Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Агачларны яфрак коеп бетергәч аклыйлар

14 Октябрь 2016 1191
Агачларны көздән аклау кышкы һәм язгы чорда температура үзгәреше вакытында өшү һәм пешүдән саклау өчен кирәк. Аклау өчен иң кулай вакыт – яфраклар коелып бетеп, һава температурасы 2-3 градуска калган чор.
Агарту алдыннан агач­лар­ның үле, авыру кайрылары чистартылырга тиеш. Моның өчен тимер щетка кулланырга була. Ул мүк һәм лишайникларны да чистарта. Агач ярасын бакча сумаласы белән сылап, бәйләп куегыз. Элеккеге яраларны чистартып, 3 %лы бакыр купоросы белән эшкәртү дә мөһим.

Агачларны аклау өчен сүнгән известь кулланыла. Хәзер исә сатуда ПВА келәе, акбур, бакыр купоросыннан торган махсус катнашмалар сатыла.

Известьле төнәтмәне үзе­гезгә болай ясарга мөмкин. 10 л чиләккә 2-3 кило сүнгән известь яки акбур, 50-100 гр ПВА келәе, кайнар суда алдан эретелгән ярты кило чамасы бакыр купоросы салыгыз. Масса куе каймак халәнә җиткәнче су өстәгез.

Шулай ук икенче төрле состав та ясарга була. Моның өчен 3 кило сүнгән известькә ярты кило он, 2 көрәк балчык, 1 көрәк тирес алына. Ул шулай ук агачта озак тора һәм температура тибрәнешеннән саклый.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 2035
10 Март 2020 11:23 1516
23 Март 2020 13:07 1506
16 Март 2020 12:44 1449
ӨСКӘ