Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Акчарлак” журналистлары Европа сәхнәсендә чыгыш ясады

13 Сентябрь 2013 1241
Быелгы җәйнең ун көнен бик бай һәм җылы хисләр белән озаттым.
 Хезмәттәшем Лилия Заһидуллина: “23-25 августта Эстония башкаласы Таллиннда II Европа татар яшьләре форумы узачак. Әйдә, киттек!” дигәч, ике дә уйламыйча ризалаштым. Мондый тәкъдимнән баш тарту юләрлек булыр иде. Европа буйлап сәяхәт һәм төрле илләрдән килгән яшьләр белән очрашу дигән сүз бит бу! Узган ел әлеге очрашу Латвия башкаласы – Рига шәһәрендә үткән булган.

...Бер поезддан икенчесенә кү­чеп, автобусларга утырып, 22 август төнендә биш-алты кеше Таллинн кунакханәсенә килеп төштек. Һәркайсыбыз өчәр-дүртәр булып үз бүлмәләренә таралышкач та, юлдагы арыганлык хисенә өстенлек бирмәскә тырыштык, күңелдә бәйрәм рухы хакимлек итте.

Икенче көнне автобусларга төя­лешеп, Ислам мәдәнияте үзә­генә сәяхәт кылдык. Шунысы кызык: Таллиннда манаралы аерым мәчетләр юк. Берничә ел чамасы элек дүрт катлы бинаны Эстония мөфтие, җирле имам Илдар хәзрәт Мөхәммәтшин иганәчеләр эзләп табып сатып ала, шунда ук мәчет, китапханә, уку-укыту үзәкләре булдырыла.

Автобуста барганда ук күплә­ребез үзара сөйләшеп китеп, танышырга да өлгерде. Германия, Румыния, Латвия, Финляндия, Нидерланд, Россия һ.б. илләрдән җыелган яшьләр барысы да саф ана телебездә аралашырга тырышты. Монысы куандырды! Үзәк белән танышып чыккач, яшьләрнең бер өлеше шунда җомга намазын укыды, соңыннан Таллинн пылавы белән сыйланып, шәһәр буйлап экскурсия кылдык. Барлыгы унлап илдән 80гә якын кеше җыелган иде әлеге Форумга.

Форумның иң баллы өлеше икенче көнгә туры килгәндер. Төрле илләр­дән җыелучы татар яшьләренең телебез, мәдә­ниятебез, динебез турындагы чыгышларын тыңлау, милли-креатив проектлар белән танышу – акыл өчен азык булса, Мирсәй Әмир­нең “Кыз урлау” спек­такле залда утыручылар­га десерт рәвешен­дә тәкъдим ител­­гәндер, мө­гаен. Таллинн шәһәрендә башкорт мәдә­нияте оешмасын җитәкләүче Флүзә Хәйруллина килгән кунакларны да әлеге спектакльдә катнашырга дәште, үзе дә катнашты. Без исә рәхәтләнеп ризалаштык. Бер төн эчендә рольләр ятлап, репетицияләр ясап Европа сәхнәсендә чыгыш ясарга әзерләндек. Килеп чыгармы, халык каршына чыккач югалып калмабызмы, сүзләр онытылмасмы дигән уйлар белән һәркем сәхнәгә ыргылды. Хәер, татар яшьләре сыната димени?! Залдагы көчле алкышлар, йөзләрдәге ихлас елмаюлар – үз эшебезне җиренә җиткереп башкарып чыга алуыбызның бер дәлиле иде булса кирәк. Бер күрүдә үк үзен яраттырып өлгергән башкорт апае, режиссерыбыз Флүзә апа да: “Сезнең белән Европа буйлап гастрольләргә чыгарга кирәк, дуслар, булдырдыгыз!” дип иңнәргә канат куйды, кабат Таллиннга дәшеп калды.

Төннәрен дә йокламадык, кунак­ханәнең бер бүлмәсенә җые­лышып, идәнгә тезелешеп утырып, чәйләр эчеп, татар мәдәнияте турында гәп кордык. Мондый рәсми булмаган әңгәмәләр безне тагын да якынайтты, берләштерде, арада дуслык җепләре сузды. Иң ихлас елмаюлар, җылы мөнәсәбәт, якты йөзләр иде биредә. Хәзер дә дуслык күперен өзмибез, казанлылар белән калада, читтәгеләр белән интернет челтәрләре аша хатлар алышып торабыз. Мондый очрашулар татар яшьләре, бигрәк тә читтә яшәүчеләр өчен бик кирәк!

Форумда катнашучы яшьләрнең дә кайберләренә сүз бирик әле.

Тәбриз ЯРУЛЛИН (Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Казан):

– Бу форумының төп максаты булып төрле илләрдә яшәгән актив татар яшьләрен берләштерү тора. Иң ихлас һәм кызыклы очрашуларның берсе булды дип әйтер идем моны. Башка вәзгыятьтә һәм җәмгыятьтә яшәгән кешеләр белән һәрвакыт кызык, өстәвенә алар татарлар. Былтыр беренче тапкыр уздырганда бу чарага бик шикле караганнар иде. Ник дигәндә, төрле илләрдә татар яшьләре төрле телдә аралаша, мәсәлән, Польша татарлары телне инде йөзләгән еллар элек югалткан, Румыния татарларының татарчасы төрекчәгә тартым. Шуңа өстәп алар төрле дәверләрдә килеп урнашкан: кемдер совет чорында, икенчеләре революциягә кадәр, өченчеләре исә күптән түгел генә укырга кереп, шунда төпләнеп калган. Ләкин шушы аермаларга карамастан, алар белән форумга җыелып, уртак тел табып, тәҗрибәләр уртаклашып, алга таба планнар кордык.

   Һәрберебезнең дә күңеленә позитив нур сибеп, хәтергә кереп калды Әдилә. Чын татар кызы! Татар яшьләре белән күрешү өчен Америкадан ук килгән иде ул. Афәрин сиңа!

Әдилә САФА (Америка, Сан-Франциско):

– Әтием белән әнием икесе дә Япо­ниядән. Алар Америкага күчеп килгәч, энем белән без туганбыз. Динне дә, телне дә белеп, саклап үстек. Гаиләдә фәкать татар телендә генә аралашабыз. Сан-Францискода 250ләп татар кешесе яши. Безне Иске татар дип йөртәләр. Чөнки хәзерге вакытта кулланылыштан төшеп калган сүзләрне дә әйтеп сөйләшәбез. Әнием төрле татар ашлары пешерә. Башкаларга да татар җыеннарында пәрәмәчләр, өчпочмаклар пеше­рергә өйрәтә. Бездә Казандагы кебек “Бәхетле”ләр юк (көлә). Ә әтием мулла вазыйфасын башкара. Америкада да Татар яшьләре форумы ясарга теләк бар. Бәлки бер-ике елдан бу хыял тормышка да ашар. Кунакка килегез, өчпочмаклар белән каршы алырбыз үзегезне.

Форум тәмамлангач, без, Казан яшьләре, кире Татарстанга кайтып китәргә ашыкмадык. Финляндия башкаласы Хельсинкига юл алдык. Безне монда Форум кысаларында танышкан Альбина исемле кыз үзенә кунакка дәште. Татар телендә сөйләшүгә сусаган иде булса кирәк, бу өч көн безнең өчен генә түгел, Альбина өчен дә бер зур бәйрәмгә әйләнде...

Альбина РАЙВИО (Финляндия, Хельсинки):

– Финляндиягә дүрт ел элек Екатеринбургтан килдем. Мин яшәгән шәһәр­дә татар теле курслары үткәрелми, мәктәпләрдә татар теле укытылмый иде. Шуңа да карамастан, әтием мине татар телендә сөйләшергә, укырга һәм язарга өйрәтте. Һәр җәйне татар авылында үткәрә идем. Күп кенә ата-аналар бала белән үзең яшәгән илнең төп телендә сөйләшмәсәң аңа мәктәптә укырга авыр булачак дип саный. Ләкин мин үземнең шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: мондый караш дөрес түгел! Ник дигәндә, мин үзем биш яшькә кадәр татарча гына сөйләштем, ә балалар бакчасына баргач рус телен бер елда өйрәндем, мәктәптә, институтта яхшы укыдым. Хельсинкида яшәүчеләрдән инглиз һәм фин теле мөһимрәк дигән фикерләрне ишетергә туры килә. Килешәм, карьера ясау өчен ул кирәк, ә гаиләдә гореф-гадәтләрне саклап калу өчен туган телеңне онытырга ярамый. Бу яктан, татар телен саклап калуда фин татарларын үрнәк итеп куярга була. Беренче татар кичәсенә килгәч, фин татарларының аралашуын, аларның ничек күңел ачуларын күреп гаҗәпләнеп кайттым. Татар телендә аралашу, татар җырлары, татар халык ашлары – болар барысы да чит җирдә үземне өйдә итеп хис итүемә этәргеч булды.

Әлфрид БУСТАНОВ (Нидерланд, Амстердам):

– Мин үзем Омск якларыннан. Амстердамда 2009 елдан бирле яшим. Анда татарлар бик аз, Россиядән килгән студентлар һәм аспирантлар гына. Ләкин Амстердам университетында татар тарихын өйрәнү өчен мәркәз бар, мин анда укытучы булып эшлим. Еш кына эшләр белән Казанда булам, шуңа татар теле гел кулланылышта.

Нәзилә ХУҖИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1025
28 Август 2019 15:23 725
ӨСКӘ