Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ак чәчле журналист

22 Апрель 2019 903
“Шәһри Казан” газетасының икътисад бүлеге мөдире Дамир Бәдриев белән әңгәмә.
– Дамир, ничә редакторны алыштырдың инде?

– Хәлим Гайнуллин, Илдус Илдарханов, Альберт Сабиров, Мирсил әфәнде, Мансур Мортазин, Гөлнара Сабирова.


– Хәзер кем булачак?
   
– Билгесез әлегә.

Үзең буласыңмы әллә? Син бит инде 28 ел эшлисең.

– Юк. Олыгайдым. Киләсе елга пенсиягә чыгарга тиешле кеше бит мин.

– Кайсы редактор шәбрәк иде?

– Хәлим Абдуллович даһи инде, әлбәттә. 90нчы еллар иде ул, “Шәһри Казан” шул вакытта чыга башлады. Тиражның 20 меңнән артып киткән чагы. Мөстәкыйльлек рухын күтәрдек, бөтен эчтәлек шуннан гыйбарәт иде. 2000 елга хәтле барды әле ул шаукым.

– Редактор булып син сөймәгән кеше килсә? Шуннан шүрләмисеңме?

– Пенсия алдыннан кешене эштән куарга ярамый, дигән закон бар бит. Әгәр бөтенләй дә мөмкинлек булмаса, газеталар күп хәзер, берәр җирдә эш табылыр, шәт.

– Эшләү дәверендә судка бирүчеләр булдымы?

– Юк. Фамилиясез генә язган бер кеше үпкәләп йөргән иде бервакыт. Чит хатыннар белән йөргән берәүгә ишарә ясап язылган мәкалә иде ул. Исеме дә юк, авылы да күрсәтелмәгән, әмма газетадан үзен барыбер таныган.

– Тормышыңда авыр мизгелләр булдымы?

– Алай атылып үләрдәй авыр мизгелләр булмады. Икенче хатыным инде хәзер, Аллага шөкер, бик акыллы хатын.

– Икенче?.. Беренчесе кайда?

– Анысы еракта. Башка шәһәрдә.

– Ни өчен аерылыштыгыз?

– Характерлар туры килмәде, мин басынкы кеше, тынычлык яратам. 22 яшьтә гаилә корган идем.

– Нәрсәсе белән җәлеп итте?

– Чибәрлеге белән.

– Чибәрлегенә генә карадыңмы?

– Акылына карарга кирәк булган шул...

– Монысының акылына игътибар иттеңме?

– Әйе. Мәхәббәт ул күбәләктә дә кабына, секунд эчендә юкка да чыга. Тугрылык булырга тиеш.

– Беренче никахтагы балалар белән аралашасыңмы?

– Балалар үсте, үз тормышлары. Аралашабыз.

– Сине орышмыйлармы?

– Орышмыйлар. Алар бит акыллы, миңа охшаган, аңлыйлар.

– Син 12 ел Балык Бистәсендәге “Авыл офыклары” редакциясендә эшләгәнсең, аннары “КамАЗ”ның “Нур” газетасында. “Нур”дан ник киттең?

– Финанс хәлләр начарланды, айга бер тапкыр чыга башлады, хәзер бөтенләй юк. Көчле газета иде ул, андагы коллектив сагындыра. Гомер секунд эчендә узды...

– Пенсиягә киткәч, нәрсә эшләргә ният?

– Авылга кайтырга. Балтач, Күкигә. Әти-әни исән. Әти – 33, әни 37нче елгы. Су, газ кергән, юл бар. Зур маллар юк, тавык-чебеш кенә. Әти-әни намазда.

– Пенсияң күпме булыр икән?

– 11не бирсәләр, Аллага шөкер.

– Шул җитәме?

– Бернәрсәгә дә җитми ул.

– Син Салават белән бер яшьтә икән, аның бер ак чәче юк, буятадыр ул. Син бабайга әйләнгәнсең, малай. Буят!

– Буятмыйм, сәхнәгә чыгасым юк.

– Кем булырга хыялланган идең?

– Рәссам, кием тегүче, балта остасы.

– Ник булмадың?

– Хыялланып мәхәббәт шигырьләре яздым. Сәгать тә төзәтә алам, түбәтәй дә тегәм. Балта, пычкы белән эшләгәндә ял итәм, кадак кагу ләззәт бирә.


*    *    *


Габдерәхим
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1003
ӨСКӘ