Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Акчарлак календаре – 2016”ны сатып ал һәм акча от!

16 Октябрь 2015 1788
“Акчарлак календаре” үзенең бертуганы “Акчарлак” газетасыннан бер дә калышмый. Ел саен диярлек үз укучыларын бүләкләр белән сөендерә ул. 2016 елга дип әзерләнгән календарьны сатып алып, акчалы була аласыз.
1 урынга – 3000 сум,
2 урынга – 2000 сум,
3 урынга – 1000 сум.

Моннан тыш, күпләрне истәлекле бүләкләр дә көтә. Моның өчен нишләргә кирәк соң? Шарты бик гади: календарьны сатып алырга һәм 7 январь битен укырга кирәк. Ә анда конкурста катнашу тәртибе ачык итеп язылган.

Шушы көннәрдә генә берничә ел элек “Акчарлак календаре” призына ия булып – Анапага юллама отучы Тәнзилә Яруллина белән сөйләшергә туры килде.

– Әле бит ул җи­ңү­че­ләрне билгеләгән вакыт нәкъ минем 25 яшьлек туган көнемә – 2 мартка туры килде, – дип искә төшерде ул вакыйганы Тәнзилә. – Без гаиләм белән Казанда яшибез. Тумышым белән Балтач районы Түбән Кенә авылыннан булам. Календарьны әнием сатып алган иде, ә хатны мин үз исемемнән язып җибәрдем. Юллама отуым турында авылдан туганыбыз Зөһрә апа шалтыратып җиткерде. Ул газетадан күреп алган. Ничек шатланганымны күрсәгез! Аңа кадәр бүләк отканым да, ял итәргә барганым да юк иде бит. Июнь аенда ирем һәм ике яшьлек улыбыз Ислам белән 12 көн ял итеп кайттык. Бу сәяхәт әле дә күңелдә якты хисләр уята. Быелгы календарьны үзем сатып алып, әниемә алып кайтып бүләк иттем. Бәлки, акча отып куяр. Бүләге түгел, мәзәге кызык бит аның”, – диде Тәнзилә елмаеп.

Дуслар, календарьга почта бүлекчәләрендә языла (ул очракта календарь 1 январьда өегезгә киләчәк), бүген үк укыйсыгыз килсә, сату нокталарыннан яки редакциягә килеп ала аласыз. Күпләп сатып алучылар өчен ташламалар каралган. Элемтә өчен телефон: (843) 562-11-60
Рубрика: БЕЗНЕҢ ЯҢАЛЫКЛАР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1115
26 Июль 2019 16:42 965
ӨСКӘ