Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Акчарлак”лыларны алдадым яки чираттагы корбаным Габдерәхим...

12 Апрель 2013 1190
1 апрель иртәсе. Нигәдер ул көнне эшкә бик иртә киленде. Компьютер алдына утыруым гына булды, бүлмәгә Энҗе Басыйрова килеп керде:
– Нәзилә, сәлам, сине анда башкарма директорыбыз Фәрит Хәмитович чакыра, – ди бу миңа күзен дә йоммыйча, җитди кыяфәт белән. Чыктым, коридорда эт тә юк. Әллә урамда көтеп тора микән дип тышкы ишекне дә ачып карадым хәтта. Кире бүлмәгә таба атлаганда гына “шап” итеп беренче апрель икәне исемә төште! Энҗе канәгать, аның үзен дә иртән алдаган булганнар, ә “үчен” тәмләп кенә миннән алды. Миңа шул җитә калды. Кая, мин әйтәм, Чулпан Шакированы алдап карыйм әле, дип, шул ук секундта аңа шалтыраттым. Башка вакытларда ул миннән иртәрәк килеп утыра иде, бүген бераз соңлаган. Сүзне дә шуннан башладым:

– Эшкә килми­сеңме әллә син бүген? – дим моңа җитди генә итеп.

– Киләм, хәзер, 5 минуттан булам. Берәр нәрсә булмагандыр бит? – ди бу миңа куркып һәм шул ук вакытта югалып калганрак тавыш белән.

– Сине анда Рузилә Хасимовна эзли, шалтырата алмый. “Акчарлак” сайты буенча әйтәсе сүзе бар, элемтәгә кер әле үзе белән, – дидем дә, йә көлә башлармын дип, тиз генә трубканы куйдым. Биш минут чамасы вакыт узгандыр, чишенеп тә тормыйча, бүлмәгә атылып Чулпан килеп керде:

– Рузилә Хасимовнага берничә тапкыр шалтыраттым, телефонын алмый. Нинди сорау буенча шалтыраткан иде соң ул, әйтмәдеме? – ди, куркудан суынырга да өлгермәгән күз карашларын миңа төбәп.

– Беренче апрель белән, Чулпа-а-ан туташ! – дигәч, икебез дә рәхәтләнеп көлеп җибәрдек.

Бер алдый башласам, азартка кереп китә торган гадәтем бар. Чулпан белән генә туктап каласы килмәде. Күрше өстәл хуҗасы Эльмира Флүннең дә котын аласы иттем.

– Эльмира апа, исәнмесез. Сез бүген киләсезме?

– Сәлам, Нәзилә. Килеп җитәм хәзер. Нәрсә булды? – диде ул зур-зур итеп сулыш алып.

– Кайсыдыр язмагыз буенча, канә­гатьсезлек белдереп, сезнең янга ре­дакциягә ике кеше килгән. Бик ачулы кыяфәттә йөриләр. Студия бүлмәсендә сезне көтеп утыралар...

“Судка бирәбез” дип “янаучы­лар”дан арыган Эльмира апага шушы сүз җитә калды.

– Кайсы язма буенча икән инде? Әйт­мәделәрме? – дип соңгы вакытта язган мәкаләләрен барларга кереште ул.

– Белмим бит, сорамадым, әйдә, тизрәк килеп җитегез, – дидем дә трубканы куйдым. Үзем “Ну, эләгер инде миңа” дип реклама бүлегендә эшләүче кызлар бүлмәсенә сыпырттым.

10 минут вакыт узмагандыр, урамдагы язгы җилләрне ияртеп Эльмира апа килеп керде. Тиз генә аяк киемен салды да, башта журналистлар бүлмәсенә үтте, чишенде, аннары студиягә атлады. Ишекне ачып беркемне дә тапмагач, генераль директорыбыз Рузилә Хасимовна бүлмәсенә тәпиләде. Анда да берәү дә юк иде. Коридор буйлап “кая соң минем янга килгән кешеләр?” дип йөрүче Эльмира апаны кызганып, зур итеп сулыш алдым да, каршына үзем килеп чыктым. “Беренче апрель белән!” диюем булды, Эльмира апа бөтен күңелен биреп көлеп җибәрде, аннары аңына килгәч, “Үтерәм мин сине!” дип ике кулы белән иңбашыма ябышып, җиңелчә генә “массаж ясап алды”. Нәрсә, нәрсә, мин канәгать! Беренче апрель көнне шул дәрәҗәдә ышандырып берәүне дә алдаганым юк иде бит әле!

Чираттагы корбаным беләсезме кем иде? Габдерәхим! Төшке аш вакытында бер шалтыратып карадым, телефонын шунда ук сүндереп куйды. Кремльдә Рафаэль Хәкимов белән әңгәмәдә утырган чагы булган икән. Берәр сәгать вакыт үтте микән, үзе шалтырата:

– Сәлам, дустым! Нәрсәгә шалтыраткан идең?
Дөресен әйтергә кирәк, бу вакытта алдау дәртеннән сүрелә башлаган чагым иде. Тик шул ук мизгелдә яшеренеп яткан “чир” янәдән башын калкытты.

– Сине эзләделәр, – дим аңа да. Иң кызыгы, башымда Габдерәхимне кем эзләве, алга таба ничек алдау планының эзе дә юк. Ничектер һәр җөмлә ятланып куелган кебек үзеннән-үзе авыздан чыга барды:

– Габделфәт абый!
Бу сүз Габде­рәхимне дә сагайтты.

– Ник эзләде? Нәрсә диде?

– “Эшкә йөр­миме әллә ул? Кая Габде­рәхим”, ди. Белмим, бик мөһим сүзе дә бар иде бугай...

– Шалтыратыйм микән? Әллә башта Рузиләгәме?

Янымда елмаеп, минем алдаудан кызык табып утыручы Эльмира апа “Габделфәткә шалтыратсын”, дип пышылдады.

– “Босс”ның үзенә шалтыратсаң яхшырак инде... – дидем көлүдән чак тыелып.

Ике минут үткәч, ярыйсы гына ачулы тавыш белән кабат Габдерәхим шалтырата:

– Аңламыйм, нәрсә соң бу?! “Мин сиңа шалтыратмадым”, ди бит Габделфәт...

– Габдерәхи-им, беренче апрель белән сине!

– Шулай шаярталармы инде, Нәзилә?! Әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Ярый әле Рафаэль Хәкимов янында утырганда телефонымны алмаганмын. Әңгәмәне өзеп чыгып китә идем, – диде дә үпкәләп трубкасын ташлады.

Ярты сәгатьләп вакыт үткәч, редакциягә үзе килеп керде. “Бетте баш! Бу юлы точно эләгә инде үземә”, дип усал шаяруым өчен үкенә дә башлаган идем, ләкин мин көткәннең киресе булды. Мин ярата торган тәм-томнарны күтәреп килеп керде ул:
– Бу – сиңа! Башка алай усал итеп ал­дамассың! – диде чак кына елмаеп. Аннары кухняда икәү кара-каршы утырып, тәмләп чәй эчтек. Габдерәхим белән чәй эчкән вакытта башымда яңа алдау планы туып маташа иде... 1 апрель бетәргә ун минут кала, бер егеткә “Яратам сине...” дип “смс” юлларга да өлгердем әле...

Нәзилә ХУҖИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ