Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Акбулат мәчете ник салкын? (ВИДЕОӘҢГӘМӘ)

13 Апрель 2017 842
Чистай районы Акбулат авылында сап-салкын мәчеткә килеп кердем. Мулла эш белән районга киткән иде. Аллаһ йортында безне Хәмит мәзин каршы алды.
– Хәмит абзый, нишләп мәчетегез салкын?

– Аллага шөкер, авылыбызның мәчете бар. Җылыту өчен акча бирелми, халыктан җыелган акчабыз җитеп бетми. Газны өзделәр. Ут белән җылыту бик кыйбатка төшә. Шуңа күрә пәнҗешәмбе көнне кичен килеп, әз генә кабызып, мәчетне җылытып алам. Җомгага өч-дүрт карт килә. Киемнәрен салмыйча гына намаз укыйлар. Җәен тугыз-ун кеше җыела, балалар, карчыклар да була.

– Газны ник өзделәр?

– Түләмәгәнгә. Аның өчен елына 30-40 мең сум акча кирәк.

– Мөхтәсибәт субсидия бирергә тиеш икән, быел бирелдеме?

– Быел алганыбыз юк. Гариза яздык, мөрәҗәгать иттек, бәлки финансларлар, моңа хәтле алганыбыз юк иде әле. Тәрәзәләр дә беткән, җылыту торбалары да тишек, ямаулары бар.

– Авылдан чыккан байлар юкмы?

– Бар. Абдулла Әхмәтшин мәчет төзүдә күп көчен куйды. Түбән Камада яши. Келәмнәр алып бирде. Кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

– Авылдан чыккан хәлле егетләр газга түләргә ярдәм итмиме?

– Ярдәм юк.

– Сәдака күпме җыела?

– Җомга саен дүрт-биш кеше килә, 100әр сум салабыз.

– Муллага хезмәт хакы каян түләнә?

– Сәдака акчасын алганы юк. 28 яшьлек Рәсим хәзрәт эшли бездә, ике ел инде.

– Ә сезгә?

– Бер тиен дә алганым юк. Пенсиядәмен. Карларны көрим. Җыелган сәдака акчасын ремонтка тотабыз. Сөт тапшырган акчадан халык йөзәр сум сала.

– Халык диниме?

– Бигүк түгел.

– Зиратыгыз ни хәлдә?

– Авыл халкы белән яз, көз җыештырабыз.

– Мәдрәсәгез эшлиме?

– Салкында өзелде. Дүрт-биш егет килә иде. Күңелләре булсын дип аларга дәфтәр, ручкалар да бүләк иттек...

Газ турында кызыксынып, авыл үзидарәсенә шалтыраттым. Җитәкче Станислав Михайлович: “Атна саен йөрмиләр. Шуңа халык үзе өзде”, – диде.
Телефон аша Рәсим хәзрәт белән дә сөйләштем: “Хәл итәрбез”, – диде ул. “Мөфтияттән ярдәм булачак, мең грант авылларга гына биреләчәк. Бензин да бүлеп бирелә. Инанәчеләр дә табарга тырышабыз. Мохтаҗлык бар. Чистай мөхтәсибәте бу хакта белә. Грант килгәнче, кеше йөрмәгәч газны өзгән идек шул”, – дип сүзгә йомгак ясады. Рәсим хәзрәт гаиләсен туендыру максатыннан, Казан фирмасы аша Самарада да хезмәт куя икән.
Аллаһ юлында уңышлар телибез аңа.


P.S. Чистай районы Акбулат авылындагы мәчеткә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, хәзрәт белән элемтәгә керсәгез иде.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 930
ӨСКӘ