Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Актаныш бомжлары

31 Январь 2014 2982
“Акчарлак” редакциясенә Актаныш районының Уразай авылыннан хат килеп төште. Аны 40 яшьлек Динә Тимерова язган. Мондый эчтәлектәге хатларны укыгач, башта мең төрле сорау туа. Аның кыскача эчтәлеген сезгә дә тәкъдим итәм.
“Зур үтенеч белән язабыз һәм аны кире какмассыз дип ышанып калабыз. Без бүгенге көндә авыр тормышта яшибез. Үзебез тумышыбыз белән Актаныш районының Татар Суыксуы авылыннан, хәзер Уразай авылында көн күрәбез. Вакытлыча гына, чөнки безне ул өйнең хуҗалары куа. Әле ул йортның газы да юк, өзелгән. Сәбәбе: түләргә акчабыз юк. Очын-очка ялгап көчкә яшибез. Татар Суыксуы авылына йорт сорап барган идек, җирле үзидарә рәисе йә кыйммәт, йә тузган дип алдап чыгара. Югыйсә, без шул авылда пропискада бит. Әни дә шул авылда колхоз эшендә эшләп гарипләнеп беткән, аның 37 ел хезмәт стажы бар. Әни дә, кызым да инвалидлар. Күпме генә мөрәҗәгать итсәм дә, районнан да бер ярдәм юк. Урамда кыш, йорт тузган, бөтен җиреннән җил ыжгыра, газы юк, катып үләбез бит инде! Бигрәк тә әни белән кызым кызганыч.

Кая барып бәрелергә дә белмибез, нишләргә? Ул Татар Суыксуы авылында 60-65 меңлек өйләр дә бар барын... Аннан да очсызлары юк. Җитмәсә, үземнең дә сәламәтлегем чамалы. Зинһар, ярдәм итегез”, – дип язган Тимерова.

Хатны берничә тапкыр укып чыктым һәм алда әйткәнемчә, баш сораулар белән шыплап тулды. 40 яшьлек хатын нишләп бүген йортсыз? Өе янганмы, куып чыгарганнармы? Ни өчен ул бүген карт әнисен, авыру баласын ияртеп район авыллары буенча йөри? Башкалар кая карый? Ни генә дисәң дә, әнисе гомере буе шул колхозга хезмәт иткән. Бәлки авторның яман гадәтләре бардыр? Юк икән, нишләп аның 40 яшендә баш өстендә түбәсе дә юк? Әнисенең йорты кая, аның белән ни булган? Уразайдагы йорттан нигә аны куалар? Газга, утка нигә түли алмый? Кайда эшли ул хатын? Кыскасы, менә шул сорауларыма җавап эзләп, Актаныш якларына юл тоттым.

Булдыксыз белән яшәмим...

Актаныш районының бу якларының табигате искиткеч! Уразай авылы тау итәгенә урнашкан. Җәйләрен монда әкияти матурлык буладыр инде. Әлегә кыш. Бөтен җир ап-акка күмелгән. Тирә-якта зур-зур кар өемнәре. Ләкин юллар эттерелгән, җиңел машина белән рәхәтләнеп йөрерлек. Кызын иярткән Динә безне урамда каршы алды. Начар гына йорт янына килеп туктадык. Аның каравы, капкасы ялт иткән. Бераз тынычлангандай булдым. Бәлки эшләр алай ук начар түгелдер? Ләкин ишегалдына узуга, телсез калдым. Башта әллә ничә терәү белән терәтелгән өйалды аша уздык. Ишекне таба алмый, тапкач, ача алмый интектем. Чөнки ул да терәтелгән, ишек өстенә иске-москы чүпрәкләр эленгән. Аннан тагын да куркынычрак бер бүлмәгә кердек, соңыннан икенчесенә... Идәннәре җимерелер, стеналары өстемә ишелер кебек тоелды. Ул да булмый, борынга авыр ис килеп бәрелде. Салкын. Карават өстендә сукырайган диярлек Нурия әби утыра. Күзендә – катаракта. Ут чыбыклары өзелеп бетә язган. Шуңа да карамастан, өйне бердәнбер әйбер – җылыткыч җылыта. Ут чыбыкларыннан янгын чыгып, авылың белән күккә очмам димә! Җитмәсә, җылыткыч ыштаннар белән капланган. Динәнең кызы Инзиләнеке икән, чөнки 7нче сыйныфта укучы баланың бөерләре авыру...

Берничә минуттан кулым, аннан аркам туңды. Бөерләре авыру бала монда ничек яши икән? Әби ничек җан асрый? Аның да сәламәтлеге беткән. Аяк-куллары да начар хәрәкәтләнә.

– Менә картаймыш көнемдә шушы хәлгә калдым, – дип сүз башлады Нурия әби. – Ирем белән дә яши алмадым. Дөнья көтә торган кеше булмады, сугышты, талашты да чыгып китте. 25 еллап бергә торганбыздыр. Моннан ике ел элек вафат булды инде ул. Мин колхозда, ул “сельпо”да эшләдек.

Менә шушы берничә җөмләгә Нурия апаның тормышы сыеп бетте. Шул да мәгълүм булды: Татар Суыксуындагы йорт җимерелеп, җиргә иңгән икән инде. Нурия апаның ике кызы бар: берсе Татар Суыксуында гаиләсе белән гомер кичерә, ире милләте буенча үзбәк, алар хакында да авыл халкы начар фикердә. Икенчесе: язмабызның төп герое Динә инде.

– Минем 9 класс белемем бар, – ди Динә. – Такталачыкның коррекция мәктәбендә укыдым. Укуны дәвам итәсем килмәде. 23 яшемдә кияүгә киттем. Яшь чак, юләр чак, иремнең туганнары белән тыныша алмыйча аерылып кайттым. Уртача гына йортта торган идек. Ирем акылга тулы булмады, дөнья көтә торган кеше түгел, бер бозау гына иде.

Менә шул вакытта Татар Суыксуының җимерек йортында гомер кичерүче әнисенә дә вәгъдәләр бирә ул. Янәсе, озак тормаячак, әнисен алып китәчәк. Шуңа күрә, авылга газ керткәндә Нурия әби өенә газ керттерми.

Акчасы да янга кала, җитмәсә, өе дә иске. Ләкин Динә, елдан артык ир белән яшәгәч, кычкырышып, үзе әйләнеп кайта.

Аннан Карт дигән авылдан да бер йорт бирәләр, Динә әйтүенчә, тарттырып китерәләр. Анысының да гомере озын булмый. “Беткәннән беткәнгә генә бирделәр”, – ди Динә.
Иске өйнең тишек-тошыкларын ямау турында да уйлап карамый хатын, аның каравы, кабат кияүгә чыгып куя.

– Икенче ирдән кызым Инзиләне алып кайттым, – дип дәвам итә сүзен Динә. – Ләкин ул аны бала итмәде. Кулында балта, пычак булды. Пычакны муеныма терәп торды, үлгәндә калдым. Шуннан соң нервларым какшады, авыруга әйләндем.

Ләкин моннан соң да ир халкыннан гайрәте чикми Динәнең, ул өченче тапкыр ирле була. Әмма ахыры әүвәлгечә аяныч тәмамлана. Югыйсә, бу вакытта әйбәт кенә йортта гомер кичергән була Тимеровалар.

– Исмегөл апа белән Фәнил абый дигән кешеләр йортларын Динәләргә биргән иде, – ди Татар Суыксуы җирле үзидарәсе рәисе Рәсүл Харисов. – Туган тиешле кешеләр дә бугай алар. Үзләре яңа өй салдылар. Динә шулар белән талашып, кычкырышып, аларны битәрләп, ямьсез сүзләр әйтеп, газга-утка түләмичә кияүгә китте. “Йортыгыз да, үзегез дә кирәк түгел, мин кияүгә чыгам”, – дигән. Соңрак Исмегөл апа янына кабат бардым. Ул: “Аның минем белән ничек талашканын белмисең. Кабат өйгә кертмим, аны керткәнче сүтеп атам”, – ди. Аптыраган инде...

– Өченче тапкыр кияүгә тормышларым әйбәтләнмәс, йортлы булмам микән дип чыккан идем. Мин булдыксызлар белән яши торган кеше түгел, миңа яхшысы кирәк, – ди Динә үзе.

– Син кияүдә вакытта әниең, кызың кем белән яши иде? – дип сорыйм аннан.

– Аларны үземнән калдырмадым, – ди Динә.

Ләкин көннәрдән бер көнне Динә ирсез дә, өйсез дә кала. Һәм, ниһаять, йорт эзләргә керешә. Моның өчен банктан 70 мең сум ссуда ала, риэлторга мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, ярык тагарак янында утырып кала. Акча беткән, йорт та яшәрлек түгел. Гаилә катып утыра. Ярый әле Инзиләне Такталачык коррекция мәктәбенә урнаштырганнар. Тамагы тук, өсте бөтен, торыр урыны җылы.

“Эшли торган хатын түгел...”

Язмамның алдында Уразайдагы йорт хакында әйтеп киттем инде. Риэлтор аны каян тапкан да, Динә ник шунда башын тыккан? Әле җитмәсә, “риэлторга 20 мең бирдем” ди. Дөрес, риэлтор дигәннәре Тимероваларга Шәбез авылыннан да йорт тәкъдим иткән, гаилә шунда яшәп тә алган.

– Анда бер ир-ат тәрәзәдән кереп җәфалады. Шуңа күчеп киттек. Без китүгә үзе вафат булды, – ди Динә.

Ләкин шунысы да бар, Уразайдагы йорт өчен гаилә түләми. Газга да түләмәгәннәр, шуның өчен газны өзеп куйганнар. Динә үзе “түләнгән, фәлән җиргә түләнгәнлек турындагы квитанцияне генә алып барып күрсәтәсе бар” ди. Түләнгән икән, нигә әнисен салкында интектерә, нигә үзе пәлтә киеп йоклый? Монысына башым җитми...

Нурия әби бүгенге көндә 6 меңгә якын пенсия ала, ә Динә беркайда да эшләми! “Нигә эшләмисең?” дисәң, мең сәбәп таба. Сәламәтлеге юк, эше юк, торыр урыны юк, әнисен калдырыр кеше юк. Югыйсә, үзе юлдан кайтып керми. Шуның өстенә Нурия әбинең дә, Инзиләнең дә инвалидлыгы юк. Монысына да җавап әзер: йөртә алмыйм, мөмкинлек юк.

Тәмам кәефем төшеп Тимеровалардан чыгып барганда капка төпләрендә машина, аннан төшкән Кыш бабайны һәм ни өчендер исемен әйтергә теләмәгән майор ханымны күреп алдым. Инзиләне Яңа ел белән котларга килгәннәр икән. Алар белән кабат өйгә кердем. Әмма, ни кызганыч, алар авызыннан да өметле сүз ишетә алмадым.

– Заманында сыер да саудым инде, – ди Динә. – Көз көне амбарга эшкә чыгыштырдым, аннан нибары 1 мең 800 сум акча алдым! Эшләдем, ә хәзер сәлам дә бирмиләр. Алар миңа өй бирергә тиеш. Уразай җирле үзидарә рәисе безне куа, минем хакта начар сүзләр сөйли. Янәсе, мин эчәм икән. Авызыма сыра алганым да юк бит минем, капка төбен җыештырмаган өчен 2 мең сум штраф салып китте.

2 мең сум түгел, 200 сум салсаң да, ул аны түләмәячәк. Чөнки кесәсе такыр...

Тикшерүемне дәвам итеп, Куян җирле үзидарәсе (Уразай авылы шул җирлеккә керә) рәисе Рузил Исламов белән Динә хакында сөйләштем, аның фикерләрен тыңладым.

– Килеп урнашулары булды, Динәне идарәгә чакырдым, тик ул килмәде. Риэлторны да чакырттым. Ул да Динәгә кул селтәгән инде. Динә әлеге йортта законсыз яши. Җитмәсә, ихатасын карап тормый, ташландык йорт шикелле, капка төбендәге утыннарын да алмый, себерә дә белми. Шәрип дигән авылга эшкә урнашты, тик ул эшли торган хатын түгел. “Вакытлыча пропискага кер” дип тә карадым. Кермәде. Йортка кертсәң дә түләп тормаячак ул. Аның монда яшәвенә халык та каршы. Эчә дә бугай. Дөрес, исерек килеш күргәнем юк. Бөтен җиргә шикаять яза. Аны беркем дә үз авылына алырга теләми, – диде ул.

Соңыннан Динә белән Инзиләне утыртып Татар Суыксуы авылына юл тоттык. Зур авыл. Мари Суыксуы терәлеп үк тора. Мондагы йорт янында Уразайдагысы хан сарае икән әле. Кар эчендә калган ул... Шул кадәр зур авылда Тимеровалар өчен бер йорт та юк микән?

Аны да эзләп табу бәхетенә ирештем. Кайтканын өендә көтеп тордым.

– Динә белән нишлибез? – дип сорыйм Татар Суыксуы җирле үзидарә рәисе Рәсүл Газиз улыннан.

– Беренчедән, бер генә кеше дә Динәне үз йортына кертергә, аның белән бәйләнешергә теләми. Бик тырышсаң, йорт табарга булыр иде. Кайбер кешеләр шәһәрдә яши, йортлары буш.

– Кертергә теләмәүләренең сәбәбе?

– Тәртипсез ул. Кычкырыша, талаша. Бервакыт йорт та эзләп йөрдек, тик алар барысы да тузган, ремонт кирәк. Ул аңа ремонт ясамаячак. Яхшырак йорт алырга акчасы юк. Яшәрлек йортлар өчен 100 мең сум сорыйлар. Өстәвенә, апасы белән дә дус яшәми. Ә әнисен үзенә китерәсе килә, чөнки пенсиясе кирәк. Әтисе апаларында торып үлде. Аны да юньләп карамадылар, бер почмакта бөкрәеп утырды. Эшләргә эш тә бар, ләкин Динә эшләми, “сәламәтлегем юк” ди. Җиңелрәк эшләр дә тәкъдим иттем. Бозау карыйсы, сыер савасы килмәсә, каравылга керсен! Дөрес, кайда эшләп алса да, артыннан “котылдык” дип калалар, “андый кеше үзебездә дә бар, китсен” дип кенә торалар, – ди рәис.

Соңгы сүз

Динә белән барысы да аңла­шылды кебек. Кеше эшләргә те­ләми. Ачка үлмәс, йортлы булу өчен эшләргә кирәклеген дә аңламый. Әмма Нурия әби кызганыч. Аның ни гаебе бар? Динәгә: “Бәлки әниеңне картлар йортына урнаштырырга кирәктер?” – дип тә карадым, ишетергә дә теләми. Бу аңлашыла, чөнки әбинең пенсиясе – бердәнбер яшәү чыганагы. Ансыз Динә ачка үләчәк, йә булмаса, ир эзләп караячак, монысы да барып чыкмаса, хәер сорашып йөриячәк.

Тимеровалар хакында Актаныш райо­нының социаль яклау бүлеге мө­дире Айгөл Мирзашәрипова белән дә сөйләштем, күргән-белгәннәремне җиткердем. Хәер, аларга бу исем яхшы таныш икән инде.

– Динә белән һәрдаим эшлибез. Сәла­мәтлеге юк, булган вакыйгаларга дөрес бәя бирә алмый. Инвалидлык артыннан да йөрми, – ди Айгөл Миңнефәритовна.

Мин аңа Тимеровалар торган йортны барып карарга киңәш иттем һәм чара күрерләр дип ышанам. Динәгә карата булмаса, әби хакында уйларлар. Ничек кенә булмасын, кеше туган җирендә килмешәк булып, эт типкесендә яшәргә тиеш түгел. Бу – районны да бизәми. Ләкин Динәгә якты киләчәк күренми. Чөнки беркайда да торакка чират тормый. Чиратка басарга кирәклеген белмәгәндер дә инде ул. Әлбәттә, аңлатып та тормаганнардыр. Бездә сорамаган балага имезлек бирмиләр. Нигә шунда йортың җимерелеп, астында җан-тәслим кылмыйсың. Социаль яклау бүлеге исә “без йорт салып бирә алмыйбыз, әбине картлар йортына да урнаштыру мөмкин түгел, чөнки аның караучысы бар” ди. Шундый “караучы” буламы? Талаучы, әнисенең пенсиясе бәрабәренә яшәүче ул! Татар Суксуы җирле үзидарә рәисе дә бүген иңсәсен сикертә, янәсе әлеге мәсьәләне хәл итмәгәннәр. Ләкин эшне ярты юлда калдырмаслар дип беләм.Чөнки болай ярамый!

Динәгә әйтер сүзем бар. Динә, бүген синең күзләреңә ике кеше: әниең һәм кызың карап тора. Алар сиңа ышана! Һәм син аларның өметен акларга тиеш. Адәм баласы нидер таләп иткәнче үзе дә нидер эшләргә тиеш! Эшләргә кирәк, Динә! Кулыңнан килми икән, бүтән чара күрерләр, якыннарыңның язмышын бүтәннәр хәл итәр...

Эльмира ФЛҮН
Казан – Актаныш – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ