Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Адәм балалары фәрештәдән өстен була ала

22 Март 2019 695
Әңгәмәләр вакытында бик еш Җәбраил фәрештәне телгә алабыз. Аның Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) ничек итеп Коръәни Кәрим аятьләрен иңдергәнен, намаз укырга өйрәткәнен, Ислам дине турында башка мәгълүматлар җиткергәнен беләбез. Гомумән, нинди җан иясе ул Җәбраил фәрештә? Аллаһы Тәгалә аны нинди максат белән яраткан? Бу сорауларга сәхифәбезнең даими кунагы, “Казан нуры” мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров җавап бирде.
– Рөстәм хәзрәт, кем ул Җәбраил? Ни өчен аңа фәрештә дибез?

– Динебездә Ислам нигезләре һәм иман шартлары дигән әйберләр бар, ягъни аларга ышанмыйча, мөселман кешесенең иманы камил булмый. Без алты нәрсәгә иман китерергә тиеш: Аллаһы Тәгаләгә, Аның илчеләренә, кыямәт көненә, тәкъдиргә һ.б. Шулар арасында фәрештәләр дә бар, ягъни адәм балалары бу җан ияләренә дә иман китерергә, ышанырга бурычлы. Фәрештәләрнең саны хисапсыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Мигъраҗ кичәсендә Аллаһы Тәгаләнең күкләрдәге йорты тирәсендә көн саен 70 мең фәрештә тәваф кылганын күрә. Тәваф кылып, көн беткәч, алар шул йортка кереп китәләр, икенче көнне башка фәрештәләр чыга икән. Дөнья яратылганнан алып хәзерге вакытка кадәр ничә фәрештә тәваф кылганын күз алдына китерү авыр. Моннан тыш, күкнең һәр катында яшәүче, һәркемгә билгеләнгән фәрештәләр бар. Коръәни Кәримдә аларның берничәсенең исеме телгә алына: Җәбраил, Микәил, Исрафил. Алар Ибраһим (г.с.) янына егет кыяфәтендә килеп хәбәр биргән. Тагын үлем фәрештәсе – Газраил бар. Бу дүрт фәрештә арасында иң олысы – Җәбраил.

– Ул ничек итеп сурәтләнә?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.в.): “Җәбраил фәрештә килеп басканда җир белән күк арасын каплап бетерә. Канатын күтәргәндә көнбатыш белән көнчыгыш арасындагы киңлекне томалый”, – дигән. Аллаһы Тәгалә аңа 600 канат биргән. Җәбраил фәрештә бер канатының бер ягы белән генә Лут пәйгамбәрнең кавемен күтәреп, юкка чыгарган. Моннан без аның нинди зур, искитмәле икәнен күрәбез.

– Расүлебез аны кайчан күргән?

– Пәйгамбәребез Мө­хәм­мәд (г.с.в.) Җәбраил фә­рештә­­не үз сыйфатында ике мәртә­­бә генә күрә. Беренче тапкыр Мигъраж кичәсендә, икенчесендә Мәккә белән үзе кунып йөри торган тау тишеге арасындагы юлда очрата. Башка вакытта Җәбраил фәрештә кеше кыяфәтенә кергән. Бервакыт Расүлебез сәхабәләре белән утырганда ул актан киенгән, кара чәчле, сакаллы ир кеше булып килгән. Киеме белән юлчыны хәтерләтми, киеме, аяк киеме тузанлы түгел икән. Расүлебез аны танымый. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребез янына килеп, тезләнеп утыра һәм сораулар бирә башлый. “Ислам дине, иман нәрсә ул? Ахырзаман кайчан җитә? Кыямәт көненең галәмәтләре нинди?” – ди. Аннары тора да чыгып китә.

Пәйгамбәребез сәхабәләреннән: “Сез бу кешене таныдыгызмы?” – дип сорый. “Юк”, – диләр. Расүлебез: “Бу Җәбраил фәрештә булды. Миңа сораулар биреп, җавап ишетеп, сезгә динне аңлатты, өйрәтте”, – дигән. Икенче бер көнне Пәйгамбәребез сәхабәләре белән Мәдинә шәһәреннән үтеп барганда бер кеше эндәшкән. Расүлебез аның белән сөйләшергә юл читенә чыккан. Теге кеше аны җибәрми дә җибәрми икән. Сәхабәләрнең ачуы килә. Алар: “Без ул бәндәгә шулкадәр ачуландык. Барып, сүзне бүлеп, Пәйгамбәребезне алып китәсебез килде”, – диләр. Ләкин түзәләр. Аннары Расүлебез: “Бу кешенең кем икәнен беләсезме? Ул – Җәбраил. Аллаһы Тәгалә аны күрше хакы турында сөйләр, аңлатыр өчен җибәрде. Шулкадәр үгетләде, мин хәтта бер күршенең икенчесенең малында (мираста) хакы булыр дип уйладым”, – дигән. Шулай итеп, Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребез янына берничә сыйфатта килгән.

– Җәбраил фәрештәнең төп вазыйфасы нәрсә?

– Ул бөтен пәйгамбәрләргә Аллаһы Тәгаләдән китаплар иңдергән. Фәрештәләрнең нәфесләре юк, алар нәрсә кушалар, шуны эшлиләр. Җәбраил фәрештә дә ышанычлы бер җан. Аллаһы Тәгалә аның аша Коръәни Кәримне иңдергән. Ул бу изге китапның бер аятен, авазын яки хәрефен төшереп калдыргандыр дип уйлау мөмкин түгел. Җәбраил һәр китапны (тәүрат, инҗил һ.б.) сүзен сүзгә, авазын авазга җиткергән.

– Кыямәт көнендә без аның белән очрашачакбызмы?

– Риваятьләрдә “күрәчәкбез”, диелә. Әмма ул да бу дөньядан безнең кебек үк китәчәк. Кыямәт көне җиткәндә бер генә тере җан да, бәндә дә, шул исәптән Исрафил белән Микәил дә калмаячак.

– Әлеге фәрештәләрнең хикмәте нидә?

– Микәил табигый күренешләр белән идарә итә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.в.) аны күргәч, Җәбраилдән: “Нишләп Микәил фәрештә бер дә көлми, елмаймый?” – дип сорый. Җәбраил фәрештә: “Җәһәннәм уты яратылганнан бирле Микәилнең көлгәне, елмайганы юк”, – ди. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсендә Җәбраил һәм Микәилне аерым искә ала, аларга аерым урын бирелә.

– Җәбраил фәрештә турында нинди хәдисләр, риваятьләр бар?

– Аллаһы Тәгалә: “Бер бәндәмне яратсам, Җәбраилгә дә бу бәндәмне ярат”, – дип әйтермен дигән. Җәбраил шул бәндәне яраткач, Аллаһы Тәгалә: “Хәзер бөтен дөньяга “Аллаһы Тәгалә бу бәндәне ярата”, дип җиткер”, – дияр. Җәбраил фәрештә: “Дөньяда һәм җирдә булучылар, Аллаһы Тәгалә бу бәндәне ярата, сез дә аны яратыгыз”, – дип әйтер.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.в.) тормышында шундый бер хәл була. Ул Җәбраилгә: “Көн саен безнең янга килсәң иде”, – ди. Бу фәрештә аның күңеленә шул тиклем үтеп кергән булган. Җәбраил: “Аллаһы Тәгалә кайчан куша, шул вакытта гына киләм”, – ди. Моннан без шуны аңлыйбыз: фәрештәләр Аллаһы Тәгалә кушканны гына үти, кирелек күрсәтми. Кемгәдер сәҗдә кылырга кушылган, кемдер дошманнар белән сугыша... Ислам тарихыннан Бәдер сугышы турында беләбез. Анда Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре белән бергә Җәбраил фәрештә дә көрәшкән. Мөшрикләр аны күреп: “Без гомердә очратмаган чалмалы гаскәргә тап булдык”, – дигәннәр. Җәбраил фәрештә: “Сезнең арагызда Бәдер сугышында катнашучылар савап, дәрәҗә буенча аерылып торамы?” – дигәч, Расүлебез: “Әйе”, – дигән.

Җәбраил: “Фәрештәләр арасында да Бәдер сугышында катнашучылар башкалардан аерылып тора”, – дип ассызыклаган. Димәк, фәрештәләр арасында да дәрәҗә дигән төшенчә бар. Әмма мәгәр гади кеше изгелеге, тәкъвалыгы белән фәрештә дәрәҗәсенә җитә, аларны узып та китә ала. Фәрештәләрнең нәфесе юк, алар көрәшми, кушылганны гына үти. Кеше нәфесен җиңә алса, фәрештәдән дә югары дәрәҗәгә чыга. Ләкин алда әйтеп кителгән дүрт фәрештәдән генә өстен була алмый. Пәйгамбәрләр генә алардан югары бәяләнә. Дәрәҗә баскычында иң өстә Мөхәммәд Пәйгамбәр, аннары калган пәйгамбәрләр, дүрт фәрештә, изге бәндәләр – әүлияләр һәм калган фәрештәләр тора.
      
– Җәбраил фәрештә тагын кайсы пәйгамбәрләргә килгән?

– Лут кавеменә, Ибраһим, Муса пәйгамбәргә килгән. Аңа Аллаһы Тәгаләнең сүзен, китабын, динен, шәригатен җиткерү бурычы йөкләнгән. Фиргавен турында бер кыйссасы бар. Ул суга батканда Җәбраил фәрештә аның авызына диңгез төбендәге ләмне тутырган һәм Расүлебезгә: “Әй, Мөхәммәд, Фиргавеннең авызына балчык тутырганымны күрсәң иде”, – дигән. Пәйгамбәребез: “Ни өчен?” дип сораган. Җәбраил фәрештә: “Фиргавен үлгәндә “Лә иллаһа иллалаһ...” дип әйтеп өлгерер, иман китерер һәм аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, мәрхәмәте тиешле булыр дип курыктым”, – дигән. Кайчандыр Фиргавен халыкка: “Мин сезнең иң олы Раббыгыз”, – дип әйтә. Бу сүзләр Җәбраил фәрештәнең күңелен шул тиклем рәнҗеткән, ул моңа бик борчылган. Шуңа да Фиргавеннең иман китерүеннән куркып авызына балчык тутырган. Моннан без шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгалә белән адәм балалары арасында бернинди пәрдә юк. Кайчак кеше дога кыла һәм шундук теләге кабул була. Шуңа да хәерсез гамәлләр, уйлардан саклану зарур.

* * *

Архив саннардан алынды / "Акчарлак" газетасы / 14 сан 2014 ел /

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ