алучылар бар, – ди Актаныш районының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Хәертдинова. – Әмма әлеге йортларда аларның күпчелеге яшәми. Ә инде килеп төпләнгәннәре бер ай узгач ярдәм сорап безгә килә...”

Дөрестән дә, читтән күчеп кайтучылар Актаныш авыл җирлекләренә өстәмә мәшәкать тудыра. Моны Мәхтүм Хөрмәев тә аңлый, Лилия Фазлыева да төшенә. Район хакимияте исә күчеп кайткан “кунакларны” пропискага кертергә ашыкмый. Чөнки алар бүген-иртәгә социаль хезмәтләргә чиратка басып, ярдәм даулаячак.

Марсель ӘСКӘРОВ
Казан – Актаныш – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ