Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Акчарлак” хыялларны чынга ашыра

25 Январь 2019 457
“Яшь чак – хыялый чак” дигән сүзләрнең мәгънәсен чамалый идем. Үзем студент кына булгангамы, әллә инде тормышның бар ягын да татып карамагангамы, әлеге сүзләр әллә ни тәэсир итми, уйландырмый да иде. Әмма 21 январь барысын кирегә борды да куйды. Нигә дип сорасагыз – җавабы гади. Нәкъ шушы җылы кичен Габдулла Кариев исемендәге театр бинасында “Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” бәйгесенең йомгак концерты булды.
Тантананы зарыгып көтүләр, борчылудан һәм шатлыктан әрле-бирле йөрүләр бинага керүгә үк сизелә. Әлеге кискен атмосфера бәйгедә катнашучыларны гына биләп алган дип әйтү дөрес булмас. Туганнарын куәтләү, җан атар өчен Татарстанның төрле районнарыннан, чит төбәкләрдән килүчеләр бихисап. Арча районы, Мөрәле авылыннан Габдулхак Газизов та барлык туган-тумачасы белән биредә:

– Бүген яшь чакта тыңлап үскән халык һәм ретро җырларны тыңларга өметләнәм. Беренче чиратта хатынымның килендәшенең җырлаганын күрәсем килә. Эштән сорап, аны күрер өчен гаилә белән җыелышып килдек. Без калганнардан калышмабыз, көчтән килгәнчә җан атачакбыз. Кулымдагы чәчәкләр дә аның өчен, – ди ул.

Тамашачыга рәхәт шул ул. Билетыңны күрсәтәсең дә, тиешле урыныңа барып утырасың, аннан, тамашаны рәхәтләнеп карап, ләззәт аласың. Ә сәхнә артында – күзләр камаша. Кемдер чәчләрен рәтли, иннек сөртә, кемдер тыныч урынга барып, җырларын кабатлый. Әле ничә тапкыр кабатладылар әле. Башта бер бүлмәдә, соңыннан сәхнәдә. Барысы да борчыла, хәстәрләнә, кыскасы, инә өстендә.

– “Безнең күңел”не күптәннән яратып җырлыйм: авыл концертларында, район сәхнәсендә, өйдә... Репертуарымда әлеге җыр күптәннән булса да, борчылдыра. Бәлки шуңадыр һаман Илһам Шакировның “Борчылмаса, каушамаса артист чын артист булмый инде ул” дигән сүзләре искә төшә. “Карале, бөек артистлар да борчылганнар икән” дип уйлап куям да, тынычлык алам үземә, – дип Теләче районы, Олы Норсы авылыннан килгән Нурания Гыйльметдинова хисләре белән уртаклашты.

Җырчыларның һәрберсе татар моңына гашыйк кешеләр – күңелләрен бушатып, бирелеп-бирелеп җырлыйлар. Ләкин аларның аермалары да юк түгел. Һәрберсенең “Алтын тавышка – алтын “Акчарлак”ка җыр җибәрү тарихы үзенчәлекле. Берсе беренче бәйгедә катнаша алмаган һәм быел үзен сынап карарга булган, икенчесе туганнарының сүзен тыңлаган. Балалары юбилейга бүләк, сюрприз ясыйбыз дип, җырларын электрон почтага салып, финалга чыгучылар да бар. Ул балалар әниләренең талантлы кеше икәнен белеп яшәгәннәр, җиңүгә өметләнгәннәрдер инде.

– Кодагыем “Акчарлак” газетасындагы белдерүне күргәч, миңа әйтте . “Әйдә, ярар!” дидем дә ризалаштым. Авылдашлар катнашуымны белделәр, лайклар да куйдылар”, - ди Арча районы, Яңа Кенәр авылында яшәүче Надил Шакирҗанов.
“Алтын тавышка – алтын Акчарлак” бәйгесенең төп бүләге чын алтыннан ясалган “Акчарлак” сыны! Алай гына түгел, әлеге “артист” Габделфәт Сафинның Казан концертларында җырлау бәхетенә ия булачак. Әмма кайсы катнашучыдан сорасаң да, алар бу бәйгегә бөтенләй икенче күзлектән карыйлар. Иң мөһиме бүләк түгел бит, Казан сәхнәсендә яраткан җырыңны күпме кеше өчен җырлау бәхете икән.

– Бу конкурсны “Татар моңы” белән тиңләр идем. “Татар моңы 2”! Шуның кадәр моңлы, чын күңелдән җырлыйлар, татар мелизмнары һәм борылышлары белән. Татарга гына хас гадилек бар бу бәйгедә. Ничектер куркытмый да. Монда килергә атлыгып тордым, чөнки җанымны бушатасым, рәхәтләнеп җырлыйсым килде. Конкуренция турында уйламыйм, җырдан тәм табам. “Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” бәйгесен оештыручыларга һәм “Акчарлак” газетасы коллективына чын күңелдән рәхмәт, алга таба яңа үрләр яулауларын телим, – диде Кукмара районы, Зур Кукмара авылыннан Халидә Николаева уртаклашты.

Милли, ретро татар җырлары телевизор экраннарында, кызганычка каршы, кимеде хәзер. Шоу, популярлык артыннан куып, яшь буында милли моң, чын татар көйләренә ихтирам сүрелә башлады. Ә ул бит исән! Ул – халык арасына “качкан” талантларда. Кызганыч, аларны тулаем ачкан, тамашачыга күрсәткән кеше сирәк, юк дәрәҗәсендә.

– Халыкны уятасым килә. Хәзер бит һәркем иҗатка тартыла – шигырь яза, көйләр чыгара. Барысы да игътибарга лаек. Чын дөресен әйткәндә,башымда күптәннән бер идея йөри. Бүгенге бәйгедә катнашканнардан иң яхшыларын сайлап алып, сыйфатын көчәйтеп, тагын бер концерт күрсәтәсе килә. Аларда бит табигый тавыш, ә без барыбыз да натураль продукт яратабыз”, - ди ТР Халык артисты Габделфәт Сафин.

“Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” бәйгесе гади, күңел ачу өчен генә оештырылган тантана түгел. Ул гомер буе иҗатка тартылган, татар моңы, көе белән янып торган, ләкин тормыш мәшәкатьләре, ыгы-зыгысы белән хыялларын тормышка ашыра алмаган кешеләргә өмет һәм, иң мөһиме, шул хыялларны чынга ашырырга мөмкинлек бирә. Хыял бит ул яшәртә, яшәтә, яшьнәтә...

Айзилә Сабирова, КФУ студенты

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1469
ӨСКӘ