Язмалар исемлегенә күчү
Гаиләсе белән 2002 елда аерылышканнан бирле, Рафит бабай үзе генә көн күрә. Күрше авылда торучы хатыны белән хәбәрләшми, туганнары әйтүенә караганда, ике малае ара-тирә аның янына килгәләп китә икән. Агай бар булган мөлкәтен дә аларга түгел, ә бертуганының кызына васыять иткән. Йорт-җире иске булганга, соңгы вакытта картлар йортында да тора, әмма ике ел рәттән җәйгә Әҗәкүлгә кайтып ирекле яши башлый. Монысын эчеп-исереп йөри дияргә мөмкин, чөнки авылдашлары аның урамда аунап яткан чакларын да күрә…
***
Язманы “Акчарлак” газетасының яңа 40 нчы саныннан укый аласыз.
Актаныш егете Илвир Шәемов ике пенсионерның башына җиткән
10 Октябрь 2019 871

Җәйге көн кичкә авышкач, Актаныш районы Әҗәкүл авылында яшәүче Данияр Җәббаров өендәге кирәкмәгән әйберләрне, күбрәк кием-салымны 64 яшьлек авылдашы Рафит Якуповка илтеп бирергә ниятли. Ул машинасы белән ялгыз карт капкасы төбендә туктагач, аның янына Рафитның күршесе Айзат килә. Бераз хәл-әхвәл сорашып гәпләшеп торган ирләр абзыйның ишегалдына бергәләп керә. Шул мәлдә өйдән 26 яшьлек авылдашлары – Илвир Шәемов килеп чыгып, борын астыннан нәрсәдер мыгырдый-мыгырдый урамга юнәлә. Авыл сәрхушләре җыелгалый торган йорттан исерек егет чыгуга аптырамый тегеләре.
***
Язманы “Акчарлак” газетасының яңа 40 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Наил Вахитов