Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ачу чыга... Нигә?

9 Декабрь 2020 726
Соңгы арада йокы качты, тормыштагы вак-төяккә дә ачу чыга... Организмга магний җитмәү сәбәпле шулай булырга мөмкин. Әгәр магний җитми икән, остеопороз чире дә озак көттермәячәк. Магний микроэлементы гомер озынлыгына да тәэсир итә, диләр. Шуңа күрә аның запасын гел тулыландырып торырга кирәк. Организм аз гына магний кытлыгы кичерә башлауга, аритмия билгеләре күзәтелә (йөрәк ритмы бозыла, еш тибә), аякның балтыр өлешеннән көзән җыера, хәл бетә, кәеф төшә, йоклаганда тән калтырап, дерелдәп куя. Магний җитмәү аркасында чәч коела, тырнак сына, тире сула, җыерчыклана. Соңрак сөяк уала башлый, остеопороз авыруы башлана. Ахыры сөяк сыну белән тәмамланырга мөмкин...
Магнийның бер дошманы – стресс. Стресс кичергәндә организмда кортизол гормоны кими. Шуның белән бергә организм глюкоза һәм магнийны бик күп югалта. Стресс кичергәндә һәм магний җитмәгәндә бер үк билгеләр күзәтелә: буыннар хәлсезләнә, аяк-куллар калтырый, тамакка төер утыргандай була, йокы кача, йөрәк тибеше бозыла, тиз арыта. Магнийны организм үзе эшләп чыгармый. Ризык һәм су белән бик аз микъдарда керә ул.
100 грамм диңгез кәбестәсендә магний 800-900 мг тәшкил итә. Балыкта, шпинатта, яшел суганда, брокколи кәбестәсендә, салат яфракларында күп. Кузаклылар, көрпәле ипи, җиләк, бананда бар. Магний чикләвектә дә байтак, тик аны организм, бигрәк тә балаларныкы, авыр эшкәртә.


Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 19 декабрь 2019 № 50
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2905
25 Январь 2021 09:50 805
ӨСКӘ