Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Адәм актыгы атып үтерсен дип үстермәгән идек”

13 Февраль 2014 1996
Нинди егетләр белән дуслашуымны, кемнәр белән аралашуымны күп очракта әни белми дә кала. Алдын-артын уйлап бетермибезме, беренче күргән кешенең машинасына да утырып китәбез. Бу вакытта башка ялгыш кына да начар уйлар кереп карамый...
Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы кызы Рамилә Сәлимҗанова югалгач та, бөтен республика белән аның исән булуын теләдек. Әмма язмышыңа язылган булса, бер белмәгән кеше түгел, йөрәкне йөрәккә кушып, серләрне уртак итеп очрашып йөргән егетең дә гомереңне вәхшиләрчә өзәргә сәләтле икән! Югалганына 17 көн булгач, Рамиләнең үле гәүдәсен Васильево бистәсе яныннан табып алдылар...

“Кызымны харап итәсен никләр сизмәдем икән?!”

Чүпрәлегә кайтып җитеп, Рамиләнең туган йортын тапкач та, йортка уза алмыйча, таптанып шактый тордым. Минем кебек кызларын югалткан ата-ана белән ничек очрашырмын? Кичә генә өчесен уздырган гаиләнең сөйләшерлек хәле булырмы?

Рамиләнең әтисе капка төбендә йөри иде. Күзләрен сагыш пәрдәсе каплаган әти кеше мине өйләренә дәште. Кыр кадәр йортның һәр почмагына кайгы сарылган кебек тоелды миңа. Өйдә беркем дә юк. Сәлимҗановларның кечкенә кызлары – мәктәптә, ә Рамиләнең әнисе Наилә ханымны кайгы аяктан еккан: хастаханәгә салганнар.

– 1991 елда гаилә кордык. Наи­лә – Каракитә авылы кызы, мин Чүпрәленеке. Хатыным авырга узып, кыз буласын белгәч, ничек сөен­гәннәремне күз алдына китер­сәгез! Ирләр бит, гадәттә, ир бала тели. Хатыным да миңа малай кирәктер дип, кыз буласын әйтми йөргән. 1992 елның 6 апрелендә көтеп алынган кызым туды! Исемен дә үзем куштым, – дип үткәннәрен барлады Рамил әфәнде. – Монда үсте, мәктәпне тәмамлады. Йөзебезгә кызыллык китермәде. Чаңгыда шәп шуа, йөгерә иде. Гел алдынгы урыннарны алды. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга китте. Хатынның бертуган апасы Фәния апаның кибетендә сатты, читтән торып Энергетика университетында укыды. 4нче курста иде. Теннис белән шөгыльләнде, бассейнга, шугалакка йөрде. Безгә дә булышып яшәде. Хатыным – телеграфта эшли, мин “Фламинго” оешмасында хезмәт куям.

– Соңгы тапкыр кызыгызны кайчан күр­дегез?

– 7 ноябрьдә минем 45 яшьлек юбилеема кайткан иде. Артур белән икесе кайттылар. Менә шушында утырып ашап та китте бит әле, – дип, өстәлгә төртеп күрсәтте. – Кызымны харап итәсен никләр сизмәдем икән?! Рамилә 14 январьда каникулга кайтырга тиеш иде. Көнгә ике мәртәбә әнисе белән сөйләшеп торды. 6 январьда әнисе шалтыраткан, әмма кызыбыз көне буе телефонын алмаган. 6сыннан бирле ишек шыгырдаган, телефон шалтыраган саен хәбәр көтеп яшәдек. Көне-төне бер сүз ишетү өчен яндык. 21 яшькә кадәр “өф-өф” итеп үстер дә, бер адәм актыгы үтереп атсын инде! Башка җиренә дә түгел, башына аткан бит! – дип ярсыды Рамил әфәнде. – Авылга сирәк кайткач, әле хәзер дә Казанда гына кебек ул миңа. Мәетен күрсәм дә, салкын җиргә иңдерсәк тә, кичә өчесен уздырсак та, һаман үлгәненә ышанмыйм әле! – дип яшьле күзен сөртте әти кеше.

Баҗасының хәлен белергә дип килгән Тәлгать Алтынбаев та әңгәмәгә кушылды:

– Бик тырыш, ярдәмчел иде. Үз тырышлыгы белән “права”га укыды, машина кредитын түләп барды. Әти-әнисенә авырлык китер­мәде, – диде ул.

Рамиләнең сеңлесе 9нчы сыйныфта укый. Мәктәптән кайткач аның белән дә сөйләшеп алдык:

– Мин ападан 6 яшькә кечерәк. Бик дус идек без аның белән. Артур белән 2 ай гына очраштылар. Соңгы тапкыр 5есе сөйләштек. Кичрәк “мин эштә” дип үзенең фотоларын җибәрде. Апамның юклыгына һаман ышана алмыйм, Казанда гынадыр кебек”, – диде Лилия күз яшьләренә буылып.

Минем Наилә ханым белән дә сөйләшәсем килгән иде. Хастаханәгә барып та күрергә әзер идем үзен. Әмма система астында яткан ананы дәвалаучы табиб: “Беркем белән дә сөйләшергә ярамый, вакыйганы һаман яңартып торырга рөхсәтем юк”, – дип юлыма аркылы төште.

“Формалы кеше урлаган”

Рамилә Казанда әнисенең бертуган апасы – Фәния Хәйруллина канаты астында яши. Икенче әнисе кебек ул аның, дус кызы кебек серләре дә уртак була. Рамиләнең өмет-хыяллары, яшәеше, соңгы көннәре турында белешү өчен Казанга кайткач Фәния апа белән дә очрашып сөйләшмичә булдыра алмадым.

– Әле дә һәр көнне көтәм. Беркөн дә кермичә калганы юк иде. Дүрт елдан бирле минеке иде инде ул. Үз баламнан да артыграк күрдем үзен, – дип елап җибәрде Фәния ханым. – Казанга килгәч тә башта минем белән торды, хәзер үзе генә яши башлаган иде. Болай буласын белсәм, үз янымнан беркая җибәрмәс идем...

Фәния ханым белән Рамилә соңгы тапкыр 3 январь көнне очраша. Биш минутка гына сугыла кыз апасы янына. Киткәч: “Апам, мин сине шундый яратам”, – дип смс җибәрә.
Чәчәк кебек кызның гомере ничек өзелә соң? Фәния апа сөйләве буенча, вакыйгалар түбәндәгечә була:

6 январь. 7:27. Рамилә эшкә барырга дип фатирыннан чыга. Подъезд төбендә аны элеккеге егете Артур Биляев (Хәйбриев) каршы ала. Бу турыда йортка урнаштырылган күзәтү камерасы сөйли. Егет кыздан үзен Чистай урамында “снимать” итеп яши торган фатирына илтеп куюын үтенә. Рамилә риза була. Өйгә килеп җиткәч, машинага егетнең Паша исемле дусты да кунаклый. Шулвакыт Артур “Васильевода әйберем онытылып калган”, – дип, кызның шунда баруын сорый. Рамилә эшкә соңга калачагын уйлап, якыннарына шалтыратырга уйлый, әмма Артур аның юлына каршы төшә. Тавыш чыга. Шулай да Рамилә Равилә апасына (әнисенең бертуган сеңлесе) шалтыратып, үзе өчен бер-ике сәгать эшләп торуын үтенә. Апасы аның йокысы туймагандыр дип кенә уйлый. “Вакытында йокларга, вакытында эшкә чыгарга кирәк”, – дип язып җибәрә. 8:03 минутта Рамилә: “Прости, извини, пожалуйста”, – дип җавап яза. Берничә секундтан соң “все” дигән хәбәре килеп ирешә. Аннары телефон явызлар кулына күчә. Ә мәкерле җаннар исә бу вакытта Рамиләне Васильевоның аулак җиренә алып баралар. Артур Рамиләгә машинадан төшеп сөйләшергә тәкъдим итә һәм 16нчы калибрлы “обрез”дан башына бер тапкыр ата. Рамилә шундук җан бирә.

– Артур Казан гарнизонының хәрби ко­мен­­датурасында эшли иде, – дип сөйли Фәния апа. – Рамилә аның белән октябрьдә танышты. “Апа, ул әллә нинди кодлар белән сөйләшә, телендә һаман “командир” сүзе, дөрес юлда түгел бугай ул, минем кеше түгел ул”, – диде.

Танышым сөйләве буенча, Артур Рамилә­нең гомерен өзгәч, 08:45тә кызның өенә кайта һәм фотоаппарат белән машинаның техпаспортын ала. Шул ук көнне автобазар­га барып, 320 мең сумга Арча егете Айнур Заһидуллинга саталар.

Рамиләнең югалуын Фәния Хәйруллина 6сы көнне кичке якта бертуган сеңлесе Равиләдән ишетеп белә. Шундук хаста­ханәләргә, моргка, ЮХИДИга шалтырата. “Перехват”ка кызның югалуы турында игълан бирергә уйлый, әмма документлары булмагач, бу эшне эшли алмый. Совет районы эчке эшләр идарәсенә язылган гариза беренче көнне тик ята.

7 январь. Чувашия чигендә Рамиләнең ике сумкасы, дисклар, студент документлары, буш акча янчыгы табыла. Кредит түләргә дип бүленеп куйган 21 мең сум акчадан җилләр искән була...

Артур яши торган фатирга тентү ясыйлар. Әмма анда егет тә, Рамилә дә булмый. Фәния ханым бар кыюлыгын җыеп, әлеге куркыныч хәбәрне Рамиләнең әти-әнисенә хәбәр итә.

8 январь көнне ул Ар­турның туган йортына – Васильевога китә.

– Мин килгәндә әти-әни­се икесе дә киен­гәннәр, “Казанга улыбыз­ны эзләр­гә барабыз”, – ди­деләр. Мин аларга: “Баламны табарга булышыгыз, бүләкләү йөзеннән машинаны бирербез”, – дидем. Чыгып киткәндә күзем зур сумкага һәм термоска төште. Артурның әтисе тимер юл системасында эшли, улын читкә озатуда (Артурны һәм аның иптәшен Сочида тоттылар – Ч.Ш.) аның кулы уйнамады микән дип шикләнәм, – диде Фәния апа.

Бу көнне Артур: “Рамилә нишләп минем белән булсын, мин сөйгән кызым белән Чаллыда”, – дип смс яза. Икенче көнне, 9 январьда эшкә чыкмагач, Артурга булган шикләр көчәя генә.

11 январь көнне иртәнге 4 туларга 20 минутта Фәниягә шалтыратып, Рамиләнең машинасы автоюгычка кергәнлеген хәбәр итәләр. Баксаң, Светлана исемле кыз әлеге машинаны Сема исемле алыпсатардан алып, төнге 2дә сату-алу килешүе төзегән икән! Иң кызыгы, беренче сатып алучы Айнур белән Сема арасында килешү дә юк, машинаның барлык документлары Рамилә исемендә! Хәтта эчке эшләр органына биргән күрсәтмәсендә дә беренче сатып алучы Айнур Заһидуллинның Артур белән танышлыгы ачыклана. Шулай итеп, машина Татарстаннан чыгып китәргә өлгерми кала. Моннан соң Света Рамиләнең әнисе Наилә ханымга: “Машинасыз да, акчасыз да калдым. Акчаны кире кайтарыгыз”, – дип смс язудан да тайчынып тормый әле!

Сәлимҗановларның якыннары бу тынычсыз көннәрдә нинди генә багучыларга, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итмиләр. Хәтта Мәскәү экстрасенслары да кызны “исән” дип бара. “Дөрес урында эзләмисез”, “җаны күптән чыккан”, “формалы кеше урлаган”, “эт күмелгән урыннан табачаксыз” кебек сүзләр дә ишетергә туры килә. Ә бер күрәзәче 17, 21, 22 саннарын әйтә...

“Туган көнемә бүләк яса: Рамиләне табарга ярдәм ит!”

– Ач-ялангач ятадыр, сатып җибәр­гән­нәрдер, кол иткәннәрдер дип тә уйладык, әмма үтереп атканнардыр дип башыбызга да килмәде, – дип үкси-үкси елады Фәния апа. – Туган көнемә иң зур бүләк булыр иде, нинди халәттә булса да табарга ярдәм ит, – дип Ходайдан елый-елый сорадым.

Югалганына 17 көн булгач, 22 январь көнне Рамиләнең җансыз гәүдәсе табыла. Бу – Фәния апага 50 яшь тулган көн.

– Һәр иртәм бүген нәрсә алдыйм, бүген нәрсә дип әйтим икән дип башлана иде. Үз ялганнарыма үзем дә ышана башлаган идем инде. Өстемдә иң авыры – сеңлем белән кияүгә кызларының үлем хәбәрен җиткерү торган икән! Бу хәбәрне ничек әйтергә белмичә тилерә яздым. Барлык туганнарга җыелып, Рамиләнең туган йортына барырга куштым. Ана йөрәге сизмиме соң инде! Аларны күрүгә үк Наилә: “Ул сүзне генә әйтмәгез, зинһар!” – дип сыгылып төшкән.

21 яшьлек кызны туган авылында җирлиләр. Кышның зәмһәрир салкынында тагын бер кара өем барлыкка килә: чәчәк кебек кыз салкын гүргә кереп ята.

Фәния ханым нәселебезгә куркыныч янауның билгеләре алдарак та булды, ди. Аның 7 орхидея гөле корый, калганнары да саргая башлый. Рамилә юлгалган көнне ул мәрхүм әтисен төштә күрә, имеш, аягына кап-кара булып гангрена киткән. Аңа карадым да: “Нигә алданрак әйтмәдең, әти?” – дидем. Бу сүзнең мәгънәсен хәзер генә аңлыйм мин, кара кайгы килүен әти алдан хәбәр иткән, – дип елый Фәния апа.
Артур белән аерылышкач, Рамилә Казан егете Адель Хаснулин белән очраша башлый. Әмма язмыш аларга бик аз вакыт кына бергә булырга насыйп иткән булган шул!

Адельны интернет челтәре аша эзләп таптым.

– Без 21 декабрьдә очраша башладык. Көн саен күрешә идек. Аның янында миңа бик рәхәт иде. Кинога, шугалакка йөрдек. Һәр очрашуыбызда мин аңа “Киндер сюприз” бирдем, ул аңа сабыйларча шатлана иде. Яңа елны минем гаиләм белән бергә каршыладык. Мин аны исән килеш соңгы күрүче кеше: 5 январь кичен без бергә үткәрдек. Мин аның яныннан төнге беренче яртыда киттем. Суга төшкәндәй югалды, үлеменә ышана алмыйм, – дип өзгәләнә Адель.

Соңгы сүз

Рамилә, әйтерсең лә, гомеренең кинәт өзеләчәген сизгән. Бар нәрсәгә өлгереп калырга тырышкан: укыган да, эшләгән дә, машинасын да алган. Хәтта ашамый-эчми түзеп, тешләрен дә тигезләткән! Тик бу матур тешләре белән нибары бер генә ай йөреп калырга өлгерә шул! Рамиләнең бер зур хыялы чынга ашарга өлгерми: спортчы була алмый кала. Кыз үзен зур спортта танытырга тели. Моның өчен махсус ризыклар гына ашый, гәүдәсен формада тота, дүрт елдан бирле Шамил Тарпищев исемендәге теннис академиясенә йөри. Хыяллары зурдан була, әмма өлгерми...

21 яшьлек типсә тимер өзәрдәй егетнең 320 мең сум өчен чәчәк кебек, кайчандыр очрашып йөргән кызга зыян салуын берничек тә аңлап булмый! Нәрсә күреп үскән ул? Бу юлга аны кем этәргән, тайгак сукмакка кем керткән? Билгеле, ата-анасы да аны үскәч кеше үтерерсең, балам, дип үстермәгәндер. Әмма шундый явызлар кайлардан гына килеп чыга соң? (Сүз уңаеннан, Артурның әти-әнисе әле бүген дә Сәлимҗановлардан гафу үтенеп, кайгысын уртаклашмаган.)

Аннан соң, кеше кадере эт кадере бе­лән бер заманда яшибез! Бер гөнаһсыз җаннарны алган бәндәләргә дә үлем җәзасы юк бездә. Гаебе ачыкланган очракта, Артурга да күп дигәндә 15-20 ел төрмә бирер­ләр. Законнар көннән-көн йомшара бара торган илдә моның ише афәтләрнең үсүе беркемне дә гаҗәпкә салмый. Узган елның 15 октябрендә транспорт ча­ра­ларының дәүләт тер­кәве законына яңа административ регламент кертелә. Аның нигезендә, сату-алу эшләре вакытында машинаны теркәүдән төшерү мөһим түгел. Ә бу исә Рамиләнең машинасын кулдан-кулга уенчык машина урынына йөртеп, төнге 2дә дә сату-алу эшләре башкарырга мөмкинлек бирә. Артур бу законны төгәл белеп эш иткән, күрәсең. Шул юл белән эзенә төшә алмаслар дип уйлагандыр! Хәзер инде уңга карасаң да, сулга карасаң да, законны үзгәртсәң дә Рамиләне кире кайтарып булмый! Бу олы кайгыны күтәрергә Сәлимҗановлар гаиләсенә, якыннарына олы сабырлык телибез!

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Чүпрәле – Казан

P.S. Сәлимҗановлар гаиләсе һәм Фәния Хәйруллина Рамиләне эзләүдә активлык күрсәткән Казан шәһәренең Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсенә, аерым алганда тикшерүче Игорь Егоровка, югалган машинаны табарга ярдәм иткән Фәриткә, Адель һәм Алмазга, Чехов базары администрациясенә һәм барлык Чүпрәле халкына олы рәхмәтләрен җиткерә.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ