Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ачу чыгу магний җитмәүгә бәйле

17 Март 2020 1037
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 4 апрель 2017
Соңгы араларда йокыгыз качты, тормыштагы вак-төяккә дә ачуыгыз чыга. Организмга магний җитмәү сәбәпле шулай булырга мөмкин. Әгәр магний җитми икән, остеопороз чире дә озак көттермәс.

Магний микроэлементы гомер озынлыгына да тәэсир итә, диләр. Шуңа күрә аның запасын гел тулыландырып торырга кирәк. Организм аз гына магний кытлыгы кичерә башлауга, аритмия билгеләре күзәтелә (йөрәк ритмы бозыла, еш тибә), аякның балтыр өлешеннән көзән җыера, хәл бетә, кәеф төшә, йоклаганда тән калтырап, дерелдәп куя. Магний җитмәү аркасында чәч коела, тырнак сына, тире сула, җыерчыклана. Соңрак сөяк уала башлый, остеопороз авыруы башлана.
Ахыры сөяк сыну белән тәмамланырга мөмкин.

Гадәттә, сөяк кальций җитмәгәндә ныклыгын югалта. Кальций – сөякнең ныклыгы, ә магний сыгылмалылыгы өчен җаваплы.

Авырлы хатын-кызларга магний җитмәсә, сабыйның яңак сөяге дөрес формалашмый, арка миендә үзгәрешләр булуы ихтимал. Магний микроэлементы җитмәү ярымфабрикатлар белән туклануга, яшелчәләрне аз куллануга да бәйле. Лимонадларга, кәнфитләргә һәм башка баллы тәм-томнарга кушылучы азык өстәмәләре дә магнийны кысрыклый. Никотин, никель, кадмийга бай тәмәке төтене дә сәбәпче була.

Магнийның тагын бер дошманы – стресс. Стресс вакытында организмда кортизол гормоны кими. Шуның белән бергә организм глюкоза һәм магнийны бик күп югалта. Стресс кичергәндә һәм магний җитмәгәндә бер үк билгеләр күзәтелә: буыннар хәлсезләнә, аяк-куллар калтырый, тамакка төер утыргандай була, йокы кача, йөрәк тибеше бозыла, тиз арыта.

Магнийны организм үзе эшләп чыгармый. Ризык һәм су белән бик аз микъдарда керә ул. 100 грамм диңгез кәбестәсендә ул 800-900 миллиграмм. Магний балыкта, шпинатта, яшел суганда, брокколи кәбестәсендә, салат яфракларында күп. Кузаклылар, көрпәле ипи, җиләк, бананда бар. Магний чикләвектә дә байтак, тик аны организм, бигрәк тә балаларныкы, авыр эшкәртә. Кара шоколад та – магний чыганагы, тик калорияле булганлыктан, аны еш ашарга ярамый.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
10 Август 2020 09:43 2462
20 Июль 2020 11:12 1823
ӨСКӘ