Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Агропромпарк”та ярминкәләр гөрли яки Казанда иң арзанлы ит кайда сатыла?

26 Апрель 2013 953
Моңарчы авыл кешеләре үз хуҗалыгында җитеш­терелгән продукциясен бары тик базарларда, ярминкәләрдә генә шәһәр халкына тәкъдим итә ала иде. Ә менә Казанда “Агропромпарк”, татарча итеп әйтсәң, Авыл хуҗалыгы паркы барлыкка килгәч, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр сөенеп тә куйгандыр.
Җитәкчеләр вәгъдә итүенчә, 8,54 гектар мәйданда урнашачак әлеге парк Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрне товарларын сату, саклау, эшкәртү өчен материаль-техник база белән тәэмин итәргә тиеш. Ә шәһәр халкы исә арзан бәягә азык-төлек сатып алачак.

Агропромпарк”та март аеннан бирле ярминкәләр баруын белсәм дә, аны күптән түгел генә барып күрә алдым. Аның турында күп мактау сүзләре ишеткән идем, шуларның чынлыгына үз күзләрем белән күреп, ышанасы иттем. Җиңү Проспекты белән Аграрная урамы кисешкән урында урнашкан икән ул. Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен махсус автобус рейслары да булдырганнар. Җиңү Проспекты тукталышыннан паркка кадәр 20 минут интервал белән автобуслар йөреп тора.

“Агропромпарк” территориясен күреп, сүзсез калдым. Бигрәк зур, киң ул. Андагы алагаем биналарны ничекләр генә төзеп бетергәннәрдер. Ябулы түбәле ишегалдында шаулаган ярминкәдәге халыкны күреп, янә таң калдым. Әле күптән түгел генә ачылган паркка шулкадәр кеше йөридер дип һич уйламаган идем.

Өсте ябулы ярминкә мәй­данына һәр сатучы үз машинасы белән кергән һәм товарын җәеп салган. Мин кергән беренче рәттә күбрәк ит сатучылар тезелешкән иде. Башка базарлардагыга караганда бәяләрнең арзанрак булуына игътибар иттем. Мәсәлән, сыер итен Казанның башка базарларыннан 220 сумнан да арзанракка таба алмыйсың, ә монда бер килосының бәясе 160-220 сум тирәсе. Чучка ите дә арзан, монда аны бер килосын 110-150 сумга табарга була. Тавык ите исә 90-95 сум тирәсе, күркә итен 140 сумга да табарга була. Ит сатучылар арасында Тәтеш, Балтач, Мамадыштан килүчеләр бар, барысы да үз товарын мактый. Арзан булгангадырмы, сатып алучылар да күп, кайберләреннән чират торып алалар. Товар хуҗаларыннан сату турында сорагач, һәркайсы канәгать булуын әйтә, алучы юк дип зар­ланмый. Кайберләре март аеннан бирле атна саен килә икән. Сатылмаса, килмәсләр иде. Аларны шул да куандыра: монда басып торган өчен акча түлисе түгел, ярминкәдә катнашкан өчен бер тиен дә сорамыйлар ди.

Сатучыларның хәл-әхвәлен сораша-сораша рәт арасыннан барганда берәүнең “домашняя колбаса” дигән язуына күзем төште. Түзмәдем, янына барып: “Чыннан да үзегез ясыйсызмы?” – дип сорадым. Башта ул күзен дә йоммыйча “әйе” диде. Имеш, бер таягы 150 сум торган колбасаны ясауда бернинди чит-ят тәмләткечләр, кушылмалар кулланмаган икән. Составының 70%ы сыер ите, 30%ы чучка итеннән торган колбаса “натуральный” ди. Аның янына ысланган чучка ите дә куелган, анысын да үзе ясый икән. Төпченә торгач, бу адәмнең Биектау районыннан килүен, анда үзенең кибете барлыгын һәм колбасаның үз хуҗалыгында ясалмавын ачыклый алдым. Ите генә үзенеке икән. Хуҗалыгында үстергән үгезне суя да икән бу, Арчаның азык-төлек комбинатына алып барып, шуннан колбаса ясап, ыслаган ит ясап бирәләр ди. Соң шулай булгач, бу колбасаның “домашняя” сүзен йөртерлеге юк булып чыга бит инде! Әмма бу сатучы нәкъ шушы сүз белән сатып алучыларның игътибарын җәлеп итә дә!

Икенче бер ит сатучыдан ярминкәнең киләчәге турында сораштым. “Киләсе атнага соңгы ярминкә була, – диде ул. – Монда безне җәлеп итү өчен генә бушлай кертәләр, бина эчендә аренда өчен түләргә туры киләчәк. Җәй көне урамда товар сатып булмый: чебен, шөпшәләр теңкәгә тиячәк, итне бетерәчәк. Сатуга зарланып булмый, халык ала. Киләсе атнага ярминкә шәбрәк булырга тиеш, руслар “Пасха”га күпләп азык-төлек алачак. Аннары башка монда килеп йөреп булмас, районда гына сатарбыз, мөгаен...

Шушындый ярминкәдә казылык сатмасалар, яр­мин­кәнең яме дә булмас иде.
Үзләренең иртәнге өчтә торып, шушында хәтле килеп җитүе турында сөйләнеп торган эшмәкәрләрнең казылыкларының бер килосы 1300 сум иде. Аның янына килосы 700 сумлык казы да элеп куйганнар. Анысы пеше­реп ашый торган колбаса. Та­тарларның үпкә-бавырдан ясый торган тутырмасына охшаш казыны ат ите тутырып ясыйлар икән. Түбән Нов­город эшкуарлары шәхси эш­мәкәр булып Татарстанда тер­кәлгән һәм елына 90 меңгә якын салым түли. Яшел Үзәндә һәм шушында үз нокталары бар, моннан тыш, алар башка сәүдә үзәкләренә, мәсәлән, “Бәхетле”гә казылык китерә.

Ит сатучыларның кәефен белешкәч, икенче рәткә киттем. Анда исә кием-салым сатучы да, ярма тәкъдим итүче дә, яшелчә, җиләк-җимеш алып килүчеләр дә бар. Алай гына түгел, хәтта тавык-чебеш тә алып була монда. Мәсәлән, “бройлер” чебиен 200 сумга саталар, бераз ашатып, ике-өч атнадан суярга була аларны. Читлек эчендә әлсерәп утырган тавыклар яныннан узып китеп барганда, икенче “нокта”да бер ирнең “читекле” әтәчне кулыннан ашатып торуын күреп, бу тамашаны хозур кылырга дип, шуның янына чаптым. Горур гына басып торган әтәч хуҗасының кулындагы бодай бөртекләрен сыпыра гына, малай! Берәүдән дә өркеми. Брама токымлы әтәчне 800 сумга (!) саталар икән.

– Шундый дустыгызны сатарга кызганмыйсызмы? – дим.

– Аны сатарга жәл түгел, суярга кул күтәрелми, – дип елмайды ирләр. – Алар күп безнең һәм һәммәсе дә кулга ияләнгән, әйбәт әтәчләр.

Боларга сүз генә бир, әтәч­ләре турында көннәр буе сөйләргә әзер! 8 айлык бу кош карап торышка рәхимле булып күренсә дә, әтәчләр белән сугыша белә икән. Тетелеп, ертылып беткән кикригенә карап, аның ничәмә-ничә тапкыр әтәчлеген исбатлаганы күренеп тора инде. Шулай булса да, аннан курыкмыйча, башыннан сыйпарга кыйдым. Әтәчем, башыннан сыйпаганны ярата булса кирәк, горур гына басып торган җиреннән бераз чүкте дә, кыткылдый ук башлады. Ә фотога төшерергә дип фотоаппаратны чыгаруга, тагын горур кыяфәт чыгарып, камерага карап торды. Хуҗалары: “Ул фотога төшәргә ярата”, – дип көлеште.

Әтәч яныннан киткәч, яшелчә сату “нокталары”на тукталдык. Бу паркта алар да арзанрак булырга тиеш иде бит. Чыннан да, базар бәяләре белән чагыштырганда, бәрәңге-суган очсызрак. Мәсәлән, кәбестәнең килосы 15, кишернеке – 20, суганныкы – 17, бәрәңгенеке –13, кызыл чөгендернеке – 15 сум чамасы. Шушы ук рәттә сатыла торган карабодай, дөге, рапсларның да арзанрак булуына күз төште.

Өченче рәттә сөт ризыклары да сатыла икән. Эремчекнең бер килосын 100 сумга, каймакның ярты литр­лы савытка салынганын 60 сумга алырга була. Сөт ризыклары янында чират зур иде, шәһәр апалары авыл каймагын ябырылып ала, сатучы кәстрүлдән савытка тутырырга да өлгерми.

Урамдагы ярминкә белән танышып, Балтач эшмәкәрләре пешергән пылаудан авыз иткәч, “Агромпромпарк” бинасына юл алдым. Монда хәтле килгәч, эчен дә карап чыгыйм, дим. Әмма бина эчендә кафедан башка берни таба алмадым. Киләчәктә сату шушында булачак икән, павильоннар сатучыларны көтеп тора ди. Шуларны күзләгән арада кафе тирәсендә кайнашкан өч сатучының берсе “ипи алыгыз!” дип бәйләнә башлады. “Ипиләребез тәмле, үзебез пешерәбез, менә нинди йомшак алар”, – дип, ак ипиләрен алырга кыстый башлады. Моңарчы ипи алдырырга алай кыстаганнары булмагач, бер “Бородинский”ны алырга туры килде. Ул арада бездән башка сатып алучы булмаган кафега бер ир кереп, сатучыларны сүгәргә тотынды. “Ипине шушылай пешерәләр димени, – диде ул, кабарып җитмәгән икмәкләргә төртеп. – Өйрәтер идем мин сезне ипи пешерергә!” Шулай диде дә, үзе күздән югалды, ә сатучылар авызын ачып карап калды. Алардан парк эчендә пекарня барлыгын һәм камыр ризыкларының барысын да үзләре пешерүен белешә алдым.

Ярминкәдә булып, барысын күреп, танышып чыккач, бу паркның товарын кая куярга белмәгән авыл халкына, фермерларга да, хуҗалык товарларын арзанга алырга теләгән шәһәр халкына да файдалы булуын аңладым. Хәер, монда “әлегә” дигән сүзне өстәргә кирәк. Чөнки 27 апрельдә соңгы ярминкә булачак һәм киләчәктә бина эчендә сату итү өчен эшмәкәрләр аренда өчен түләячәк. Менә анысына тешләре үтәрме, паркта сату итү үзен аклармы дигән сорауга җавап табу өчен аренда бәясе белән кызыксынасы иттем. Сату зонасы 10 мең квадрат метрны тәшкил итә монда. Суыткычы булган витринада ит, балык, сөт продуктлары сатучыларга аена 12 мең сум түләргә туры киләчәк. Яшелчә, җиләк-җимеш сатарга теләсәң, өстәл өчен аена 8000 сум, тозлы кыяр, бал, гөмбә, җиләк, яңа суелган ит сатучы исә 7500 сум түли. 6 квадрат метрлы павильонны аена 10000 сумга арендаларга була, анысында икмәк, шикәр-ярма сатачаклар. Зуррак павильонның арендасы да кыйммәтрәк, мәсәлән, 21 квадрат метрлы павильон өчен аена 36 мең сум түлисе.

Моннан тыш, туңдыру камераларын да арендаларга була. Аның 1 квадрат метры өчен аена 400 сум түлисе. Ә эшкәртү цехларында 1 квадрат метр урын 350 сум тора (бәягә коммуналь хезмәтләр бәясе кермәгән). Шулай ук, паркта 38 номерлы кунакханә дә бар. Анда бер кешелек бүлмә өчен тәүлегенә 1300, ике кешелек номер өчен 1900 сум түләргә кирәк.

Администратор әйтүенчә, 400ләп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчегә исәпләнгән “нокта”ларны алып бетергәннәр диярлек. Аларда көн саен товар сатылачак, “Агропромпарк” зур сәүдә урынына әйләнер, башка базарларны алыштырыр дип көтелә. Әгәр укучыларыбыз арасында “Агропромпарк” турында ишетми калганнар һәм анда үз “нокта”сын булдырырга теләүчеләр булса, аренда мәсьәләсе буенча 8(843) 237-64-34 номеры буенча шалтырата аласыз. Әле соң түгел!

“Агропромпарк”та Рәзилә РӘСИМ булып кайтты

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Февраль 2020 12:35 2535
3 Февраль 2020 13:02 1834
ӨСКӘ