Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Агач мылтык та бер ата...

20 Январь 2020 1813
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 16 июнь 2016 № 24
Әй, яхшы кеше иде лә соң Тәнзиләнең Рәшите, хараплар гына булды. Басуда җир сукалап йөргәндә, трактор эчендә яшен сугып үтерде үзен. Бик каты җилләп, яшеннәр яшьнәтеп, күк күкрәп, куе кара болытлар өерелеп килә башлагач, шул басуда эшләүчеләр, техникаларын кайсы кайда калдырып, үзләре йөгерешеп килеп, җир башындагы куаклык ышыгына җыелышканнар. Рәшит басу уртасындарак булган, яңгыр китереп оргач, шул эшләгән җирендә тукталып калган. Соңгы тукталышымдыр дип башына да китермәгәндер, бичара... Утызга да җитмәгән Тәнзиләсе тол, кызы белән кечкенә улы ятим калды. Тәнзилә фаҗига турында ишетеп, хастаханәгә чабып килеп җиткәндә, исән иде әле Рәшите. Эчкә алып керергә дә өлгермәгәннәр иде. Үзен кочып алган хатынының җилкәсенә башын куеп:
– Бәхил бул, җимеш... – дияргә генә өлгерде.


Бергә яшәгәндә, нишләптер, без яхшы яшибезме, начармы, дип уйлап караганы да юк иде хатынның. Башкалар кебек яшибез инде, дип кенә фикер йөртә иде.
“Салдым” белән артык дус булмаса да, ире вакыт-вакыт салгалап та кайтты, тик ялгышып та, Тәнзиләсенә булсын, балаларына булсын – авыр сүз әйткәне, кул күтәреп кизәнгәне булмады. Кайтып керер иде дә, хатынына туры карамаска тырышып, гаепле елмаеп кына әйтер иде:
– Мин бүген бе-бераз төшердем әле, җимеш. С-син ачуланма инде, яме...
Аннан шыпырт кына почмак бүлмәдәге урынга кереп ятар иде. Үскәндә үз әтисенең дә “исереклеге” шул рәвешлерәк булгангамы, Тәнзилә бар кешене дә шундыйрак бизмәнгә салып үлчәде. Эчкәч кайтып, дөньядагын әйтеп тузына, котырынып хатын кыйный торган кешеләр дә барлыгын икенче иргә, Рәкыйпкә кияүгә чыккач кына белде ул. 

Тәнзилә аны районга йомыш белән баргач, хуҗалык әйберләре кибетендә очратты. Хатынга кирәк әйберләрен алырга ярдәмләшеп, сөйләшеп киттеләр. Аек чагында бик киң күңелле, әйбәт кешегә охшаган иде. Аерылган кеше икәнен дә, бергә торган йортларын хатыны белән балаларына калдырып киткәнен дә, хәзер менә икенче йортын салып бетереп килүе турында да әйтеп салды. Үзе ачык кешегә Тәнзилә дә ачык, ул да иренең дүрт ел элек ни рәвешле үлеп китүе, хәзер ике баласын ялгызы гына үстереп ятуы хакында бәян итте. Ике көн дә үтмәде, Рәкыйп аның кулын сорарга килеп җитте...


Күрәчәге булгандыр, ничектер ризалашты да куйды шул Тәнзилә. Югыйсә, бераз уйларга вакыт куйса да була иде. Азрак сораштырган, белешкән булса... Рәкыйп бер генә түгел, өч тапкыр аерылган ир булып чыкты. Аек чакта үтә яхшы булып кылануының да сере бар икән: эчкәндә акылын эчә торган гадәте булганга, монысы компенсация кебегрәк нәрсә...


Аның беренче тапкыр эчеп кайтып тузынганында Тәнзиләнең дә, балаларының да котлары очты: мондый хәлне, мондый мәгънәсезлекне хатынның әле күргәне юк иде. Чыгып та кача алмадылар, ир юлларына аркылы төшеп, биштән төргән олы йодрыгын селкегәч, кире почмакка кереп постылар да, бер-беренә сыенышып, елап утырдылар. Рәкыйп төнге өчләрдән соң гына, ниһаять, арып, йокыга китте. Шул төнне үк куркышып беткән балаларын алып чыгып китмәвенә кат-кат үкенде соңыннан Тәнзилә. Ул вакытта йодрыгын селкеп кенә калды шул. Сукмавына бер алданса, икенче көнне ирнең еларга җитешеп гафу үтенүенә икенче алданды. Рәкыйп, чыннан да, ай ярым тирәсе аек булып, әйбәт кенә йөрде, тик чираттагы бәйрәм аны тагын чыгырыннан чыгарды. Әмма бу юлы да йодрык болганып-болганып кына калды, хатын өстенә төшәргә үк җөрьәт итмәде. Икенче көнне, айныгач, Рәкыйп кабат мескенләнеп гафу үтенде, “шуның кулы әшәке, аракыны ул салган иде” дип, кемнедер сүкте. Тәнзилә беркатлылыгы белән тагын ышанды. Өченче тапкырында инде тимер йодрык болганып кына калмады, хатынны туйганчы дөмбәсләде. Кыйный-кыйный хәлдән тайгач, Рәкыйп урынга ауды да, хырлап йоклап та китте. Ватылган гәүдәсен көч-хәл белән җыеп, тыелып кына елый-елый, Тәнзилә куркышып почмакка поскан балаларын киендерде, кул астындагы киемнәрен җыештырды. Әмма чыгып китәргә өлгермәделәр... Әле генә хырлап йок­лап яткан ир мәче җитезлеге белән сикереп тә торды, пычак тоткан кулын алга сузып, һөҗүм итәргә әзер кыяфәттә урталай бөгелеп, бусагага аркылы килеп тә басты.


– Китеп кенә карагыз! – дип ысылдады ул, аларган күзләрен куркыныч акайтып. – Артыгыздан барып, барыгызны да суям!
Тәнзилә, үзенә сырышкан балаларын артына яшерә-яшерә, үкси-үкси чигенергә мәҗбүр булды. Рәкыйп өстәлне ишек янына тартып, өстенә аркылы-торкылы урындыклар куеп, баррикада ясады да, кабат урынга авып, хырлый да башлады. Тәнзилә балаларын кочаклап, төне буе елап чыкты, Яктыра башлагач та, “баррикада”ны акрын гына сүтеп, чыгып качарга план корды. Талчыгулары җиткәндер, үзе дә, әниләрен ике яклап каты итеп кочып яткан кызы белән улы да, иртәнгә йоклап киткәннәр иде. Алар уянганда инде яктырган, “баррикада”лар сүтелгән, Рәкыйп чәй куеп, өстәл әзерләп йөри. Тәнзилә күзләрен ачуга, аның алдына килеп тезләнде:
– Гафу ит мине, Тәнзилә, кичер. Балалар, сез дә гафу итегез. Мондый хәл бүтән кабатланмаячак, менә күрерсез, моннан соң миннән дә яхшы кеше булмас! Әйдәгез, хәзер кибеткә китәбез, иң матур киемнәрне алып бирәм үзегезгә... Кирәкми?.. Ничек инде кирәкми?.. Ярый-ярый, алайса, нәрсә кирәк булса, шуны алып бирәм... Курыкмагыз инде миннән, юри түгел бит, эчкәч нишләгәнемне белмим шул. Менә бүтән эчкәнне күрмәссез!

Бу юлы ул ике айдан артык эчмәде. Әмма... инде теге төн куркыныч төш кебек кенә тоела башлагач, тагын лыгыр исерек кайтты. Һәм, “куркыныч төш”, тагын да куркынычрак чынбарлыкка әверелеп, таныш сценарий буенча дәвам итте. Тәнзилә балага узган, ләкин бу хакта әлегә иренә әйтмәгән иде, шул карынында бөреләнгән яңа тормыш хакына Рәкыйпне тагын кичерде. Калган эшкә кар ява дип, халык бик белеп әйткән. Ир кайтып тузынган саен, чыгып китмәскә саллы бер сәбәбе чыгып, холыксыз кеше белән гомер үтә торды. Ир дигәне исә хатыны түзгән саен оятсызлана барды. Сүз дә юк, акчасын таба Рәкыйп, тик мул тормышта яшәтсә дә, бер рәхәте дә юк шул! Ирнең җаен алырга ни тырышып карады югыйсә, сүз чыкмасын дип өен дә гөл итеп тотты, аш-суын да тәмледән-тәмлене пешереп торды. Тик Рәкыйп, эчеп кайткан саен, хатынын эт итеп сүгәрдәй һәм тотып дөмбәсләрдәй сәбәпләрне табып кына торды. Эчүе дә, элеккечә айга бер түгел, бер алынса, атна буе да айный алмый башлады.

Рәшитеннән туган кызы белән улы, тугызынчыны тәмамлау белән, гаугалы өйдән берәм-берәм тизрәк чыгып качарга ашыктылар. Уртак кызлары Ясминәгә дә быел ун яшь тулды. Ниһаять, чираттагы тапкыр кыйналып, сул кулының атсыз бармагы чыртлатып сындырылганнан соң, Ясминәсен алып, Тәнзилә үзе дә чыгып качты. Авылда Рәшите белән яшәгән, инде уникенче елын ялгызы моңаеп утырган иске өйләренә кайтып керде ул.


Һәй, очны-очка ялгап кына яшәсәләр дә, ничек бәхетле булган икән бит алар! Ире салып кайткан көннәрдә Тәнзиләнең бераз мырлап алуын һәм балаларның “чыр-чу”ын санамаганда, “эх” дигән тавыш та чыкмый иде бит!
Сынган бармагын каратырга поликлиникага барган җирдән, кара янган тәннәрен дә күрсәтеп, ире кыйнаганлыкка белешмә алды да, шул көнне үк, аерылышырга дип, судка гариза да биреп кайтты Тәнзилә. Рәкыйп, гадәтенчә, тагын төче телләнеп килеп җитсә дә, хатын инде аңардан тәмам гарык иде, кире уйламады. Берничә көннән соң исерек ир аның юлына аркылы төште.


– Өйдән сыңар галуш та бирмим мин сиңа, өметләнмә! Хе, оста икәнсең! Җиңел генә мин тапкан малга хуҗа булмакчы! Ә?! – дип, тагын хатын өстенә дөньяның бар пычрагын өя башлады. Әмма Тәнзилә элеккеге беркатлы хатын түгел иде инде:
– Өең түгел, шул өеңдәге сыңар төймәң дә кирәкми, алиментың да кирәкми! Мин аерылышырга гариза бирдем. Башым гына синнән котылсын! – дип, бик коры сөйләште. Хатынның үзеннән коты чыгып торуына күнеккән ир башта шаккатты, аннары ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитте, йөгереп өйгә кереп китте дә, почмакка кереп поскан Ясминәне җилтерәтеп алып та чыкты.


– Ярый, синеңчә булсын, аерылышабыз! Тик кызны сиңа бирмим мин! – дип кычкырып, җан талашып черәшкән, акырып елаган баланы машинасына таба өстери башлады. Беренче мәлдә Тәнзилә, нишләргә дә белмичә, тораташтай катып калды. Ул арада Ясминәсе, әтисенең кулын канатканчы каты итеп тешләп алды да, ычкынып әнисенә таба йөгерде. Ана белән кыз, кочаклашып, утын әрдәнәсе артына ышыкландылар. Әмма соң чиккә җитеп ярсыган ирдән әрдәнә генә саклап кала аламы соң?! Кызы тешләп канаткан кулын тотып, яралы җанвардай бер үкереп куйды да, машинасыннан монтировка шикеллерәк бер тимер алып, аларга якынлаша башлады Рәкыйп:
– Кызым, яхшы чакта машинага барып утыр, ә анаңны бәреп үтерәм!!!
Аның тавышы, шулай итәчәгенә һич шик калдырмый торган гаять куркыныч, шомлы иде. Ясминә, чырылдап кычкырып, әнисенең куенына сеңде. Ә Тәнзиләнең йөрәгендә курку хисе бөтенләй дә юк шикелле, ачы нәфрәт ул хисне тәмам кысрыклап чыгарган, күзләре гипнозланган шикелле иренә текәлгән, сынган бармаклы сул кулы белән кызын кочкан, уң кулы исә, ихтыярсыз рәвештә, әрдәнәдән утын агачы кармалый иде.

...Ике кул бер мизгелдә селтәнде. Ат – куркытам дип, тай – үтерәм дип тибәр, диләр. Монтировка тоткан кул да, бәлки, куркытырга гына теләгәндер... Әмма утын агачы тоткан кулның иясе боларын исәпләп торыр хәлдә түгел иде инде. Дүртенче хатынының кулыннан китеп барасын төшендә дә күрмәгәндер бәлки Рәкыйп... Ләкин һәр нәрсәнең чиге була, агач мылтык та бер ата диләр шул...
Рубрика: ПРОЗА Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1664
16 Март 2020 12:44 1604
10 Март 2020 11:23 1584
ӨСКӘ