Язмалар исемлегенә күчү
– Рамил хәзрәт, 50-60 яшьләрдә ныгытып дингә кердең, ди. Әмма яшьлегеңне “бик әйбәт иттереп” уздырдың. Балаң: “Әти, динне сөйләмә миңа, элек кем идең син? “ – дисә, ни кылырга?
– Сәхабәләр дингә балачакта ук килмәгән. Гомәр бин Хаттап үзенең кызын тереләй күмгән. Шуның өчен гомере буе елаган. Элек сәхабәләрнең күбесе тормышларын зур гөнаһларда үткәргән: ширек, зина кылганнар, потка табынганнар, кеше үтергәннәр, хәмер эчкәннәр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә: “Дингә керсәгез, бөтен гөнаһларыгызны кичерәм”, – дигән. Аның бит ул яклары да бар. Аллаһның рәхмәтеннән беркайчан да өметегезне өзмәгез.
– Улыңа яки кызыңа моны ничек аңлатырга?
– “Сез минем гөнаһларымны кабатламагыз, хәерле әйбер түгел ул”, – дияргә кирәк. Ачыктан-ачык сөйләшү булырга тиеш.
– Хәниянең ире Габделхәй кызының туенда: “Без кылган хаталарны кабатламагыз”, – диде.
– Гөнаһларны кичерүче, терелтүче Аллаһы Тәгалә. Беркем дә кичерә һәм терелтә алмый. Сәхабәләр терелде. Күпме халык дин белән югары дәрәҗәгә күтәрелде. Аллаһы Тәгалә: “Үткәнгә кайгырып йөрмәгез, бетте, ул шулай язылган”, – ди. Алдагысын уйла, күп изгелекләр кыл. Үткәнгә аптырап йөрергә ярамый, бүгенгене, иртәгәне уйла. Үткән бетте. Башка егылма.
– Гөнаһыңны кешеләргә сөйләргә ярыймы?
– Кеше үзенең гөнаһын сөйләп утырырга тиеш түгел. Бер хәзрәт җомга саен үзенең гөнаһларын сөйли икән. Бөтен мәчет тула торган булган. Гөнаһларын сөйли дә: “Шулай эшләмәгез”, – ди икән. Әмма Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ачыктан-ачык үзенең гөнаһларын сөйләүчене яратмыйм”, – ди.
– “Эчтеңме?” – дип сорау бирсәләр, ничек җавап бирергә?
– “Әйе, булды. Бу хакта сөйлисем килми”, – дип әйт.
– Рәхәткә чыдап булмый, диләр. Моны ничек аңларга?
– 80 млн сумың булса, 80 проблемаң пәйда була.
– Аңламыйм?
– Кем аны кичермәгән, аңлый алмый. Акчаның чыгу урыннары күбәя: йорт салып куйдың икән, җиһазлары кирәк. Улың әйтә: “Әти, машина кирәк”, – ди. Хатын: “Тун кирәк. Әтиләргә мунча салмыйбызмыни?” – ди. Кызың: “Әти, юрфакка укырга керәсем килә”, – ди. Менә шулай китә.
– Профессионализмны үстерүнең нинди ысуллары бар?
– Бервакыт музыка училищесына кереп, кемнең ничек укыганын тикшергәннәр. Укучылар өч дәрәҗәгә бүленгән: скрипкада начар уйнаучылар, уртача уйнаучылар, виртуозлар. Начар уйнаучылар скрипка белән ничә сәгать шөгыльләнгән дип сораганнар. Елга 500 сәгать икән. Уртача уйнаучылар – елга ике мең сәгать. Виртуозлар елга 10 мең сәгать скрипкада уйныйлар. Профессионализмны үстерү өчен шуның өстендә күп эшләргә кирәк. Аллаһы Тәгаләдән бирелгәне – талант, калганы тырышлык.
– Соңгы вакытта вакыт тиз үтә...
– Сәгать шулай ук йөри. Әмма вакытның бәрәкәте бетте. Бәрәкәте булсын өчен иманлы булырга кирәк. Әгәр тормышыңны дин белән алып барсаң, тормышыңның бәрәкәте кала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Адәм баласы ике әйбернең кадерен белми: буш вакыт белән сәламәтлек”, – ди.
– Мәчеткә яшь мулла килгән, ди. Ул карт мулла белән ничек уртак тел таба ала?
– Кечене – кече, олыны олы итә белергә кирәк.
– Бу нәрсәдән гыйбарәт?
– Яшь мулла нинди генә галим булмасын, мәчеттәге олы имам белән беренче исәнләшсен, сөйләшсен. Аның олылыгын хөрмәт итсен.
– Гади, беркатлы кешегә яшәве авыр, диләр...
– Гомумән, кеше белән киңәшләшә белергә кирәк. Йорт аласың икән, туганың, юрист, икътисадчы белән киңәшләш: “Мин бу өлкәне белмим, аңлатыгыз әле”, – диген. Белмәгән өлкәңә кереп тыгыласың икән, янасың. Бүген андый күренешләр бигрәк тә күп.
– Мисал?
– Йорт алганда кредит алалар, төрле-төрле бизнеска керәләр. Әллә нинди килешүләргә кул куялар. Әмма соңыннан үкенәләр: “Без аңламадык, белмәдек, киңәшмәдек”, – диләр. Бүгенге көндә тормыш безне салкын чәйне дә өреп кабарга өйрәтә.
– Фильмда бер ир: “Байлык үлемнән коткармый, шулай булгач аннан ни мәгънә соң?!” – ди.
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) фәкыйрьлекне көферлек белән янәшә куйган. Диннең яртысы – байлар өчен, зәкят белән хаҗны алар үти. Намаз белән ураза – бөтен мөселманнарга. Балаларның җинаятькә баруларында галимнәр беренче урынга фәкыйрьлекне куя.
– Ни өчен?
– Өйдә акча юк, әти-әни көне буе эштә, малай урамда. Әгәр дә әнисенең акчасы булса, ул улын тәрбияләр иде. Ә болар көне буе акча эшлиләр, кая анда балага вакыт?
– Диндә уртадан бару нәрсә ул?
– Бөтен нәрсәдә урталык бар. Дөнья бар, Ахирәт бар. Бик каты Ахирәткә бирелсәң – дөньяң кала, бик каты дөньяга бирелсәң – Ахирәт кала. Ахирәт белән дөнья арасында булырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына хатыннар килә башлаган: “Ирем минем белән йокламый, гел гыйбадәттә”, – дип. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Аллаһ хакы, кеше хакы, хатыныңның да хакы бар. Боларның уртасында бара белергә кирәк. Гаилә бар, дуслар бар, эш бар, аларны да онытма”, – дигән.
– Кәеф төшүдән ничек котылырга?
– Икенче бер шөгыль тап һәм дога кыл.
– Вафат булган әти-әни, әби-бабаңа кайсы намаздан соң дога кылсаң була?
– Һәр намаздан соң да ярый. Атнакич җомга алдыннан кылсаң да була.
– Нәрсәләр теләргә кирәк?
– Гөнаһларын кичерүне, Аллаһның рәхмәтенә алуын, изге гамәлләрен тагын да күбәйтеп, каберләрен нурдан кылу, барачак урыннарын Җәннәттән кылуны. Үзеңә нәрсә телисең, шуны әти-әниеңә дә теләргә кирәк.
– Балаңа?
– Саулык-сәламәтлек, дәрәҗә, мәртәбә, иман байлыгы.
– Нәфесне үтереп буламы?
– Булмый.
– Ник?
– Үлми ул, гел синең белән йөри. Аллаһы Тәгалә нәфескә үлем язмаган. Нәфесне гел кулыңда тотарга кирәк.
– Сине таяк белән кыйныйлар икән, димәк, монда таяк түгел, син гаеплеме?
– Әйе. Аллаһы Тәгалә беркайчан да золымлык кылмый, болай гына сине җәзаламый. Җәзалый икән, җинаять бар дигән сүз. Аллаһы Тәгалә болай гына башка сукмый. Бик каты әшәке кешегә дөньяда бернәрсә дә булмый. Аллаһ ул кешедән борылган. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Азганнан-азсын, тимәгез аңа”, – ди. Беркем тими, ул адәм үлгәнче әшәке юлда йөри.
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 15 август 2019 № 32
“Адәм баласы ике әйбернең кадерен белми: буш вакыт белән сәламәтлек”
19 Июнь 2020 756

Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмә

Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА
Автор: ГАБДЕРӘХИМ