Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Ак бабай килеп керер кебек...”

21 Июль 2016 2920
Язма герое үзе редак­циягә шалтыратты, ярдәм сорады. Әмма исемен үзгәртүне теләде, алай гына да түгел, каршы як фикерен тыңлатудан баш тартып, якыннарының телефон номерларын да, адресларын да әйт­мәде. Шуңа күрә әлеге бәхет­сезлектә берәүне дә гаепләми генә, барысын да түкми-чәчми сөйләрмен.
“БЕЗ ИКЕБЕЗ БЕРБӨТЕН ИДЕК”

Мәдинәгә 52 яшь. Белеме буенча – табиб. Ординатура тәмамлаган. Заманында бик тә өметле белгеч булгандыр.

– Чит төбәктә тусам да, Татарстанны туган илем дип атыйм. Чөнки Татарстанның әллә ничә районында яшәдек. Әтием хөкүмәт эшендә булды, әнием укытты. Ун ел эчендә биш мәктәп алыштырдым. Әти-әнигә өч кыз үстек. Безне “нянька” карады, – ди Мәдинә.


Ординатураның беренче курсында укыганда Казан егете Рәшиткә кияүгә чыга кыз. Егет бу вакытта Казан ВУЗларының берсендә укыта. Рәшит Мәдинә янына дәваланырга килә, шунда танышалар.

– Башта иремнең әти-әнисендә яшәдек. Ачка үләм дип торам. Алардан качыра-качыра унитаз өстенә утырып ашый идем... – ди Мәдинә.

– Ни өчен качып ашадыгыз? Алардан курыктыгызмы?

– Курку да түгел инде ул... Әйе, алар усаллар, ә менә ирем юаш иде, – ди Мәдинә.
Тора-бара гаилә аерым яши башлый, әмма Мәдинә эш таба алмый. Аннан авырга уза. Озак вакытлар хастаханәдә ята. Ләкин кызганыч, баласы үле туа. Бик озак дәвалана, көчкә аягына баса ул.

Еллар уза. Янә тәвәккәлләп, бала алып кайтырга була. Әмма бу юлы да карават өстенә сузылып ята, ягъни җиде аен больницада уздыра.

– Баланы кесарев кисеме юлы белән таптым. Операция вакытында клиник үлем кичердем. Яшәү өчен шулай көрәштем. Нәтиҗәдә, “эндометриоз” дигән диагноз куйдылар. Бала тапкач, эшләп тә карадым, әмма булдыра алмадым, аналыктан туктаусыз кан акты, бүген дә уколлар алам, ярдәме тими. Соңгы сигез елда бөтенләй эшләмәдем, – ди әңгәмәдәшем.

Мәдинә сәламәт бала таба, Радик бүген институтның өченче курсын тәмамлаган.
Инде Мәдинәнең ире Рәшиткә килик. Аның белән 22 ел яшәп кала хатын. Гомеренең әлеге елларын бик тә сагынып искә алды ул.

– Рәшит искитмәле яхшы кеше иде. Мине, улыбызны үлеп яратты. Бик тә бәхетле идек. Берәүдән дә ярдәм көтмәдек. Әйтерсең лә, без кайчандыр бербөтен булганбыз да, соңыннан безне аерганнар, ә без тагын табышканбыз, – ди Мәдинә.

– Сез эшләмәгәнсез, әйтүегезчә, ирегез аз хезмәт хакы алган, ә үзегез кыйммәтле йортларның берсендәге зур фатирда яшисез. Бөтен әйберегез җитеш. Туганнарыгыз булыштымы? – дип аптыраулы караш ташлыйм Мәдинәгә.

– Бөтен кеше дә сезнең кебек фикер йөртә. Әмма без бай кешеләр түгел. Кешедән 500 сум акча алып яшәгән чаклар да булды. Киләләр, фатирны күрәләр дә, “о-о!” дип чыгып китәләр. Ә бит минем юньле кием күргәнем юк! Өйдә гомер буе тишек кием белән йөрим. Сез киләсе булганга гына яңасын кидем. Бу минем бердәнбер әйбәт өс-башым! Әле бурычларым да калды. Кайвакыт “Алла ярдәм итә” дим. Фатир алганда бер инвалид бабай бурычка бер миллион сум бирде. Өстәвенә, кинәт кенә фатирларга бәя үсте һәм без иске фатирны кыйммәт бәягә сатып җибәрә алдык... Иремне һәрвакыт этеп-төртеп йөртергә кирәк булды. Рәшит кеше белән артык аралашмады, эштән кайткач оекбаш бәйли, токмач кисә иде, бәлки ир кешегә ир-ат эше белән генә шөгыльләнергә кирәктер? – ди Мәдинә.

2014 ел. Май ае. Мәдинә белән Рәшит кибетләрдә йөреп керә. Утырып чәй эчәләр дә, төштән соң йоклап алырга булалар.

– Мин аның сул күкрәгенә ятып йоклап киткәнмен. Рәшит әкрен генә шуышып чыккан, сизмәгәнмен. Ул мине кызгана, саклый иде. Зал белән аш бүлмәсенең идәнен юып куйган. Кан басымын үлчәгән. Мин дә уянып кухняга чыктым. Ашарга пешерә башладым. Рәшит “йөрәгем авырта”, диде. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Ирем бер тапкыр тирән итеп сулыш алды да үлеп китте, – ди Мәдинә.

Бу вакытта Рәшиткә 52 яшь була.

“ӘНИ МИНЕ ЯРАТМЫЙ”

Мәдинәнең бүген әти-әнисе, каен­ана-каенатасы, ике сеңлесе дә исән-сау. Әмма ул алар белән аралашмый, “ирем үлгәннән бирле бусаганы атлап керүче юк, без берәүгә дә кирәкми”, ди.

– Мөнәсәбәтләрегез кайчан бозылды? Нәрсәдән килеп чыкты? – дим.

– Улым кечкенә чакта әниләргә бара идем. Әни бит, ташламас, ярдәм итми калмас, янәсе. Килеп керүгә, ниндидер салкынлык. Беркөнне әнигә “кирәк түгел икәнемне беләм” дидем, ә ул: “белгәч китәргә кирәк”, диде. Юл буе елап кайта, шешенеп бетә идем. Беркөнне телефонын да алмады. Кайвакыт миңа авыз ачарга да ирек бирми, үзенең сәламәтлеге турында сөйли башлый, янәсе, әле теге, әле бу җире авырта. Әнигә – 75, әтигә – 80 яшь. Әти әнидән уза алмый, – ди Мәдинә.

– Сеңелләрем белән дә аралашмыйм дисез, барыбер ниндидер сәбәп булырга тиештер бит инде? – дим аңа.

– Белмим сәбәбен! Үзем дә аптырыйм! Бәлки әни шундый булгангадыр? Сеңелләр әни белән аралаша бит. Бәлки алар, шулай ук әни дә минем бәхетемнән көнләшкәндер? Бер күршебез “әниең көнләшә” дигән иде! Югыйсә, булышып яшәдек. Бер фатирдан икенчесенә күчкәндә бер сеңлемнең кызына бөтен җиһазларны бирдек. Ирем күрмәгәндә аңа акча бирә идем. Рәшит тә алар өчен үлеп торды, киләселәре булса, сумка тутырып әйбер алып кайтты. Кием-салым белән дә ярдәм иттек, – ди Мәдинә.

– Ә ирегезнең әти-әнисе белән нигә аралашмыйсыз?

– Алар безне һәрвакыт аерырга теләде. Рәшит үлгәч килделәр, сөйләшеп тордык, аннан юкка чыктылар, – ди Мәдинә. – Рәшит аларга исән чагында сирәк кенә шалтыраткан бугай. Соңгы ике елда бер тапкыр да бармаган. Әнисе әйтте. Миңа, улыбызга каршы котырталар иде, шуңа бармагандыр. Ни өчен безгә шундый караш икән? Әле ирем исән чакта ук ике як әти-әнине дә йөреп чыктым, эчемнән генә әгәр дә рәнҗеткән булсам дип, гафу сорадым, – ди Мәдинә.

– Аларны кунакка чакырганыгыз, кунак иткәнегез булдымы соң? – дим аптырагач.

– Фатир алгач, Коръән ашы уздырган идек, – ди ул. – Кунак чакырган булмады. Аның өчен акча кирәк бит. Гаилә дусларыбыз да, иптәш кызым да, беркемем дә юк.

Бүген әлеге гаилә фатир өчен аена ун мең сум акча түли. Әле ашарга, эчәргә дә кирәк! Мәдинә әйтүенчә, җыйган акча беткән. Дөрес, нидер эшләргә тырышып караган ул. Маникюр ясарга өйрәнгән. Әмма күзе начар күрү сәбәпле, монысы да барып чыкмаган.

Алда әйткәнемчә, Радик институтның өченче курсын тәмамлаган. Акыллы, тырыш егеткә охшаган. Мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлаган икән. Аның белән дә сөйләштем. “Нигә әби-бабайларың янына бармыйсың, хәлләрен белмисең?” – дидем. Әнисе сүзен сөйли: “Алар әтием белән әниемне аерырга теләгән, без беркемгә дә кирәкми...”

Егет эшләргә дә каршы түгел. Әмма физик эштән баш тарта, йөрәге бик үк сәламәт тү­гел икән. Үз белгечлеге буенча, икътисад өлкәсендә көчен сынап карарга тели ди.

СОҢГЫ СҮЗ

Бер карасаң, хатын авыру, беркайда эшләми, өстәвенә, ата-ана белән аралашмый. Шалтыратмый, чакырмый... “Килен хезмәте” турында авыз чайкап та тормыйм. Инде оныклары да әнисе җырын җырлый. Бәлки, Рәшитнең әти-әнисе киленнәрен шуңа яратмыйдыр?..

Ә менә Мәдинәнең үз ата-анасының, сеңелләренең мөнәсәбәтенә аңлатма табу авыр. Иманым камил, монда да ниндидер сәбәп яшеренгәндер.

Гомумән, 52 яшьтә “әни мине яратмый” дип үпкәләп, авыз турсайтып утыру дөрес түгелдер. Киресенчә, Мәдинә, үзегезгә барырга, әти-әнинең хәлен белергә кирәк! Күпме гомерләре калгандыр... “Их, бер хәлләрен белергә иде”, дип үкенергә язмасын.

– Бүген мин физик, рухи авырту кичерәм. Беләм, җир йөзендә яхшы, киң күңелле кешеләр бар. Бәлки кем дә булса миңа ярдәм кулы сузар? Ишекне ачып бер кеше керер. Алла бабай булыр микән ул, Ак бабай булыр микән? Ул мине жәлләр һәм “әйдә, булышам” дияр, – ди Мәдинә.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ