Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Акчаң күбәйсә, ул синең белән идарә итә башлый”

20 Ноябрь 2020 318
Элек татарлар эре-эре көмеш тәңкә кебек кар явуны да “акча-акча карлар ява”, дип әйткәннәр. Бу хакта җыр да чыгарганнар: “Акча-акча карлар ява, кара җирне агарта; тотма гыйшык, йотма хәсрәт, хәсрәт йөзне саргайта...”
– Рамил хәзрәт, акчага чукынган, ягъни табынган кешеләр була. Кешене моннан биздереп буламы? Ни өчен алар акча өчен иманын да сата?

– Һәр адәм баласының бай-мөл­кәт­ле буласы, мәңге шулай яшисе килә. Бу – адәмнең зәгыйфьлеге, ул аңа табына, ул – аның нәфесе. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Кемгә минем рәхмәтем төшсә, шул бәндә генә башка илаһларга табынмас”, – дигән. Илаһлар гасырдан-гасырга үзгәреп тора. Элек потлар, йолдызлар булса, хәзер яңа илаһ барлыкка килде, ул – интернет, социаль челтәрләр. Алар да илаһ, кеше аңа табына, аннан аерыла алмый, ул аңа гыйбадәт кылып утыра. Бөтен тормышының рәхәтлеген шунда күрә...
Байлык исә – адәм баласының нәфесендә. Болардан да хәерлерәге бар, ул – Аллаһы Тәгаләнең дине, нигъмәте һәм җәннәте. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүне аңламый торып, адәм баласы акча потыннан арына алмаячак. Аннан аерылу өчен гаять зур тырышлык, Раббыга якынаю, иман ләззәтен тою, үзеңне, нәфесеңне кулга алу кирәк. Аның белән гаиләңне, туганнарыңны тәрбияләргә кирәк. Азынмау шарт. Әмма нәфес – чикне, бернинди кагыйдәне белми торган зат. Нәфесне күпләр тыя алмый. Кешедә акча зәгыйфьлеге бар икән, ул аның белән гомер буе көрәшәчәк. Бер көндә генә аны өзеп ташлап булмый.

– Зарплатага яшәүчеләр бар, сәү­дәгәрләр бар. Гади кеше ни өчен сәүдәгәрне аңлый алмый?

– Балта остасы бар, аның инструменты – балта. Шушы балта белән ул эшли. Сәүдәгәрнең балтасы – акча. Акчаны куя, шуннан керем ала. Керемен тагын сәүдәгә кертеп җибәрә. Сәүдәгәрнең кесәсендә ике тиен калмаска мөмкин, ул акчалар сәүдә әйләнешендә.

– Акчаның төп максаты нидән гыйбарәт?

– Кешенең тәкъвалыгын сынау. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Балаларыгыз да, малларыгыз да сезгә сынау”, – дигән. Малыңны нишләтәсең? Аллаһ карап тора. Күп кеше малны нигъмәт ди. Нигъмәт тә ул, сынау да. Бер яктан – җәза, икенче яктан дәва. Акчаң булгач мең проблема туа.

– Кая куярга дип аптырыйсыңмы?

– Акча күбәйсә, ул синең белән идарә итә башлый, син аның колына әйләнәсең. Син аңа бәйле: кая куярга, кая кертергә? Монда куеп карадым, янды, дуслар күбәйде, сорап торалар. Бирәсең, кире кайтармыйлар, “Син миннән бай килеш ничек оялмыйча акча сорыйсың?” – диләр.
Хәләл юл белән акча эшли алган сәүдәгәргә бүген мин медаль бирер идем. Урламыйча, таламыйча, кешенең күз яшен агызмыйча яши алган кеше – дәрәҗәле кеше.

– Күрше хакы дигән сүз дә бар бит. Син бай яшисең, ә күршедәге әбинең ипигә дә акчасы җитми...

– Бүген күрше хакын беребез дә үтәми. Теориядә бар ул, әмма практикада юк. “Малае, кызы бар, килсеннәр, карасыннар”, – диләр. Бүген беркем беркемгә кирәкми торган заманда яшибез. Бигрәк тә безнең илдә. Үзенең хезмәткәрләренә зарплата бирмәгән кеше күршесенә нәрсә бирсен?

– Күрше хакын үтәүне нидән башларга соң?

– Аралашу, исәнләшү, хәл белү, ярдәм итү. Тавыгы кергән икән, күрше күршегә дошман, ләгънәт укыйлар. Кеше кешегә ышанмый, ерен сөйләми. Сереңне сөйләрлек кешеләр калмаган заманда яшибез. Кеше бер-берсеннән куркып яши, дөньяда иминлек бетте. Моны Аллаһы Тәгалә алды, чөнки кешедә иман әзәйде. Мөселманнар арасында да иман телдә генә калды, йөрәктә бөтенләй юк.

Хезмәт хакыннан “бусы сәдакага” дип акча бүлеп куярга кирәкме?

– Безнең фәкать зәкят кенә бил­геләнгән. Әмма сәдакага да билгеләп куярга була.

– Акча беркайчан җитми ул, диючеләр бар: миллионерга – миллион, хәерчегә йөз сум кирәк.

– Хәер бирә белмәгән кеше беркайчан канәгать булмас. Диндә зәкят, ураза беткәндә фитыр, корбан, гошер сәдакалары бар. Дин бирергә өйрәтә, дөнья исә алырга өйрәтә. Алырга өйрәнгән кеше беркайчан да туймый, бирергә өйрәнгән кеше һәрвакыт канәгать була. Дин тәрбиясе кешене малдан канәгать булырга өйрәтә.

– Акчаны банкта сакларга ярыймы?

– Бөтенебезнең акчасы банкта тора, тагын кайда торсын?! Депозитка процентка салу – гөнаһ.

– Салган булса, нишләсен?

– Шуннан сәдака биреп котылырга кирәк.

– Ипотека хәрәм диләр, кеше ничек яшәргә тиеш?

– Башка чарасы булмаса гына ипотека ала. Урамда яши алмый бит.

– Күп итеп акча эшләргә тырышу диндә хупланамы?

– Әйе. Диннең яртысы – байлар өчен. Намаз белән ураза бөтен кеше өчен, зәкят белән хаҗ – байлар өчен. Дин бай булуны хуплый.

– “Акчаң бар икән, син кеше, акчаң юк икән – чүп”, диючеләр бар.

– Бүгенге заманның таләбе шулай, әмма мин моның белән килешеп бетә алмыйм. Һәр кеше үз яссылыгыннан карап әйтә. Аллаһы Тәгалә: “Дәрәҗәне дә мин бирәм, дәрәҗәне дә мин алам”, – дигән. Әгәр дә ул чын мәгънәсендә туры, гадел кеше икән, малсыз да кеше дәрәҗәле була ала. Малсыз да хөрмәт итәләр, мал белән дә хөрмәтсез кешеләр бик күп. Малы күп, хөрмәте юк икән, аңа борылып та карыйсы килми.

***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 5 декабрь 2019 № 48
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1369
16 Ноябрь 2020 09:59 1348
ӨСКӘ